Логотип Магариф уку
Цитата:

Рус мәктәпләрендәге татар төркемнәре өчен татар теленнән олимпиада биремнәре

Рус телендә урта гомуми белем бирү оешмаларының 7 нче сыйныфында  укучы татар балалары өчен татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре 1.      Текстны игътибар белән укыгыз. Әтием турында1) Минем...

Рус телендә урта гомуми белем бирү оешмаларының 7 нче сыйныфында  укучы татар балалары өчен татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре


 1.      Текстны игътибар белән укыгыз.

Әтием турында


1) Минем әтием – сезгә таныш (мин шулай дип уйлыйм) композитор Салих Сәйдәшев. 2) Аның балачагы турында мин әбиемнән сөйләтә идем. 3) Ул миңа әтиемнең бик тере, әмма тыңлаучан һәм мәктәптә теләп укый торган малай булуы турында сөйли иде. 4) Әбием сөйләгәннәрдән мин тагын шуны белеп алдым: әтием бик кечкенәдән музыка тыңларга, җырларга яраткан, гармунда уйнарга бик иртә өйрәнгән.


5) Көндәлек тормышта әтием йомшак, киң күңелле, һәркемнең күңелен күрә белүче кеше булды. 6) Мин аның безгә, балаларга, кайчан да булса кычкырганын хәтерләмим. 7) Безгә ул үзенә генә хас таләпчәнлек күрсәтә иде. 8) Әтием бездә бер-беребезгә карата мәхәббәт, олыларга хөрмәт тәрбияләргә омтылды. 9) Моңа ул шәхси үрнәге белән дә ирешә иде. 10) Без аның Әминә исемле апасын бик яратуын, олылавын, җизнәсе Шиһап Әхмәровны бик ихтирам итүен күреп үстек.


(А.Сәйдәшевтан)


2. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.


1. Мөстәкыйль сүз төркемнәре генә булган рәтне билгеләгез.


А) исем, бәйлек, кисәкчә;


Ә) алмашлык, аваз ияртеме, сыйфат;


Б) фигыль, теркәгеч, хәбәрлек сүз;


В) рәвеш, сан, ымлык.


2. Саңгырау тартыклар гына булган сүзләрне табыгыз..


А) моңа, көндәлек;


Ә) бездән, апасын;


Б) үстек, шәхси;


В) һәркем, ихтирам.


3. Иялек килешендәге зат алмашлыгын күрсәтегез.


А) сезгә;


Ә) миңа;


Б) минем;


В) моңа.


4. Авазлар саны белән хәрефләр саны туры килмәгән сүзләрне билгеләгез.


А) алар, сезгә;


Ә) мәктәптә, апаны;


Б) кечкенәдән, җырларга;


В) әтием, яраткан.


5. Билгеләү алмашлыгы кайсы җөмлә кисәге булып килгән?


Көндәлек тормышта әтием йомшак, киң күңелле, һәркемнең күңелен күрә белүче кеше булды.


А) тәмамлык


Ә) ия


Б) хәл


В) аергыч


6.1-3 нче җөмләләрнең кайсысында өч зат алмашлыгы кулланылган?


Җавап: ... .


7. 4-5 нче җөмләләрдән сүз басымы беренче иҗеккә төшкән сүзне табып языгыз.


Җавап: ... .


8. 2-4 нче җөмләләрдән исемләшкән күрсәтү алмашлыгын табып языгыз.


Җавап: ... .


9. 5-7 нче җөмләләрнең кайсысында юнәлеш килешендәге зат алмашлыгы очрамый?


Җавап: ... .


10. 8-10 нчы җөмләләрдән III зат тартымлы төшем килешендәге исемне табып языгыз.


11. 2-4 нче җөмләләрдән хәзерге заман сыйфат фигыльне язып алыгыз.


Җавап: ... .


12. 7-9 нчы җөмләләрдән ирен гармониясенә буйсынган сүзләрне табып языгыз.


Җавап: ....


13. 5 нче җөмләдән кече тел тартыгы кергән сүзне табып языгыз.


Җавап: ... .


14. 6-7 нче җөмләләрдән ике ясагыч кушымчасы булган сүзне языгыз.


15. 3-4 нче җөмләләрдән сыйфатларны табып языгыз.


Җавап: ... .


16. 3-5 нче җөмләләрдән теркәгечләрне табып языгыз.


Җавап: ... .


17. Минем әтием – сезгә таныш (мин шулай дип уйлыйм) композитор Салих Сәйдәшев. Көндәлек тормышта әтием йомшак, киң күңелле, һәркемнең күңелен күрә белүче кеше булды.  Мин аның безгә, балаларга, кайчан да булса кычкырганын хәтерләмим. Безгә ул үзенә генә хас таләпчәнлек күрсәтә иде. Әтием бездә бер-беребезгә карата мәхәббәт, олыларга хөрмәт тәрбияләргә омтылды дигән җөмләләрне ничек аңлыйсыз? С.Сәйдәшевның кайсы җырларын беләсез? Бөек композитор бала чакта нинди була? Балаларына нинди мөнәсәбәт күрсәтә?  Аларда нинди сыйфатлар тәрбияләргә тырыша?  Гаиләгездә әти-әниегез  сезгә нинди таләпләр куя? Сез аларны ничек үтисез? “Оясында ни күрсә, очканда шул булыр” дигән мәкальне ничек аңлыйсыз? Шулар турындагы фикерләрегезне 7 җөмлә күләмендә кечкенә хикәя итеп языгыз.


       3. Шакмаклардагы сүзләрне табып языгыз. Алар кайсы теманы үткәндә өйрәнелә?


































































и



н




ә




б




е




п




л




р




т




л




г




к




и




с




р




р




м




р




ү




е




у




а




я




ы




6




л




е




ә




с




е




л




к




к




н




к




к




з




к




е




м




н




ә




к




е




к




с




а




л




ы




л




ы




ш




 4. Җавапларны языгыз.


7 көн - ?  24 сәг - ?  30 (яки 31) көн - ?  100 ел - ? 10 мм -  ?  100 см -  ? 1000 м -  ? 10 см -  ? 1000 г -  ? 100 кг -  ? 10 ц -  ? 10 көн -  ?


5. Түбәндәге саннар кергән сүзләр языгыз.


6, 1, 2, 3, 7, 10, 100


6. Бирелгән сүзләрнең антонимнарын языгыз.


яхшы, кечкенә, югары, ала, саран, матур, ерак, салкын, авыр,  төшә, киң, озын


Рус телендә урта гомуми белем бирү оешмаларының


8 нче сыйныфында  укучы татар балалары өчен


татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре


1.Татарчага тәрҗемә итегез.


Живой уголок


В нашей школе есть живой уголок. Там живет пушистый кролик, колючий еж, белая мышь. В клетке сидит синица. В аквариуме на окне плавает рыбка. В стеклянном ящике среди камней прячется черепаха.


А в больших городах есть свой живой уголок. Это зоопарк. Там живут звери, птицы, рыбы из разных стран. В зоопарке есть также белый медведь, лев, тигр, слон, обезьяна и волк. (М.Ильин, Е.Сегал)


2. Билгеле булганча, шахмат уйнаганда, ат фигурасы Г хәрефе формасында йөри. Шушы хәрәкәт буенча, шакмактагы сүзләрне табып языгыз.














































































У



К




Ы




Н




К




Ә




Р




Д




Ы




Т



К




Ы




С




К




Ө




Л




Э




А




К




Т




И




С




Р




А




Т




Й




Ш




Р




Ө




Й




Л




А




А




Ч




Ә




Ө




Л




А




Л




А




Г




К




Б




А




Ч




С




Ә




К




М




К




Ә




Н




Я




З




Ә




К




С




Ә




Ә




С



3. Укытучы килешләрнең исемнәрен тактага язарга куша. Укучы аларны алфавит тәртибендә яза. Килешләрне дөрес итеп, сораулары белән языгыз.


Баш килеш


Иялек килеше


Төшем килеше


Урын-вакыт килеше


Чыгыш килеше


Юнәлеш килеше.


4. Фразеологизмнарны мәгънәләренә туры китереп языгыз.


сүз боткасы  - вәгъдә бирү


сүз бирү – такылдау


сүз берләшү – бер үк уйда яки фикердә булу


баш вату – беренче (олы) бала


баш бала – фикер чуалту


баш бутау –уйлану


баш бирмәү – уңышсызлыкка очрау


баш булу – ия яки хуҗа булу


баш бетү – буйсынмау


5. Сүзләрнең синонимнарын языгыз.


Ватан, шатлану, давыл, биек,  икмәк, дәү, ихтирам, йорт, хезмәт итү, яхшы


 6. Һәр төркемгә түбәндәге мәгънәләргә туры килгән бишәр сыйфат языгыз.


а) төсне белдерәләр:


ә) тәмне һәм исне белдерәләр:


б) формасын һәм күләмен белдерәләр:


 в) кешене эчке һәм тышкы яктан характерлыйлар:


г) табигать күренешләрен белдерәләр:


д) төрле кош-корт һәм хайваннарны характерлыйлар:


 7. Сорауларга җавапларны дөрес язсагыз, беренче баганада сез белгән сүз килеп чыгар. Шуның турындагы кагыйдәне мисал белән языгыз.















































































1.



2.



3.



4.



5.



6.



7.



8.



9.



1. Мөстәкыйль сүз төркеме.


2. Сүзнең мәгънәле кисәге.


3. Бәйрәм көннәрендә урамнарга, биналарга эленә.


4. Атаклы татар җырчысының исеме.


5. Яхшылык сүзенең антонимы.


6. Россиянең Европа өлеше буйлап ага торган елга.


7. Сүзләр һәм җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш барлыкка китерә торган сүз төркеме.


8. Алфавитта З хәрефеннән соң килә.


9. Спорт инвентаре.


Рус телендә урта гомуми белем бирү оешмаларының


9 нчы сыйныфында  укучы татар балалары өчен


татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре


(2014/2015 нче уку елы)


I.  Татарчага тәрҗемә итегез.


Осень


Пришел сентябрь. После знойного лета, после августовских теплых дней наступила золотая осень.  По опушкам лесов еще растут грибы. В моховых болотах рассыпана по кочкам румяная клюква. На освещенных солнцем полянах краснеют гроздья рябины.


Чист и прозрачен воздух. Далеко слышны звуки, отчетливо разносятся голоса. На дне лесного ручья виден каждый камешек, каждая тонкая травинка. По прозрачному высокому небу бегут и бегут облака. (И.Соколов – Микитов)


II. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.


1. Татар телендә барлыгы ничә сузык аваз бар?


а) 14; ә) 12;  б) 13; в) 6.


2. Кое сүзендәге  е хәрефе ничек укыла?


а) [йы]; ә) [йе]; б) [йо]; в) [йө].


2. Унбиш сүзендә нинди фонетик закон күзәтелә?


а) ассимиляция; ә) диссимиляция;   б) редукция күренеше;     в) элизия күренеше.


3. Балыкчылар сүзендә кушымчаларның ялгану тәртибен күрсәтегез:


а) тамыр+сүз ясагыч кушымча+модальлек кушымчасы; ә) тамыр+модальлек кушымчасы+сүз ясагыч кушымча; б) тамыр+сүз ясагыч+бәйләгеч; в) тамыр+бәйләгеч кушымча+сүз ясагыч кушымча.


4. Ясагыч кушымчалар булган сүзләрне билгеләгез.


а) мәктәпләрдә, кызлар; ә) шәһәрчектә, кайтканнардыр; б) көчлерәк, уйлаштылар; в) киләбез, көн-төн.


5. Ташбака, төнбоек, ата-ана, ара-тирә, ярдәм итү сүзләре ничек ясалганнар?


а) ясагыч кушымча белән; ә) сүзләр кушылу юлы белән; б) фонетик юл белән; в) күчү юлы белән.


6. «Әйткән сүз — аткан ук» җөмләсендә билгеләнгән фигыльләр кайсы төркемчәгә карыйлар?


а) билгесез үткән заман хикәя фигыль; ә) хәзерге заман сыйфат фигыль; б) үткән заман сыйфат фигыль; в) исемләшкән сыйфат фигыль.


7. Мәгънәләре ягыннан рәвеш төркемчәләре ничә?


а)  сигез; ә) алты; б) дүрт; в) рәвеш төркемчәләре юк.


8. Затланышсыз фигыльләр генә булган төркемне билгеләгез.


а) сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив; ә)  исем фигыль, шарт фигыль, теләк фигыль, хәл фигыль; б) хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль, теләк фигыль; в) боерык фигыль, хәл фигыль һәм инфинитив.


9.  Гөлгенә мәзәк кенә көлеп куйды, чиләге чайкалды, суы түгелде җөмләсе (А.Гыйләҗев)


а) күп иярченле катлаулы кушма җөмлә; ә) теркәгечле  тезмә кушма җөмлә; б) катнаш кушма җөмлә; в) аерымланган хәлле гади җөмлә.


10. «Туган телебезне сакларга кирәк» җөмләсендә билгеләнгән сүз


а) исем; ә) фигыль; б) бәйлек; в) хәбәрлек сүз.


III. Нокталар урынына тиешле сүзләр өстәп языгыз.



  1. Болыт, төтен, өченче сүзләрендә … гармониясе күзәтелә.

  2. Көнбатыш, көнбагыш  сүзләрендә … ассимиляциясе күзәтелә.

  3. Төрле телләрдән кергән … … татар телендә бик күп кулланыла.

  4. Аерым төбәктә (урында) кулланыла торган сүзләр … … дип атала.


5. Үзара ияртүле бәйләнешкә кергән мөстәкыйль мәгънәле ике яки берничә сүздән торган төзелмә дип атала.


6. Сүзнең бер-бер артлы тамырга ялганып килеп, аңа нинди дә булса мәгънә өсти торган кисәкләре дип атала.


7. Җөмләдә мөстәкыйль мәгънәле һәм аерым сорауга җавап бирә торган сүз … … дип атала.


8. Санап кителгән тиңдәш кисәкләрнең барысын бергә туплап, гомумиләштереп әйтә торган лексик берәмлекләр … … дип атала.


9. Тезмә кушма җөмлә үзара … юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән тора.


10. Сөйләм төбәлгән затны яки  әйберне белдергән сүзләр … дип атала.


11. Баш җөмләгә үзенең хәбәре составына керми торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә … …  … дип атала.


IV.  Биремнәрне үтәгез.


Ком сахрасында ыгы-зыгы басылгач (...) мин дә илкәемә кайтып китәрмен әле (...)    (Т.Әйди).


1. Кушма җөмләнең төрен билгеләгез.


2. Тыныш билгеләрен куеп, аңлатыгыз.


3. Басылгач сүзенә морфологик анализ ясагыз.


4. Илкәемә сүзен төзелеше ягыннан тикшерегез.


5. Ыгы-зыгы (суматоха) сүзенең синонимын табыгыз.


V. Гади җөмләгә характеристика бирегез.


Йомшак ябалак карлы кышкы кичләр, озын төннәр әнә шундый уйлар эчендә үтте. (М. Мәһдиев).


VI. Горизонталь буенча шакмаклардагы  хәрефләрдән сүзләр төзеп, уң яктагы буш шакмакларга юлын-юлга языгыз. Җавапларыгыз дөрес булса, билгеләнгән шакмакларда сез белгән сүз килеп чыгар.


 



























































































Ә



Ф



И



Р



Ә



Д


 *      

К



Л



К



Е



И



Д


  *    

А



А



А



Н



Г



Б


  *   

М



Й



Ы



Р



А



К


   *  

Л



А



Т



Ы



Б



А


    * 

А



С



Ь



Т



Ә



Г


     *

Рус телендә урта гомуми белем бирү оешмаларының


10 нчы сыйныфында  укучы татар балалары өчен


татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре


(2014/2015 нче уку елы)


I.Татарчага тәрҗемә итегез.


Два плуга


Из одного и того же куска железа были сделаны два плуга. Один плуг попал в руки земледельца и немедленно пошел в работу. Другой плуг долго и совершенно бесполезно пролежал в лавке у купца.


Через некоторое время земляки встретились. Плуг, бывший у земледельца, блестел, как серебро. Он стал даже лучше, чем прежде. Плуг же, пролежавший без всякого дела, потемнел и покрылся ржавчиной. «Скажи, пожалуйста, друг, отчего ты так блестишь?» - спросил заржавевший плуг своего старого знакомого. Тот ответил: «От труда, мой друг. А если ты заржавел, сделался хуже, чем был,  то это потому, что ты бездельничал».


К.Д. Ушинский


II. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.


1. Татар телендәге иҗек калыплары саны ничә?


1) 8;  2) 7;  3) 6;  4) 5.


2. “Ирен-ирен, өрелмәле, сонор аваз” билгеләмәсенә туры килгән аваз кайсы?


1) о;   2) м;  3) w;  4) в.


3. Ирен гармониясенә буйсынмаган сүзләр генә булган  төркемне билгеләгез.


1) көндез, кичкырын, тотынып; 2) түрдә, бормалы, туганкай; 3) көмеш, иркен, тормышчан; 4) борынгы, корылма, чуртан.


4. “Түбәсе күккә тию” фразеологизмының мәгънәсен табыгыз.


1) кычкырып көлү;  2) шатлану; 3) елмаю;  4) сикереп тору.


5. Кайсы төркемдә антонимнар бар?


1) туу, дөньяга килү;  2) азатлык, бәйсезлек;  3) авызга су кабу, күп сөйләү;  4) йөгерү, чабу.


6.  Эшләмәгәннәр сүзе ничә мәгънәле кисәктән тора?


1) 5;   2) 6;   3) 7;  4) 8.


7. Ясагыч кушымчалар кайсы сүз төркемендә юк?


1) рәвеш;   2) сыйфат;  3) сан;   4) дөрес җавап юк.


8. Тамырдаш сүзләр ул -


1) тамырлары белән генә аерыла торган уртак мәгънәле сүзләр; 2) бер тамырдан булган сүзләр; 3) мәгънәләре бер үк булган сүзләр; 4) капма-каршы мәгънәле сүзләр.


9.  Тамыр нигезле сүзне билгеләгез.


1) кешелекле;   2) кешелексез;  3) кешеләребезгә;  4) кешелеклелек.


10. Билгеләү һәм сорау алмашлыклары кушылмасыннан торган алмашлыкның төркемчәсен күрсәтегез.


1) билгеләү алмашлыгы;   2) юклык алмашлыгы; 3) билгесезлек алмашлыгы;  4) күрсәтү алмашлыгы.


11. Һәркемгә билгеле: сәламәтлек – тормышның яме, чибәрлекнең нигезе (Ш. Сайкин) җөмләсендә исем сүз төркеменә кергән сүзләр ничә?


1) 4;   2) 5;   3) 6;  4) 7.


12. Бирелгән җөмләнең төрен күрсәтегез


Безнең сезгә әйтәсе сүзебез шул: илебез өчен файдалы кешеләр булып үсегез.


1) теркәгечле тезмә кушма җөмлә; 2) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә; 3) иярчен ия җөмләле кушма җөмлә; 4) аналитик иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмлә.


III.  Нокталар урынына тиешле сүзләр өстәп языгыз.


1. Сузык авазга тәмәмланган иҗек _______________ иҗек дип атала.


2. Әйтелешне язуда тулысынча күрсәтү өчен хезмәт итә торган махсус язу системасы _____________________дип атала.


3. Тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган сүзләр _____________ нигезле  сүзләр дип йөртеләләр.


4. Сүзнең мәгънәсен лексик яки грамматик яктан үзгәртә торган мәгънәле кисәк (морфема) ________________ дип атала.


5. Берәр телдән башка телләргә кергән сүзләр _______________сүз дип аталалар.


6. Тел гыйлеменең сүзлекләр һәм аларны төзү мәсьәләләрен өйрәнә торган тармагы ____________________ дип атала.


7. Мәгънәләре, грамматик билгеләре һәм җөмләдә кулланылышлары буенча бер төркемгә берләшкән сүзләр ________________ дип атала.


8. Зат-сан белән төрләнә торган фигыльләр ___________ дип атала.


9. Аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч ________________ дип атала.


10. Иярчен җөмлә баш җөмләгә  _______ һәм ______  чаралар ярдәмендә бәйләнә.


IV. Биремнәрне үтәгез.


Сәнифә өйгә кайтып кергәндә, өйгә тәмле ис таралган, балалар, мәктәптән кайтып, өсләрен алыштырган, йөгерә-йөгерә өстәл әзерлиләр иде. (Э. Шәрифуллина)


1. Тыныш билгеләреннән соң номерлар куеп, аларның ни өчен кирәк булуын аңлатыгыз.


2. Схемасын сызып, җөмләгнең төрен языгыз.


3. Йөгерә сүзенә фонетик анализ ясагыз.


4.  Өсләрен сүзенең төзелешен, ясалышын аңлатма биреп тикшерегез. Шартлы билгеләр белән дә күрсәтегез.


5.  Кергәндә, тәмле, мәктәптән сүзләренә морфологик анализ ясагыз.


V. Җөмлә кисәкләренең астына сызыгыз; гади җөмләгә характеристика бирегез.


Урман ягыннан борынга бөре исе, язгы дымлы туфрак исе килеп бәрелә. (М. Хәбибуллин)


VI. Фразеологизмнарны мәгънәләренә туры китереп языгыз.


Дүрт куллап, дүрт күз белән, ике күзе дүрт булу, дүрт ягың кыйбла, бер дигән, ике йөзле, биш былтыр


Мәгънәләре: шаккату, бик сагынып, бик теләп, теләсәң нишлә, әллә кайчан, ялагай, бик шәп


Рус телендә урта гомуми белем бирү оешмаларының


11 нче сыйныфында  укучы татар балалары өчен


татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре


(2014/2015 нче уку елы)


 I. Татарчага тәрҗемә итегез.


Казанские татары


Казанские татары сохраняют еще так много собственного, национального, что заслуживают особенного внимания наблюдательного этнографа. Они гордятся своим происхождением, своими моральными качествами, своей религией, своим домашним бытом, что все составляет их отличительный характер. Народ более образованный,  чем  некоторые даже Европейские. Татарин, не умеющий читать и писать, презирается своими земляками и не пользуется уважением других. Один почтенный Ахун сказал мне: Попросите вашего Господина Министра Просвещения, чтобы он принял наши училища в свое собственное попечение и покровительство. Мы желаем, чтобы дети наши обучались наукам… (К. Фукс)


II. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.


1. Иренләшкән сузыклар гына булган төркемне  билгеләгез.


1) а, ә; 2) ы, е; 3) и, ү; 4) дөрес җавап бирелмәгән.


2. Түбән күтәрелешле сузыкларны билгеләгез.


   1) о, ө;  2) а, ә; 3) у, ү; 4) и, ы.


            3. Чагыштырмача кыска сузыклар гына булган төркемне билгеләгез.


1)  ы, е; 2) а, ә; 3) у, ү; 4) и, ы.


            4. Күчерелмә мәгънәле сүзләр булган төркемне билгеләгез.


              1. Ак бәхет; җыр сибү.  2. Өстәл ясау; кыяр үстерү. 3. Апа сүзе; малай тырышлыгы. 4. Көрәк сабы; исемлектә бишенче.


            5.  Тамырдаш сүзләрне күрсәтегез.


     1. Талны, талсыз, таллык.  2. Юату, югыч, юан.  3. Сырлы, сырла, сырсыз.    4. Көлле, көлдә, көлсез.


 6. Ясагыч кушымча белән ясалган сүзләрне билгеләгез.


   1. Бәрәңге, көзгегә, җирләр. 2. Чират, чирәм, читкә. 3. Укыды, укымады, укыган.    4. Табышмак, тапкыр, табышлы.


7. Мөстәкыйль сүз төркемнәре генә булган төркемне билгеләгез.


 1. Шалтыр-шолтыр, һәркем, сирәк. 2. Белмәгән, кебек, чөнки.  3. Сүзчән, ләбаса, сау бул.  4. Берөзлексез, язгы, ләкин.


8. Төшем килешендәге исемнәр генә булган төркемне күрсәтегез.


  1. Кышында, язгы.  2. Китабын, ялын.   3. Җәйдә, кичтән. 4. Иртән, киемен.


9. Сыйфатларны билгеләгез.


  1. Ерак, күп. 2. Нинди, кайсы. 3. Төче, күңелсез. 4. Бөтен, якын.


10. Рәвешләр генә булган төркемне билгеләгез.


 1. Атлап, атналап. 2. Килгәләп, айлап. 3. Яшьләй, төлкедәй. 4. Кайтып, укыгач.


11. Аерымланган аныклагычлар янында


  1. Ике төрле; 2. Өч төрле; 3. Дүрт төрле; 4. Биш төрле тыныш билгесе куела.


 


III. Күрсәтелгән темаларга ялгызлык исемнәр языгыз.













Темалар



Исемнәр


1) ил исемнәре

2) татар язучылары
3) район исемнәре
4) татар рәссамнары
5) авыл исемнәре
6) татар  галимнәре
7) шәһәр исемнәре
8) татар газеталары
9) татар җырчылары
10) татар журналлары
11) татар композиторлары
12) елга исемнәре
13) күл исемнәре

 


IV. Нокталар урынына тиешле сүзләр өстәп языгыз



  1. [а], [ә] - ... күтәрелешле сузыклар.

  2. [җ], [ң], [һ], [w] - … теленә генә хас булган тартыклар.

  3. Татар телендә сингармонизмның ... һәм ... гармонияләре күзәтелә.

  4. Килеп чыгышы ягыннан татар телендә ... сүзләр  бик күп кулланыла.

  5. Кулланылу өлкәсе ягыннан татар телендә ... һәм ... сүзләре бар.

  6. Кулланылу ешлыгы (дәрәҗәсе) ягыннан татар телендә ... һәм .. сүзләр бар.

  7. Морфемика сүзләрнең ... кисәкләрен өйрәнә.

  8. Сыйфатлар ... һәм ... дигән төркемчәләргә бүленә.

  9. Барлык-юклыкта һәм  төрле юнәлешләрдә ... фигыль төркемчәләре дә килә ала.

  10. Бәйлекләр белән теркәгечләр ... сүз төркемнәре дип атала.


IV. Биремнәрне үтәгез.


Март кояшы шулкадәр юмарт  якты ак бүген Нәкыя эшләрен тәмамлап  өйгә кайтып җиткәнче  күзләре дә юнъләп ачыла алмады (И. Низамов)


1. Тыныш билгеләрен аңлатыгыз.


2. Схемасын сызып, төрен языгыз.


3.  Юньләп сүзенә фонетик анализ ясагыз.


4.   Дөнья сүзенә лексик анализ ясагыз.


5. Тәмамлап сүзенең төзелешен, ясалышын аңлатма биреп (тамгалар белән генә түгел) тикшерегез.


6.  Эшләрен, кайтып җиткәнче, дә сүзләренә морфологик анализ ясагыз.


V. Гади җөмләгә характеристика бирегез.


Йөзлекәй карчык, кулларын каш өстенә куеп, баеп баручы кояшка, Зәй буеның яшел әрәмәләрен алсу төскә манган шәфәкъ нурына озак кына карап торды, кичке салкынча һава белән болын буйларыннан, басулардан кайткан үлән исен, өлгереп килүче игеннәрнең салат ипие исен борын канатларын киереп иснәде. (Г. Ахунов).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ