Мин - Укытучы!
Чулпан Хәниф кызы РӘХМӘТУЛЛИНА,Минзәлә шәһәре 2 нче урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 19 ел.Мин яратам хәзер бу һөнәрне...У-кы-ту-чы!Нинди горурл...
Минзәлә шәһәре 2 нче урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 19 ел.
Мин яратам хәзер бу һөнәрне...
У-кы-ту-чы!
Нинди горурлык!
Минем алда киң, зур дөнья ачык.
Бу бит – бәхет!
Бу бит – бик зурлык!
...У-кы-ту-чы!
Ә.Шәрипов
Укытучы! Бу сүз кыска булса да, үз эченә күпме мәгънәне сыйдырганын беркем дә санап бетерә алмас. Укытучыдан башка беркем дә һөнәргә өйрәнә алмый, эшкә дә урнаша алмый. Укытучы – барлык һөнәргә юл алучы. Аның хезмәте авыр, катлаулы, җәмгыятькә күп файда китерә торган. Ул укучыларга белем бирүче мөгаллим генә түгел, сыйфатлы тәрбия бирүче кеше дә. Укытучы - тормыш образы үрнәге ул. Бу һөнәр иясе хакындагы сүзләрнең гомер-гомергә халык теленнән төшкәне юк. Авылда бигрәк тә, күз өстендәге каш кебек: гел игътибар һәм күзәтү астында торалар. Кемнәрдер өчен укытучы «биш»ле билгесе куйса – әйбәт, «ике»ле куйса –начар кеше. Тормышы, яшәеше, үзенең биләгән урыны белән дә үрнәк булырга тиеш. Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр ул укытучы хезмәте. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен, юл өйрәтеп, хәреф танытучы, җитәкләп зур тормыш юлына алып чыгучы кеше ул Укытучы.
“Укытучы оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул яхшы табиб, ләкин аңа пациентлары бик сирәк кенә дәвалаган өчен рәхмәт әйтә, кайберәүләре, кайвакыт, дәваланырга да теләми. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән ”- дигән танылган язучы С.Л. Соловейчик.
Мин укытучы... Миңа бу һөнәрне сайлауда зур этәргеч булып торучы, зур хөрмәткә лаек кешеләрнең берсе Хафизова Сания Нур кызы булды. Ул безгә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытты. Аның үткәргән һәр дәресен могҗизалар иленә сәяхәт белән тиңләрлек. Ул вакытта рус мәктәбендә татар телен укыту җиңел дә булмагандыр, чөнки бу фәнне татар балалары гына укыды, ә башка милләт балаларына бу дәрес укытылмады. Барлык авырлыкларны җиңеп Сания Нуровна безгә тирән белем бирде, телгә карата хөрмәт тәрбияләде.
Бүгенге көндә мин рус балаларына татар телен өйрәтәм. Укучылар татар телен теләп өйрәнәләр, төрле чараларда катнашалар. Татар теле укытучысы – тынгысыз, эзләнүчән халык. Гомумән, укытучы хезмәте элек-электән авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәр булып саналган. Кеше балаларын игелекле итәргә тырышып, үз тормышына аның вакыты калмый диярлек... Шуңа да теләсә кем укытучы була алмый. Ул – иң кирәкле һөнәр иясе, даими игътибарга, хөрмәткә лаек кеше.
Мәгариф өлкәсе бүген реформалар эчендә кайнап яши. Бала саны җитмәгәч, азкомплектлы сыйныфлар барлыкка килә. Тора-бара хәл катлаулана гына, авылга ямь биреп торучы, белем бирү үзәге булган күп мәктәпләр ябыла, укытучылар эшсез кала. Шул вакытта укытучы һөнәренең абруе кимү хакында җитди уйланган кеше юк. Мәктәпләр ябылгач, шәһәргә китүчеләр арта. Димәк, авыл да бетүгә бара... Авыллар беткәч, милләтебез дә бетә түгелме? И замана...
Ләкин авырлыкларга бирешмичә, укытучы алга барырга тиеш. Әйе, укучыларны шатландырып, күңелләрен күреп, ихласлыкларын сүндермичә, белемгә кызыксыну уятып, эшләргә дә эшләргә кирәк...
Комментарийлар