Логотип Магариф уку
Цитата:

Сыерчыклар быел да бала очырдылар

Якупова Резеда Сабирҗан кызы,Саба районы Түбән Шытсу урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысыЕл да язын сыерчыклар кайтуын көтеп алам, сайрауларын, җим ташуларын күзәтәм, ләкин әллә тормыш мәшәка...

Якупова Резеда Сабирҗан кызы,
Саба районы Түбән Шытсу урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Ел да язын сыерчыклар кайтуын көтеп алам, сайрауларын, җим ташуларын күзәтәм, ләкин әллә тормыш мәшәкатьләре, әллә ваемсызлык шуннан артыгына игътибар итәргә мөмкинлек бирми иде. Ә быел нигәдер бар нәрсә икенче төрлерәк кабул ителә. Яшь бару галәмәтедер инде. Сыерчык балаларын саескан, чәүкәдән саклап, аларның оя тишегеннән тирә-якны өйрәнүләрен күзәтеп, көн артыннан көн үтте. Ял көнендә рәхәт: кошчыкларым минем сак астында, ә эштә көнне шулар өчен борчылып кайтам, исән тордылармы икән, дим. И тырышып тәрбияли сыерчыклар балаларын, икәүләшеп ашарга ташыйлар, икәүләшеп сак булырга өйрәтәләр. Тормышларын чут-чут кына сайрап башлаган кошларым әллә нинди яман каты тавышлар чыгарып, балаларын уяулыкка, дошманнан качарга – гомумән, яшәргә өйрәтәләр. Тормыш басты боларны да, дип йөрдем шулай. Балаларына гадел булырга тырышалар: ризыкны ояга башын тыккан әрсезенә генә түгел, эчтә калганына да ташыйлар. Ә аннары очарга, ризык табарга өйрәттеләр. Менә хәзер ямансу да, шул ук вакытта рәхәт тә булып китте. Эштән кайтуга оя бушап калмадымы икән, диеп борчылуларым артта калды: тәки тырыштылар, балаларын олы юлга очырдылар сыерчыкларым.


Ни өчен соң сыерчыклар турында сөйләп башладым? Чөнки кешеләргә тормыш итәргә табигатьтән өйрәнергә дә өйрәнергә әле. Тикмәгә генә халыкта: “Оясында ни күрсә, очканда шуны эшләр”, “Анасына карап – кызын, атасына карап улын коч “, - димиләр. Балалар алар – безнең көзгебез. Ни кызганыч, ә бәлки куаныч – бу шулай. Ярый да үзебез бик күркәм булып, көзгебез матур күрсәтсә. Кайчакта үзең никадәрле күрергә теләмәгән якларыңны да күрсәтә шул ул.


Менә шуңа да, матур күреник дисәк, балаларыбызны күркәм итеп тәрбиялик. Аннары их, диеп, үкенерлек булмасын. Тырыш, чиста, тәртипле, итагатьле, игътибарлы булыйк. Начар гадәтләрне йортыбызга кертмик. Авылда мал-туар тотарга иренмик. Күп кеше “Кибеттә бар нәрсә бар бит, нәрсәгә ул сыер, бакча?” – ди. Булса соң?! Ә без асрыйк. Эшләп кеше үлми. Аның каравы балаларыбыз рәхәтләнеп бакчада җир казый, түтәл ясый, утырта, су сибә, чүп утый, сирәкли. Каз саклый, чеби ашата, сыер каршылый, бозау эчертә. Никадәр мәшәкать... Әле ул эшләрне апа-абыйсы, эне-сеңлесе белән бергә дә башкарса, үзара хезмәт бүленеше, вазифа, җаваплылык, туганлык, ярдәмләшү кебек сыйфатлар тәрбияләргә җирлек була. Әлбәттә, уку чорында балаларның бик вакытлары юк. Ә бакча эшләре, каз-үрдәк каникул вакытларына туры килә. Әниләр безгә: “Эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнүең үзең өчен”, – диләр иде. Кайвакытта хәйран гына олы балаларның урамда көне буе бәрелеп-сугылып йөрүен, егәре булган авыл кешесенең дә кибеттән яшелчә, сөт сатып алуын күреп, их, диеп куясың. Безнең балалар кечкенәдән үзебез белән әвәрә килделәр. Тәпи йөри башлаганчы ук җиләккә, печәнгә ияртә бардык, бәрәңге бакчасына алып чыгып утырта идек. Кызым 2 яшендә табак-савыт юыша, улым 3 яшендә миңа суган утыртыша иде. Әлбәттә, мин дигәнчә итеп түгел, ләкин җитеп бетмәгән эшне, алар борылуга, мин дөресләп куя идем. Синең янда эш күреп үскән бала эшнең рәтен белә. Иртәгә кемне нәрсә көткәнен беребез дә белми, ярый да гомерләре буе канатларың белән җил-яңгырдан саклый алсаң... Шуның өчен тормышка әзер булсыннар. Көннәр буе телевизор, компьютер каршында утырганчы – эшләсеннәр. Әти-әнисе эшләгәндә, бала да алар белән булсын. Мин инде ата белән ананың гаиләдә йөкне бергә тартырга тиешлеге турында әйтмим дә. Кайбер гаиләләрнең чүп чиләге чыгарыр өчен талашып ятулары яки әниләре мал караганда диванда кырын ятучы әтиләре турында телгә дә аласым килми. Андый гаиләләр гомумән булырга тиеш түгел. Кеп-кечкенә сыерчыклар да бар авырлыкны бергә күтәргәндә, без, кешеләр, алардан калышырга тиеш түгелбез. Авылда бит барысы да күз алдында. Шуңа да һәр эштә, һәр нәрсәдә без, әти-әниләр, үзебез үрнәк булыйк. Балаларга  – безнең өчен, хатыннарга – ирләре, ә ирләргә хатыннары өчен оят булырлык булмасын. Киресенчә, горурланырлык булсын. Миңа үзем укыткан балаларның балаларын укытырга да туры килә. Бу классымдагы 3 балам да минем укучыларымның балалары. Мин моның белән бик горурланам һәм тагын да зуррак җаваплылык тоям. Укучыларыма әти-әниләренең уңай якларын гына сөйлим. Аларның күзләрендә очкыннар ялтырый, мактаганны һәркем дә ярата. Ә баласы белән һәр ата-ана да мактанырлык, горурланырлык булсын иде. Моның өчен искиткеч зур хезмәт, сабырлык таләп ителә бездән. Барыбыз бергә тотынсак, тал чыбыгын яшьтән бөкләп була. Әле экскурсиядән куанып кайттым: уку башында ишеккә бергә туры килсәләр, сугышмый керә алмаган укучыларым, инеш аша чыкканда, бер-берсен җитәкләп чыктылар. Нинди куаныч.


Балам, алмам, диләр. “Алма агачыннан ерак төшми”, диләр. Кулыбыздагы алма матур да, тәмле дә, кортсыз да булсын өчен, ул үскән туфрак кирәкле туклыклы матдәләргә бай, йомшартылган, вакытында суы сибелгән булырга, аңа сыйфатлы орлык салынырга, ул тәрбияләнеп торырга тиеш. Шулай булмаганда, тәмле алма урынына я әче, я кортлы алма алырга мөмкинбез. Бала тәрбияләү дигән искиткеч катлаулы да, гади дә булган саваплы һәм җаваплы эштә Ходай сезгә дә, безгә дә сабырлык, осталык, тырышлык бирсен иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Размышления коллеги Резеды Сабирзяновны всколыхнули чувства, лежащие глубоко в душе. "Учись у них, у дуба, у березы..." - вспомнился текст ЕГЭ по русскому языку. Да,жизнь человека неразрывно связана с природой. и мы можем многому научиться у неё. Действительно, на примере скворцов мы видим, что воспитание начинается в семье: рядом с родителями ребенок учится работать, держать в руках орудия труда. узнавать какие - то "секреты". перенимать опыт старших. Я тоже помню, что мои собственные дети с 10 лет работали со мной в поле на свекле наравне со мной. А сегодняшние дети мотыгу в руках держать не умеют - это хорошо видно во время работы на пришкольном участке. Но это , я думаю, не вина их, а беда: современные родители всячески оберегают детей от трудностей, а это может привести к тому, о чем пишет Резеда Сабирзяновна: "яблоко может вырасти кислым или червивым"... Тронуло также то, с какой любовью она пишет о своих учениках,которые переходили через ручей , помогая друг другу. Автор: Наиля Мансуровна

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ