Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәламәт булу серләре

Балаларны сәламәт яшәү рәвешенә якынайту.

Максат: балаларны сәламәт яшәү рәвешенә якынайту.

Катнашучылар: Шүркә, физик тәрбияче һәм балалар.

Шүркә:

Утырамын көн буе

Компьютер каршында:

Шушында чәй эчәм,

Шушында ашыйм да.

Телефон шалтырый:

– Алло...

–Шүркә, сәлам! Без әле бу: Шалай, Елмай һәм Матуркай. Әйдә урамга чыгабыз, бергә уйнарбыз, саф һава суларбыз.

– Юк, юк! Минем вакытым юк. Мин әле мультикларымны да карап бетермәдем, әти яңа уеннар алып кайтты, шуларны уйныйсым килә.

– Шүркә, әйдә инде, урамда шундый рәхәт.

 –Юк, комачауламагыз миңа.

– Ярар, сау бул, телевизор карап, компьютерда уйнап чирли күрмә инде.

Шүркә бик бирелеп уйный башлый. Шул вакытта чирләшкәләр керә. Алар Шүркәгә килеп сарылалар.

Чирләшкәләр:

– Шәп булды бу, үзебезгә сыеныр урын таптык.

Шүркә:

– Нишләдем, нәрсә булды? Башым да авырта, уйныйсым да килми, бернәрсә кызык та түгел. Ой-ой-ой.....

Тәрбияче чыга:

– Кем кычкыра монда, кем елый? Исәнме, Шүркә, нигә кычкырасың, нәрсә булды?

– Белмим. Башым авырта, күзем тонган, билем сызлый, уйныйсым да килми, бернәрсә дә кызык түгел миңа.

– Аңладым: син чирләргә җыенасың!

– Минем чирлисем килми, булышыгыз миңа, зинһар, булышыгыз!

– Ярый, булышырмын. Бүген сине иптәшләрең урамга чакырдымы?

– Әйе, тик мин алар янына чыкмадым.

– Компьютер каршында көннәр буе утырасың шул. Әлбәттә, күзләрең дә начаррак күрә башлый, башың да чатный. Дусларың миңа барысын да сөйләп бирде инде, мин синең нәрсәдән чирләгәнеңне беләм. Ярый, ярдәм итәрмен. Тик син мин әйткәннәрне эшләргә сүз бирәсеңме соң?

– Әйе, әйе, сүз бирәм. Барысын да эшләрмен. Ярдәм генә итегез.

– Иң беренче син компьютерда уйнауны, телевизор карауны киметергә тиеш буласың, ә аның урынына күп итеп хәрәкәтле уеннар уйнарга, ешрак урамга чыгырга кирәк. Урамда бит шундый күңелле! Әнә, кара, безнең бакчадагы балалар урамда вакытларын ничек күңелле уздыралар.

Презентация: “Саф һавада уеннар һәм бәйрәмнәр”

Шүркә:

– Әйе, бик күңелле икән шул. Минем дә яраткан уеннарым бар, мин дә уйнарга яратам бит. Апа, мин дә урамга чыгармын һәм уйнармын. Сүз бирәм!

-–Кара әле, Шүркә, синнән бер чирең киткән дә бит.

– Әйе. Тик тагын өчесе калды әле.

– Борчылма, минем сиңа икенче киңәшем бар. Әйт әле, иртән йокыдан уянгач, син нәрсә эшлисең?

– Юынам да, ашарга утырам. Тизрәк компьютер уйнарга кирәк бит.

– Иртәнге гимнастика ясыйсыңмы соң?

– Юк шул,  ә аны ничек итеп ясыйлар?

– Менә хәзер сиңа нәни дусларың күрсәтерләр, ә син һәр көнне иртән торып гимнастика ясарга тиеш буласың. Аннан икенче чирең дә китәчәк.

"Иртәнге гимнастика" УМКсы

(Шүркә балалар артыннан кабатлый.)

–Я, Шүркә, сиңа ошадымы?

– Әйе, шундый рәхәт булып китте.

– Кара әле, Шүркә, чиреңнең тагын берсе юкка чыкты!

– Әйе, шул. Шундый рәхәт булып китте.

– Әле тагын берсе калды бит. Физкультура күнегүләренә йөрсәң, анысы да китәчәк. Әйдә әле, Шүркә, физкультура белән шөгыльләнеп алыйк.

Төркемдәге балалар туп белән уйный, боҗра әйләндерә... "Релакс өчен көй".

Шүркә:

– Миңа шундый рәхәт. Башым да авыртмый, гел нәрсәдер эшлисем генә килеп тора, минем бит яраткан уеным да бар, әйдәгез, бергәләп уйныйк әле. ("Минем тубым".) Рәхмәт сезгә, дусларым. Менә бу чипсыларны мин сезгә бүләк итәм.

Тәрбияче:

– Тукта, тукта, Шүркә, бу бер дә файдалы ризык түгел, аны ашарга ярамый. Балалар, әйтегез әле, кайсы ризыкларны ашарга ярый? (Кишер, кыяр, суган, алма, чия, эремчек, сөт, ит, балык...)

Шүркә:

– Аңладым, дусларым. Алай булгач, менә бу алмалар сезгә күчтәнәч булсын. Бик зур рәхмәт сезгә!

Тәрбияче:

– Кара әле, Шүркә, синең бар чирләрең чыгып беткән бит.

– Ура! Мин башка чирләмим. Моның өчен ниләр эшләргә кирәклеген мин инде яхшы беләм.

1. Иртән торгач, гимнастика ясарга.

2. Саф һавада уйнарга.

3. Спорт белән шөгыльләнергә.

4. Файдалы ризыклар гына ашарга.

Бу компьютер уеннарын ташлыйм да берәр спорт төре буенча түгәрәккә язылып кайтыйм әле.

Альбина САБИРОВА, Казан шәһәренең 162 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Фото: пресс-служба Альметьевского района РТ.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ