Логотип Магариф уку
Цитата:

ТАРИХ УКЫТУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МАСТЕР-КЛАСС

Гөлниса МӨСӘГЫЙТОВА, Куныр урта мәктәбенең I квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысыТема. Тарих дәресләрендә кластер, синквейн төзү алымнарын куллану.Максат. Укытучыларның һөнәри...

Гөлниса МӨСӘГЫЙТОВА, Куныр урта мәктәбенең I квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы


Тема. Тарих дәресләрендә кластер, синквейн төзү алымнарын куллану.

Максат. Укытучыларның һөнәри үсешенә шартлар булдыру; тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологияләрен куллану алымнары белән таныштыру, әлеге алымнарны практик кулланырга өйрәтү.


Кулланылган технология. Тәнкыйди фикерләү технологиясе.
Алымнар. Кластер, синквейн төзү.
Дәрес тибы. Информацияле текст белән эш.
Үткәрү формасы. Мастер-класс.

Җиһазлау. Компьютер, проектор, презентация, кәгазь битләре, маркерлар.


Мастер-класс барышы.

Укытучы. Хәерле көн,  хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне «Тарих дәресләрендә кластер һәм синквейн алымнарын куллану» дигән темага уздырылачак мастер-класс эшендә катнашырга чакырам. Эшкә керешкәнче, төркемнәргә бүленеп куйыйк. Сезнең кулларыгызда 2 төрле төстәге визитка. Әйдәгез, шул төсләр буенча төркемнәргә бүленеп утырыйк.


Хәзер игътибарны экранга юнәлтик. (1 нче слайд)


Мастер-классыбызның темасын шуңа карап  билгеләп карыйк. Әйе, дөрес: «Петр I нең дәүләт реформалары». (2 нче слайд)


Әлеге теманы үткәндә дәрескә кластер һәм синквейн алымнарын кертеп җибәрү укучыларның кызыксыну, фикерләү сәләтләрен тагын да үстерә. Бу алымнарны дәреснең төрле этабында кулланырга була.


Нәрсә соң ул кластер? (3 нче слайд)


«Кластер» сүзе бәйләм, тәлгәш дигәнне аңлата. Бу алымның асылы – булган белемнәрне системага салу. (4 нче слайд)


1. Кызыксындыру – булган белемнәрне искә төшерү; яңа темага кызыксыну уяту; укучыларда максат булдыру.


2. Аңлау, мәгънәсенә төшенү – яңа мәгълүмат кабул итү, максатларны ассызыклау.


3. Рефлексия – өйрәнелгән мәгълүматны иҗади анализлау, бәяләү, яңа максатлар  кую.


Кластер дәрес материалын график калыпка салуны күздә тота. (5 нче слайд)


Төп мәгънәне белдергән сүз уртага языла, аңардан төрле якка киткән уклар бу сүзне ачыклаучы башка сүз, сүзтезмәләр белән бәйли. Шулай итеп, бер сүзне, төшенчәне ачыклаучы бик күп мәгълүмат җыела. 


Кластер төзү 2 этаптан тора (6 нчы слайд):   


I этап – этап мәгълүмат туплау;


II этап – тупланган мәгълүматны системага салу.


Әгәр кластерны  яңа теманы аңлата башлагач төзесәк, ныгыту өлешендә тулыландырырга мөмкин. Ул дәрес темасы буенча балаларның ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуын күрсәтә, укучыларның белеме ныгытыла.


Ә хәзер 2 төркемгә эш бирелә. Әйдәгез, без сезнең белән бүгенге темага карата кластер төзеп карыйк.  (Һәр төркем үз кластерын төзи. Ахырда эшләр тикшерелә.) (7 нче слайд)


Кластерлар төзү дәрестә төркемле эш алымнарын оештырганда да уңайлы. Чөнки  бу очракта  төркемнәрнең һәркайсына аерым подтемага кластер төзү мөмкинлеге туа. Һәр төркемнең эшен тыңлаганнан соң,  укытучы дөрес версияне тактада күрсәтә, эшләр анализлана. Шушы формада укучыларга һәр реформага кластер төзүне өй эше итеп  бирергә мөмкин.


Алдагы алым –  синквейн. Синквейн – рефлексия этабы өчен иң уңайлы алым. (8 нче слайд)


Синквейн  французчадан тәрҗемә иткәндә  5 юллык шигырь дигән мәгънәне белдерә. (9 нчы слайд)


Синквейнны язу тәртибе:


1 нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем.


2 нче юл.  Синквейн темасына туры килә торган ике сыйфат.


3 нче юл. Синквейн темасына хас булган өч фигыль.


4 нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза,   җөмлә. Ул укучының темага мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш.


5 нче юл. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә. Резюме.


Мисал өчен мин сезгә үз укучыларым төзегән бер синквейн үрнәге тәкъдим итәм (10 нчы слайд)


РЕВОЛЮЦИЯ


АЯУСЫЗ, КАНКОЙГЫЧ


ҖИМЕРӘ, БЕТЕРӘ, ЮККА ЧЫГАРА


БУЛА КҮРМӘСЕН ҮЛЕМ


Без хәзер сезнең белән Петр I шәхесенә карата синквейн төзеп карыйк. (Мастер-класста катнашучы һәр укытучы үзе синквейн төзи. Соңыннан алар белән танышып чыгыла, нәтиҗә ясала.)


Тема бер үк төрле булса да, синквейнның нәтиҗәләре төрлечә чыгарга мөмкин. Ә бу – укучыларга тарихи шәхесне һәм аның эшчәнлеген һәръяклап анализларга мөмкинлек бирә, хәтерләрендә дә яхшырак саклана. (11 нче слайд)


ПЕТР I


КЫЗЫКСЫНУЧАН, МАКСАТЧАН


СУГЫША, ТӨЗИ, ОЕШТЫРА


ЧЫН БӨЕК ПАТША ИМПЕРАТОР


(12 нче слайд)


ИДАРӘЧЕ


МАКСАТЧАН, ИРЕШҮЧӘН


ОМТЫЛА, ҮЗГӘРТӘ, ҮСТЕРӘ


ҮЗ АРТЫННАН ӘЙДӘП БАРУЧЫ ИЛБАШЫ


 Мастер-классыбызның ахырында мин сезгә бер синквейн укып китәсем килә (13 нче слайд):


УКЫТУЧЫ


ЯГЫМЛЫ, БЕЛЕМЛЕ


ӨЙРӘТӘ, ТӘРБИЯЛИ, БУЛЫША


ЯХШЫ ДУС, ИПТӘШ ОСТА


Кадерле хезмәттәшләрем, нәкъ шушы синквейндагыча укучыларыбызның яраткан мөгаллимнәре, ярдәмчеләре булып эшкә сөенеп килергә, кайтырга язсын. Ә иң мөһиме: гаиләләребездә тынычлык, тигезлек, сәламәтлек хөкем сөрсен. Игътибарыгыз, миңа ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ