ТАБИГАТЬ КОЧАГЫНДА
(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм башлангыч сыйныфларда укучылар белән табигать кочагында уздырылган чара)Нурзия МИРХАЗОВА,Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасының югары квалификация категорияле...
(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм башлангыч сыйныфларда укучылар белән табигать кочагында уздырылган чара)
Нурзия МИРХАЗОВА,
Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасының югары квалификация категорияле өлкән тәрбиячесе, Татарстанның атказанган укытучысы
Искәрмә. Әлеге сәяхәт-дәрестә мәктәпкә киткән балаларыбыз да, ягъни башлангыч сыйныфларда белем алучы укучылар да катнаша. Алар, бераз алданрак барып, кошлар, бал кортлары, тиен һ.б. костюмнарына киенә.
Максат. Балаларны табигать, аның үзенчәлекләре, экологик бәйләнешләр белән таныштыруны дәвам иттерү; урман турындагы белемнәрен ныгыту, андагы агач-куакларга, үсемлекләргә, җәнлекләргә, кош-кортларга сакчыл караш тәрбияләү.
Сәяхәт-дәрес барышы.
Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, урманга һәм кырга табигать китабын укырга кузгалыйк. Бу китап гаять бай. Анда ни генә юк: Җир, Су, Күк, Кояш, Ай.
Балалар, күрегез әле, урман колачын җәеп безне каршы ала. Ул безнең киләсебезне алдан ук сизгән, ахрысы. Ничек уйлыйсыз, урман кунаклар киләсен беләме? Ничек?
Балалар. Әйе, белә ала. Җил хәбәр итә. Кошлар. Биек агачлар безнең килгәнебезне күрә.
Тәрбияче. Балалар, әйдәгез бераз урманны күзәтик һәм уйлыйк. Без урманда үзебезне ничек тотарга тиеш? Нинди кагыйдәләр беләсез? (Балалар җавабы тыңлана.) Әйе, без – урманда бары тик кунаклар гына. Ә кунак кеше үзен тыйнак тотарга тиеш. Тик мине бер сорау борчый: безне озатып калган нәни дусларыбызга урманнан күчтәнәчкә, бүләккә нәрсә алып кайтырга мөмкин? Бәлки, матур чәчкәләр җыяргадыр?
Балалар. Юк, алай ярамый!
Тәрбияче. Ни өчен?
Балалар. Өзгәч, алар сирәгәя. Тамырларына зыян килә. Урманда матурлык кими.
Тәрбияче. Белдем, белдем: кош оясыннан нәни кошчыкларны алып кайтып, аларга бүләк итәргә мөмкин. Читлектә үстерербез. Минем белән килешәсезме?
Балалар. Юк-юк! Кош оясындагы балаларны тотып карарга да, алар янына барырга да ярамый. Әнкәләре, куркып, ояларын ташлап китәчәк.
Тәрбияче. Әйе, балалар, дөрес әйтәсез, мин сезне тикшереп карыйсы булдым, сезнең җавабыгызга бик куандым. Кошларның нинди файдалары бар соң? (Балалар җавабы тыңлана.) Әйе, кошлар бик күп корткычларны юк итә, агачларны, үсемлекләрне саклап кала. Кошларны икенче төрле ничек атыйлар?
Балалар. Канатлы дусларыбыз.
Тәрбияче. Кошлар турында нинди әйтемнәр беләсез? (Тәрбияче башлый, балалар дәвам итә.)
Әйдәгез, түгәрәккә басыйк, кошлар белән бәйле берәр уен уйнап алыйк. Мин күчмә һәм кышлаучы кошларның исемнәрен әйтермен, ә сез игътибар белән тыңлагыз. Күчмә кошларның исемнәрен ишеткәч, кулларыгызны җәеп, очып баручы кош кебек җилпенергә, ә кышлаучы кош исемен әйтсәм, бер урында тыпырдап торырга тиеш буласыз. (Уен уйнала.) Рәхмәт, дусларым, булдырдыгыз, мин сезнең өчен бик шат. Балалар, ничек уйлыйсыз, күп куышлы агачларны кисәргә ярыймы?
Балалар. Ярамый.
Тәрбияче. Ни өчен?
Балалар. Аның куышларында җәнлекләр, бөҗәкләр һәм кошлар оя кора. (Сикерә-сикерә 3-4 тиен чыга, кулларында – кәрзин. Балаларны күреп, алар артка чигенә.)
Тәрбияче. Курыкмагыз, тиенкәйләр, без – сезнең дусларыгыз. Якынрак килегез, без сезгә тимибез. Бары тик купшы, матур киемегезгә, сезнең җилдәй җитезлегегезгә сокланабыз. Әйе, тиеннәргә дә оя ясау өчен агач кирәк. Кышка запасларын да агач башында киптерәләр, агачтан-агачка сикереп, дошманнарыннан сакланалар. Алар җирдән туклану өчен ризык җыя. Без аларны тыныч кына күзәтсәк, алар безгә үзләренең биюләрен бүләк итәр. (Тиеннәр бии, кәрзиннәрен калдырып, урманга кереп китәләр.)
Менә күрдегезме, алар сезне ничек ошатты, хәтта күчтәнәчләр дә калдырдылар. Нәниләребезгә бүләккә чикләвекләр, нарат күркәләре булды.
Балалар, сезнең агачларның җырлаганын ишеткәнегез бармы? Җайлап утырыгыз һәм күзләрегезне йомыгыз. (Тынлык. Агачлар шаулый, кошлар сайрый, бал кортлары безелди, бөҗәкләр кыштырдый һ.б.) Йә, ишеттегезме? Әлеге җырны кемнәр башкара? (Балалар җавабы тыңлана. Бераздан безелдәгән аваз көчәя. Бал кортлары киеменнән балалар чыга, алар чәчәкләр тирәсендә әйләнгәләп йөри.)
Балалар, күрегез әле, бал кортлары. Алар умарталыкта гына яшәмимени?
Балалар. Юк, урманда да яшиләр.
Тәрбияче. Ә оялары кайда?
Балалар. Алар агач куышында яши.
Тәрбияче. Әйе, балалар, алар – кыргый бал кортлары. Кыргый булгач, ояларын да үзләре хәстәрләргә тиеш булалар. Ә баллары искиткеч файдалы, дару үләннәре кебек шифалы. (Бал кортлары бал җыю күренешен биеп күрсәтә, аннан безелди-безелди урманга кереп китәләр.)
Балалар, сез дару үләннәре белән танышмы? Ни өчен аларны дару үләннәре дип атыйлар. Аларның нинди файдасы бар? (Балалар җавабы тыңлана.) Әйе, бик дөрес фикер йөртәсез, аларны таный һәм дөрес куллана белү мөһим, бары тик шулай эшләгәндә генә файдасы тиячәк. Менә шуның өчен дә аларны «яшел докторлар» дип йөртәләр.
Чыннан да, урманның гүзәллеге, матурлыгы, байлыгы бары тик сокланырлык бит! Аның шифалы һавасына ни җитә! Кошлар сайравы, челтерәп аккан чишмәләре үзенчә тәнгә рәхәтлек, җанга тынычлык бирә. Бөтен кайгы-мәшәкатьләр онытыла. Урман белән аралашкан кешеләрнең күңелләре йомшак була. Урман безгә чиста су, менә дигән һава бирә, шигырьләр, әкиятләр язарга иҗат халәте тудыра. Урманда үскән куаклар, аларның җимешләре, җир, каен, кура җиләкләре, бөрлегән, дару үләннәре, гөмбәләр, чикләвекләр – барысы да табигать сые. Алар агачлар шаулап үсмәсә булырлар идеме?
Балалар. Юк!
Тәрбияче. Җәнлекләр, кошлар урмансыз яши аламы?
Балалар. Юк!
Тәрбияче. Җир йөзендә урманнар булмаса, матур булыр идеме?
Балалар. Юк!
Тәрбияче. Бик дөрес әйтәсез, урмансыз тормышыбыз да күңелсез булыр иде. Ә анда үскән төрле-төрле агачларның файдасы санап бетергесез. Иң әһәмиятлесе – кислород бүлеп чыгарулары. Йә, әйтегез әле, агачтан нәрсәләр ясыйлар? (Балалар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә агачтан ясалган әйберләрнең исемнәрен әйтә.)
Агачларны үстерү, саклау өчен без нинди эшләр башкарабыз соң?
Балалар. Бакчабызны ямьләндереп, яшеллеккә төрүче агач-куакларны тәрбияләп үстерәбез. Кышкы салкыннарда тамырларына зыян тимәсен, өшемәсен өчен төпләренә кар өябез. Яз көне, корткычлар менүдән саклап, кәүсәләрен агартабыз. Күзәтәбез, су сибәбез, төпләрен йомшартабыз. Яшь үсентеләр утыртабыз.
Тәрбияче. Һәрберегезнең дә яраткан, ошаткан агачы бар. Игътибар белән карап әйтегез әле: ул агач менә бу урманда үсәме? Ул сезгә кай ягы белән ошый? Сез ул агач турында нәрсәләр беләсез? (Балалар урманны күзәтә, аннан берәм-берәм җавап бирәләр.) Рәхмәт, фикерләрегезне яшерми әйтүегез өчен. Бакчабызга кайткач, үзегезгә ошаган агачның рәсемен ясап, «Минем агачым» дигән альбомга урнаштырырсыз. «Буыннар аллеясы»нда агач үсентеләре утыртканда, шул альбомнан карап, сез яраткан агачларны бергәләп утыртырбыз.
(Урман хуҗасы күренә.)
Урман хуҗасы. Кунаклар бар икән. Исәнмесез, балалар!
Тәрбияче һәм балалар. Исәнмесез. Әйе, кунакка килдек.
Урман хуҗасы. Күрәм, бик тәртипле, сабыр, түзем икәнсез. Сез – табигатьнең чын дуслары.
Тәрбияче. Әйе, без урманның тынычлыгын бозмыйбыз, читтән генә күзәттек, күп серләренә төшендек, инде кайтыр вакыт та җитте.
Урман хуҗасы. Туктагыз әле, ашыкмагыз, бераз кунак булыгыз. Мин урман турында күп белүче, тыйнак балаларны бик яратам, хөрмәт итәм. Урман һәм анда яшәүче барлык тереклек тә шулай. Акыллы балаларны үз итә, күчтәнәчләре белән сыйлый. Әйдәгез, рәхим итегез, түргә узыгыз, шифалы чәебездән авыз итегез, менә сезгә бал кортлары тәмле бал китерде.
(Урман хуҗасы, тәрбияче, балалар алдан әзерләп куелган табынга җайлап урнаша, сый-нигъмәтләр белән чәй эчәләр.)
Тәрбияче. Рәхмәт сезгә, Урман хуҗасы.
Балалар. Рәхмәт сезгә, бик тәмле булды.
Урман хуҗасы. Үзегезгә дә рәхмәт, тагын кунакка килегез.
Тәрбияче. Инде кунакка сезне без чакырабыз. Сезнең килүгә балалар белән «Урман әкияте»н уйнап күрсәтербез. Шәһәребездәге «Буыннар аллеясы» белән таныштырырбыз. Ә хәзер сезнең игътибарыгызга өйрәнгән шигырьләребезне тәкъдим итәбез, рәхим итеп тыңлагыз.
(Балалар Р.Миңнуллинның «Урманда», Р.Фәйзуллинның «Табигать кочагында» авторларның туган табигатебезгә багышлап язган шигырьләрен яттан сөйли. Шигырьләр сөйләгәч, балалар, урман һәм Урман хуҗасы белән саубуллашып, җырлый-җырлый кайтыр юлга чыга.)
Тәрбияче.
Җир-анабыз, табигатең гүзәл,
Иксез-чиксез дала-кырларың.
Суларың саф булсын, һаваң чиста,
Шаулап торсын яшел урманың!
Комментарийлар