Логотип Магариф уку
Цитата:

Могҗиза кылучы укытучы

Гөлназ Тәлгать кызы ХАҖИЕВА,Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 19 ел Һөнәрләр бик күп, аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәр...

Гөлназ Тәлгать кызы ХАҖИЕВА,

Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 19 ел


 Һөнәрләр бик күп, аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Ләкин бу һөнәрләргә өйрәтүчеләр кемнәр соң? Әйе, училище, техникум, институт, университет дигән уку йортлары бар. Ә аларга кадәр укый торган белем йорты-мәктәп. Балалар алты-җиде яшь тулгач, мәктәпкә киләләр. Менә шушыннан башлана инде һөнәр ияләренең тамыры. Ә шушы яшь, ныгымаган тамырларга су сибүче кешеләр-укытучылар. Алар бу тамырларны ныгыта һәм зур агач булып үсәргә булыша.


Укытучы эше җиңел түгел. Аның төп эше белем бирү булса, бүтән вазыйфалары да күптөрле: ул укучыларына яхшы әни дә,киңәшче дә, тугры дус та була белергә тиеш.


Укытучы! Нинди мәгърур яңгырый бу исем. Син дөньядагы уңай сыйфатларны үзеңдә туплагансың: киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт...


Укытучы!!! Нинди тирән мәгънә ята бу сүздә. Үзенең көчен кызганмыйча, үз баласыдай саклап, яклап йөрүче син – Укытучы! Авыр чакларда беренче булып ярдәм итүче дә, каршылыкларны да җиңүче син – Укытучы! Укытучы һәрвакыт балаларга ярдәм итә. Ул һәр кешене язарга, укырга өйрәтә. Укытучы булу җиңел түгел. Моның өчен күп белергә, балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәк. Укытучы барлык һөнәрләргә юл ачучы. Күпкырлы, эзләнүчән, тәрбияче, могҗиза кылучы. Чын укытучы – бәхетле кеше, чөнки аның кулында бөтен кешелек бәхете.


Укытучыга элек-электән гаять зур бурыч йөкләтелгән: ул баланы тормышка яраклы итеп тәрбияләргә тиеш.


Белем бирүдән тыш мәктәп баланы яшәргә, кешеләр белән аралашырга, теге яки бу хәлдә үз-үзен ничек тотарга өйрәтә. Бүгенге көн укытучысы моңа әзерме? Китап укучылар саны кимегән, “Интернет балалары” буыны үсеп килгән заманда тәрбия бирү нинди алымнар сорый? Замана укытучысы дигән төшенчә үз эченә нәрсәләрне ала? Бүгенге көндә әлеге образны бер кочак кәгазь, ноутбуктан башка күз алдына китереп тә булмый кебек, өстәвенә ул һаман каядыр ашыга, вакыт җиткерә алмый. Белем, тәрбия бирүдән тыш төрле йөкләмәләргә күмелгән укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң?


Замана укытучысын балалар аңларга тиеш. Кайвакыт без балалар белән төрле буын, төрле дәвер вәкилләре булуыбызны искәрмибез. Шуңа күрә укучылар белән уртак тел табу катлаулана да. Укытучы шуны тоемларга, заман белән бергә атларга тиеш. Шунысы мөһим, хезмәт хакы да, техник тәэмин ителеш тә кешедән “укытучы” ясамый. Ә гыйлем һәм аны балаларга ирештерү зарурилыгына инанганлык аларны шундый итә.


Элек тә, бүген дә укытучы өчен, беренче шарт – балаларны ярату. Сүздә түгел, ә ихлас ярату зарур. Аның күңеле, фикере укучыларга багышланган булырга тиеш. Бала кебек уйлый торган, аны аңлаган белгеч – замананыкы була дип уйлыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ