Логотип Магариф уку
Цитата:

Сан турында төшенчә. Сан һәм саналмыш

6 нчы сыйныфта татар теле дәресе.

Лилия ИСМӘГЫЙЛОВА,

Азнакайдагы 6 нчы урта мәктәпнең

I квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәрес конспекты

Максат: мөстәкыйль сүз төркеме буларак, сан сүз төркеменең үзенчәлекләрен ачу, саналмыш белән кулланылышын билгеләү. Санның шартлы билгесе булган цифрлар турында әйтеп, тормышта кулланылу дәрәҗәсен ачыклау. Сан белән саналмышны җөмләдә дөрес итеп куллана белү. Укучыларда ватанпәрвәрлек, патриотизм тойгысы, гражданлык хисләре тәрбияләү.

Материал: 6 нчы сыйныф өчен татар теле дәреслеге, 2015 ел, терәк сүзләр, интерактив такта.

Дәрес тибы: яңа материал белән таныштыру.

Кулланылган технологияләр: үстерелешле укыту, информацион.

Метод һәм алымнар: проблема кую, эзләнү, төркемләп эш, индивидуаль эш, сорау, иҗади эш төрләре.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, математика, рус теле, әйләнә-тирә дөнья.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Метапредмет: дәрес темасына бәйләп кагыйдәне формалаштыру. Саннарны сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерү. Үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, укучыларның аңлауларын тикшерү, үз фикерләрен мөстәкыйль дәлилләүгә юнәлеш бирү. Иптәшләренең гамәлләрен бәяләү, күрше белән хезмәттәшлек итү, үзләренең фикерләрен ачык, төгәл бирү.

Предмет: сан сүз төркеменең предметның санын, исәбен белдереп, ничә? ничәнче? сорауларына җавап бирүен, җөмләдә исемне ачыклап килүен, рус теленнән аермалы буларак, татар телендә сан белән ачыкланган исемнең саналмыш икәнлеген аңлату; аларның һәрвакыт берлек санда килүен, саннарның язуда цифрлар һәм сүзләр белән күрсәтелүен үзләштерү.

Шәхси: сорауларга җавап биргән-
дә, күнегүләр эшләгәндә сөйләм тө-

зелешенә игътибарны арттыру, белем-
нәрне системалаштыру, ирекле һәм иҗади фикер йөртү, теманы аңлау.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

Укучыларны сәламләү һәм аларның дәрескә әзерлеген тикшерү. Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар, уен-көлке, мәшәкатьләр калдымы тәнәфестә? Шулай икән, татар теле дәресен башлыйбыз.

II. Актуальләштерү

Фронталь сорау:

1. Грамматиканың нинди бүлеген өйрәнәбез? (Морфология.)

2. Морфология нәрсә өйрәнә? (Морфология – сүз төркемнәрен өйрәнә торган фән.)

3. Нинди сүз төркемнәрен өйрәндегез? (Исем, сыйфат.)

– Укучылар, игътибар белән экранга карыйк әле. Әлеге бирем «Яшеренгән сүзне тап» дип атала.

– Алтын, җидегән, фикер, тун, көчек, йөзем, бишек, кунак, берләшмә.

– Экрандагы сүзләрне хор белән укыйк әле.

– Укучылар, һәр сүз эчендә яшеренгән сүзләр бар, әйдәгез, шуларны табыйк.

Димәк, укучылар, бу сүзләр эчендә нинди сүзләр яшеренгән? (Саннар.)

Дөрес. Шуннан чыгып, дәрескә уку мәсьәләсен билгеләгез. Бүген без яңа сүз төркеме белән таны-
шырбыз.

Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы. (Сан турында төшенчә.)

III. Яңа уку мәсьәләсен кую һәм аны чишү

Укытучы. Бүгенге дәрестә үз алдыбызга нинди максатлар куярбыз?

Көтелгән җавап. Санның сорауларын, билгеләмәсен, кагыйдәсен өйрәнәбез.

Җөмләләр төзибез. Күнегүләр эш-
либез. Шушы бурычларны үтәү максатыннан эшебезне дәвам итәбез.

Укытучы. Дөрес, укучылар. Хәзер дәфтәрләрне ачабыз һәм бүгенге числоны, теманы язып куябыз да экрандагы сүзтезмәләрне укып чыгабыз.

 Биш солдат, унлап ветеран, егермешәр отряд, егерме җиңүче, илле биш медаль, 9 нчы май.

Әйдәгез, бергәләп саннарга сорау-
лар куйыйк. (Ничә? Ничәләп? Ничәшәр? Ничәү? Күпме? Ничәнче?)

Укытучы. Укучылар, саннар ачык-
лап килгән сүзләрне генә укып күрсәтегез әле. Бу сүзләргә нинди сораулар куяр идегез? (Кем? Нәрсә?) Димәк, саннар нинди сүз төркемен ачыклап килгәннәр?(Исемнәрне.)

Сан ачыклаган исемнәрне саналмыш дип атарбыз. Димәк, сан ачык-
лаган предмет санала.

Укытучы. Сезнең алдыгызда куе сары төстәге карточкалар ята. Шушы карточкалардагы биремне язмача дәфтәрләрдә үтибез. Сезгә саннарны саналмышлары белән бергә язып алырга кирәк.

1 нче бирем

Безнең мәктәптә биш йөз утыз биш укучы белем ала.

Әни энем белән бергә өчәр алма бирде.

Җыр түгәрәгенә тугыз-ун укучы йөри.

Без укучылар белән бергә егерме ике агач утырттык.

Укытучы. Укучылар, сез әзерме? Ни өчен бу сүзләрне саналмышлар дип уйлыйсыз? (Чөнки бу сүзләр кем? нәрсә? соравына җавап бирәләр, алар исем сүз төркеменә карыйлар.) Дөрес, сан ачыклап килгән исем саналмыш дип атала. Ә хәзер егерме җиңүче сүзтезмәсен рус теленә тәрҗемә итик. Саналмышка игътибар итегез. Сез нинди аерманы күрәсез? Җиңүче – победителей.

– Рус теленнән аермалы буларак, татар телендә саналмыш һәрвакыт берлек санда килә.

2 нче бирем

 Бирелгән сүзтезмәләрне татар теленә тәрҗемә итегез:

Шесть уроков – алты дәрес.

Пять карандашей – биш каләм.

Девять апельсинов – тугыз әфлисун.

Восемь баклажанов – сигез бак-
лажан.

– Афәрин, дөрес эшләгәнсез. Татар телендә саналмыш һәрвакыт берлек санда килә.

Белгәннәрегезне гомумиләштереп, сан турындагы модельне төзеп карыйк:

САН

– Мөстәкыйль сүз төркеме

– Предметның санын, исәбен белдерә

– Сораулары: ничә? күпме? никадәр?

– Исемне ачыклый

– Исем САНАЛМЫШ, берлек санда

– Димәк, предметның якынча яки төгәл исәбен белдереп, ничә? ничәнче? ничәү? ничәшәр? кебек сорауларга җавап бирүче мөстәкыйль сүз төркеме сан дип атала. Сан
ачыклаган исем саналмыш була һәм ул берлек санда килә.

IV. Ныгыту

Экрандагы саннарга игътибар белән карап барыгыз һәм истә калдырырга тырышыгыз.

 1941–1945.

Укытучы. Сез экранда нинди саннарны күрдегез? Бу саннар нинди вакыйга белән бәйле? (Бөек Ватан сугышы.)

 22 июнь – безнең ил өчен авыр кайгы алып килгән көннәрнең берсе. 1941 елның нәкъ шушы көнендә Бөек Ватан сугышы башланып китә. Күпме гомерләрне вакытсыз алып китә ул! Күпме ир-егетне, туган нигезеннән аерып, сугыш ялкынына ташлый.

Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз. Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән. Меңләгән шәһәрләр җимерелгән. Җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Менә без 78 ел тыныч, аяз күк йөзе астында яшибез. Безнең Азнакай җирлегеннән дә якынча
16 меңнән артык кеше сугышка киткән. Җиңү хакына җаннарын биргән солдатларыбызны без онытырга тиеш түгел. Сугышта катнашучылар белән туганнары арасын нәрсәләр бәйләп торган? (Хатлар.)

Хәзер, укучылар, төркемнәрдә эшләп алырбыз. Cез, бирелгән сүзтезмәләрне, саннарны кертеп, фронтка хат язарга тиешсез.

– Ә сезнең хат язганыгыз бармы?

– Әйе, укучылар, сез хәзер хатларны телефон, компьютер аша гына җибәрәсез.

– Ә элек хатлар ни рәвешле булган?

(3 укучы хат яза, 3 укучы өчпочмак формасында конверт ясарга тиеш.) Әзерләү алгоритымы сезнең алдыгызда.

3 нче бирем

Балалар төркемнәрдә хат язалар:

Исәнме, илебез батыры!

Сезгә хөрмәт белән 6 нчы сыйныф укучылары хат яза. Бу хатыбызны үткәннәргә, Бөек Ватан сугышында ятып калган каһарманнарыбызга язабыз.

Сугыш дистәләрчә миллион кешенең вакытыннан алда гомерен өзде. Миллионнарның күзенә кара кайгы пәрдәсе булып эленде. Дүрт ел дәвамында әби-бабаларыбыз күргән газаплы көннәр, шөкер, тарихта гына калды. Бу тыныч тормыш өчен без сезгә бурычлы.

Кадерле солдат! Рәхмәт сезгә, мең-мең, кат-кат рәхмәт әйтәбез! Без сокланабыз һәм горурланабыз сезнең белән. Инде без дә, сезнең буынга тап төшермичә, «4» ле, «5»ле билгеләренә генә укырга сүз бирәбез.

Илебез 2023 елның 9 нчы маен-
да
Җиңү көненең 78 еллыгын бәйрәм итте.

Олы ихтирам белән сез бүләк иткән тыныч, матур тормышта яшәүче оныкларың.

Укытучы. Сез әзерме? Әйдәгез, хатларны укып карыйк әле. Хатны конвертка урнаштырыйк, ә фронтка аны күгәрчен илтеп тапшырыр.

Афәрин, укучылар, бик эчтәлекле хатларыгыз өчен.

 Ә саннарны язуда ничек күрсәттегез? (Цифр һәм сүз белән.)

– Авазларның шартлы билгесе хәреф булган кебек, саннарның да шартлы билгесе бар. Ул – цифр. Шулай ук саннар сүзләр белән дә белдерелә ала.

Укучылар, ә хәзер ял итү өчен күңелле җыр. (Укытучы артыннан төрле хәрәкәтләр кабатлыйлар.)

5 тиен агачта сикерә.

5 тиен чикләвек яшерә.

Бер тиен качты куышка –

Ничә тиен калды агачта?

1, 2, 3, 4!

4 тиен агачта сикерә.

4 тиен чикләвек яшерә.

Бер тиен качты куышка –

Ничә тиен калды агачта?

1, 2, 3, 4!

4 нче бирем

– Дәреслекләрнең 64 нче битен ачабыз һәм 136 нчы күнегүне үтибез.

5 нче бирем

Укытучы. Экрандагы ребусларга игътибар итегез әле: 6н, к3, 5ек, 100ек, 1дәм, 100ә, 1лек. Кайсы төркем тизрәк ребусларны чишә, кул күтәреп җавап бирер.

6 нчы бирем

Бирелгән җөмләләргә кирәкле саннарны язарга.

1 нче төркем

1. Безнең сыйныфта            укучы.

2.            сентябрьдә балалар мәктәпкә баралар.

3. ... кат үлчә, ... кат кис.

а) җиде, бер; ә) нуль, бер; б) бер, ун.

4. Иренгән ... атлар.

а) бер; ә) мең; б) кырык.

2 нче төркем

1.            Май – Җиңү көне.

2. Без            гасырда яшибез.

3. ... сум акчаң булганчы – ... дус-
тың булсын.

а) ун; ә) йөз; б) мең.

4. Егет кешегә ... төрле һөнәр дә аз.

а) җиде; ә) җитмеш; б) йөз.

– Тормышта саннарны кайларда очратабыз?

Видеоролик карау.

Укытучы. Укучылар, күрәсез саннар безнең тормышта бик зур роль уйныйлар. Еллар, айлар, көннәр санала. Сәгать телләре дә саннарны күрсәтә. Кибеттә азык-төлек, кием алганда да саннар ярдәмгә килә.

V. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау)

Укытучы. Укучылар, без бүген дәрестә нинди тема белән таныштык? (Сан турында төшенчә.)
Сан сүз төркеме нинди сорауларга җавап бирә? (Ничә, ничәләп, ничәшәр...) Сан ачыклап килгән исем ничек атала? (Сан ачыклап килгән исем саналмыш дип атала.) Саналмыш нинди санда килә? (Саналмыш һәрвакыт берлек санда була.)

Билге кую. Менә инде билгеләр кую вакыты да килеп җитте. Моны ачыклау өчен, әйдәгез әле, үзбәя таблицасын тутырыйк. Һәр пунктка берәр баллдан.

Үзбәя

VI. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү

Кагыйдәне үзләштерергә.

5 балл җыйганнарга иҗади эш. «Билгесез солдатка хат».

4 балл – составында сан булган
3 табышмак язып килергә.

4 тән азрак балл җыйганнарга дәреслектәге 138 нче күнегүне эшләргә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ