Логотип Магариф уку
Цитата:

Минем педагогик осталыгым

Линиза Әмир кызы Гарипова, Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбенең; татар теле һәм әдәбияты укытучысы, эш стажы - 17 ел.Әйе, мин - укытучылар нәселеннән. Районыбызда гына түгел, Россия төбәкләрендә...

Линиза Әмир кызы Гарипова, Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбенең; татар теле һәм әдәбияты укытучысы, эш стажы - 17 ел.

Әйе, мин - укытучылар нәселеннән. Районыбызда гына түгел, Россия төбәкләрендә дә халыкны аң – белемле, мәгърифәтле итүгә зур өлеш керткән Садыковлар нәселенең укытучылык династиясен дәвам итүче бер вәкиле. Барыбызның да эш стажын санасаң 500 елга тула икән бит! Араларында Ижау һәм Казан Дәүләт университеты профессорлары да, фән кандидатлары, гади укытучылар да бар. Дәү әтием – 40 елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, озак еллар авыл мәктәбен җитәкләгән Халык мәгарифе отличнигы. Дәү әнием дә, өч апам да язмышларын мәктәп белән бәйләгән кешеләр.


 Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Мин моны яхшы аңлыйм. Шуңа да югарыда саналган сыйфатлар миндә икеләтә булырга тиеш дип уйлыйм. Эшемнең нәтиҗәсе туганнарымның ирешкән уңышларыннан ким булмаска тиеш! Мин алар йөзенә кызыллык китерергә тиеш түгел! Шуңа да тормыш белән бергә атларга, дәресләремне һәрчак кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышам.


 Еллар узу белән педагогик осталык та арта. Укытучы һәрдаим үз белемен күтәреп торырга һәм заман белән бергә атларга тиеш. Бу – минем хезмәт девизым.


 Заман мәктәбе укытучыдан аның һөнәри яктан үсешен, аерым алганда, дәрестә укучылар эшчәнлеген дөрес сайлауны таләп итә. Бу яктан миңа Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе белән эшләү ошый. Бу технология шәхесне заман таләпләренә туры килә торган белемнәр җыелмасы белән коралландыруны, аны җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш ситуацияләренә әзерләүне, фән нигезләрен ныклы үзләштерүне күздә тота. Укучыларыма төркемнәргә бүленеп эшләү бик ошый, чөнки бу вакытта гомуми, бердәм эшкә тартып танып белү эшчәнлеге үстерелә. Балаларны дөрес юнәлешкә кертеп җибәргәндә, тышкы яктан бөтен нәрсәгә битараф булып тоелган балаларның да шигырьләр яза башлавы, төрле бәйгеләрдә катнашырга теләк белдерүләре үземнең дөрес юлда икәнлемне аңларга ярдәм итә.


 Укучыларга иҗади сәләт һәм иҗади эш күнекмәсе бирүнең – кичә, бүген, иртәгеге көн арасында күпер генә түгел, ә бәлки үткәнне киләчәк белән бәйли, һәм үткәнне киләчәккә юнәлдерә торган бөек көч икәнлегенә мин эшли башлавымның беренче елларында ук аңладым.


 Дәресләрдә укучыларның сәламәтлеген саклауга да нык әһәмият бирәм. Дәрес башында балаларда яхшы кәеф һәм уңай хис булдыруның эш нәтиҗәлегенә уңай тәэсир итүен эш тәҗрибәмнән чыгып беләм. Энергизаторлар, физминутлар һәр дәрестә үз урынын таба.


 Телдән җавап бирүне камилләштерү максатында, яңа теманы аңлатканда һәм ныгытканда уен элементларын куллану, дөресен әйтим, үземне дә балачакка алып кайта. Күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам: уеннар укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыра, рольләрне дөрес бүләргә ярдәм итә.


 Үз эшемдә традицион булмаган дәрес - экскурсия, дәрес - сәяхәт, дәрес – уен, дәрес – конференция, дәрес - бенефис кебек эш төрләрен яратып кулланам.


 Дәресләрдә презентацияләр куллану, интернет материалларыннан файдалану укучыларның кызыксынуын арттырып кына калмыйча, эшне күпкә җиңеләйтә, вакытны янга калдырырга ярдәм итә.


 Яратып эшләгән эш төрләремнең берсе - проект эше. Укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, төрле проектлар төзедек. “ Әлки җире – изге җир” дип аталган проект эше белән Беренче Бөтенроссия бәйгесендә катнаштым. Югары сыйныф укучылары белән эшләнгән бу эш районыбызның болгар чорыннан килгән үткәнен барларга, район территориясендә барган археологик эшләрне өйрәнүгә багышланган иде.


 Укучыларымның фән олимпиадаларында, төрле бәйгеләрдә катнашып урыннар яулавы педагогик эшемне дөрес оештырганлыгымны раслыйлар.


 Тагын бер кат басым ясап әйтергә теләгән фикерем белән сүземне йомгаклыйсым килә: укытучы (авылныкы яки шәһәрнеке булуга карамастан), даими рәвештә һөнәри белемен камилләштерергә тиеш. Чөнки җәмгыятьнең мәгълүмати үсеше гел алга бара. Фәнни әдәбиятны өйрәнү, белем күтәрү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу, хезмәттәшләрең белән аралашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә, булган таләпләрне арттыра. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К. Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дип язган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ