Татар мәктәпләренең V–XI сыйныфлары өчен татар теленнән контроль эшләр (2016–2017 уку елының икенче яртысына)
Укучыларның белемен тикшерәбезV сыйныфДиктантКыш үзенчә матур!Юлымны дәвам иттерәм. Битләремне чеметтереп, шаян җил сызгырып үтте. Кыш кышлыгын итмәсә, җәй җәйлеген итмәс, дип, юкка гына әйтмиләрдер и...
Укучыларның белемен тикшерәбез
V сыйныф
Диктант
Кыш үзенчә матур!
Юлымны дәвам иттерәм. Битләремне чеметтереп, шаян җил сызгырып үтте. Кыш кышлыгын итмәсә, җәй җәйлеген итмәс, дип, юкка гына әйтмиләрдер инде. Я, ярый, без синең карлы бураныңа да, салкыннарыңа да риза. Карыңны басу-кырларга күбрәк яудыра күр, уҗымнар өши күрмәсен, көзен мул уңыш җыясыбыз бар. Җәй кыштан беленә, ди бит халкым. Кышын кары белән сөендерсәң, җәен яңгырлары белән җирне сыйларсың, Табигать-ана!
Быелгы кыш карны бигрәкләр дә мул яудырды инде. Йөрер юлларыбыз кар көртләренә күмелде. Шәһәр урамнарында хәрәкәт тукталды. Шулай да сиңа үпкәләмибез без, кышым! Шушы матурлыкны бер күрергә гаҗиз булган илләр дә бар бит әле. Ә бездә кары да, яңгыры да, чәчәкле җәе дә бар. Һәр фасыл үзенчә матур! (107 сүз.) (Д.Гайнетдиновадан)
Бирем. Юлымны, көзен, җәен, яңгыр, табигать, быелгы, шаян, уҗымнар, йөрер, җәй сүзләрендәге аваз һәм хәрефләрне күрсәтергә.
Табигать сүзенә тулы фонетик анализ ясарга.
VI сыйныф
Диктант
Сихри кыш
Табигатьнең ак һәм пакь чагы. Тирә-юнь зәңгәр ак томанга төренгән. Чыршы-наратлар, иңнәренә челтәрле ак шәл ябынып, тездән карга чумган. Ә зифа каеннар ак яфрак-алкалары белән мактана шикелле... Бар җиһанда тоташ бәйрәм диярсең. Күбәләктәй ап-ак карлар, һавада бөтерелеп, иңнәреңә куна.
Кышның гүзәллеген күрим дисәң, урман ишеген шакы... Юк-юк, уята күрмә берүк, күзәт кенә. Әнә кышкы урман тын гына йоклый. Гаҗәеп серле тынлык, ник бер тавыш ишетелсен!.. Юри генә аваз салсаң, тавышың әллә кайларга, еракларга китеп югалыр сыман.
Ә яктылык берни белән дә чагыштыргысыз, әйтерсең лә урман өстенә энҗе-мәрҗән сибеп чыкканнар, бөтен җир, агач-куаклар, ачык урыннар – бары да ап-ак... Мамыктай ак кар өстеннән, күзләрне камаштырып, кояш нурлары сибелә. Мондый мул, сихри яктылык бары тик ап-ак кышта гына була ала. (115 сүз.) (Д.Гайнетдиновадан)
Бирем. 1. Тексттан 5 сыйфат язып алырга.
- Гүзәллеген сүзенә тулы морфологик анализ ясарга.
VII сыйныф
Диктант
Фазыл гадәттәгедән иртәрәк уянды. Әнисенең чиләк тотып сыер саварга чыгып киткәнен ишетүгә, урыныннан сикереп торды. Йодрыклары белән күзләрен уып алды да, кесәсенә бер кисәк икмәк салып, чыбыркысын өстерәп, аргы урамга көтү куарга чыгып йөгерде.
Әнисе, иртәнге эшләрен бетереп, Фазылны чәй эчәргә уятырга дип керсә, аннан җилләр искән иде инде.
– Тагын чыгып тайган, юньсез малай. Тәмам сихерләде бит бу Нурулла, ниләр генә эшләтеп карарга соң? – дип, үз-үзе белән сөйләште Гөлнәзирә.
Фазыл исә, көтүне болынлыкка алып төшеп, әле чыгы да кибәргә өлгермәгән үләннәр арасына кереп чумды... Рәхәт иде аңа. Нурулла абыйсын якын күрә ул. Нурулла абыйсы Фазылга нинди генә чыбыркылар үреп бирмәде икән?!.. Чыбыркы шартлатырга да ул өйрәтте бит аны. Тал чыбыгыннан ничәмә-ничә сыбызгы гына ясап бирде аңа! (116 сүз.) (Д.Гайнетдиновадан)
Бирем. Тексттан әйтелү максаты буенча төрле җөмләләргә мисаллар язып алырга.
VIII сыйныф
Диктант
Кышкы иртәдә
Җир өстенә йомшак ак кар төшкән фасыл иде. Сәрвиназ, иртәнге тонык яктылыкка уянып, күзләрен ачты. Җылы ятагыннан торып, урамга күз ташлады. Тәрәзә каршындагы бакча читендә йомшак кар күбәләкләрен тузгытып, чәүкәләр өере очып узды.
– Исәнме, кышкы иртә! – дип пышылдады ул, тәрәзәгә иелебрәк.
Кыш әйтерсең лә Сәрвиназның күңеленә җылы өрде, аңа рәхәт булып китте.
Үткән көндә кыш, кар-бураннарын туздырып, усал җилләрен җир өстеннән бөтергәләп, шактый котырынган иде. Бүген исә бөтен дөнья тып-тын, һәм бар җиһан шушы аклыкка багып тынсыз калган.
Сәрвиназ янәшәдә торган урындыкны шудырып алды да, аңа тезләнеп, тәрәзәгә иелә төште, күзләре кышкы табигатьне күзәтте. Әйтерсең лә ике арада берни юк, күңеле белән ап-ак кар өстендә ялантәпи басып тора кебек тоелды аңа. Күпме шулай торыр иде икән, ниһаять, тәрәзә пыяласы аша тәненә суык йөгерде. Ул, әкрен генә сузылып, мамык шәлен эләктереп алды да иңнәренә салды. (138 сүз.)
Бирем. Аерып бирелгән җөмләләрнең схемаларын төзергә, төрен билгеләргә.
IX сыйныф
Республикабызда IX сыйныф укучылары өчен татар теленнән Бердәм республика тесты уздырылуын истә тотып, I яртыеллык өчен укучыларның белемнәрен бәяләү контроль эшләрен дә шул формада тәкъдим итәбез. Биремнәр өч өлештән тора. Укучылар кыска изложение язарга, тәкъдим ителгән текст буенча 9 бирем башкарырга, әдәби-иҗади инша язарга тиешләр.
Изложение өчен тәкъдим ителгән текстны укытучы ике тапкыр укып чыга. Контроль эшнең беренче һәм өченче өлешләре – аерым битләрдә, икенче өлеш бирем язылган битләрдә үк башкарыла.
Тәкъдим ителгән материаллар укучыларны имтиханнарга әзерләгәндә дә файдаланыла ала.
I бүлек
Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.
Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.
Изложениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.
Ышаныч
Ундүрт яшемдә әни мине педучилищега бирде. Сугыш вакыты, һәр көн кадерле. Мин йорт өчен кышлык утын, печән әзерлим, колхозда эшлим, көтү чиратына чыгам. Шуңа күрә, әни, минем таныклыгымны алып, үземнән гариза яздыртып, кеше аркылы педучилищега биреп җибәрә.
Җәй буе, көз буе колхозда эшләп, мин шактый йончыдым, сентябрь ахырында укырга китү турында сүз кузгаткалый башладым. Әни дәшмәде. Беренче октябрьдә иртүк уятты да, китап-дәфтәр, кашык-стакан салынган кечкенә бер сандыкны җилкәсенә күтәреп, мине өйдән алып чыгып китте.
Ундүрт яшьлек егет – мин – сандыгымны әнидән күтәртеп барам. Әмма әнинең монда да үз планы бар икән. Яшел чирәмле җир уртасындагы имән янына җиткәч, ул сүзсез генә сандыкны минем җилкәгә куйды да:
– Бар, улым, акыллы бул, алдыңны-артыңны карап йөр, – диде.
Бераз киткәч, мин борылып карадым. Әни, имән төбенә чүгәләп, ике кулын күтәреп, мине дога белән озата иде.
Өч ел уку дәверендә әни бер генә мәртәбә дә миннән ничек укуым турында сорамады. Аның ышануынча, ана теләге бала өчен закон иде. Ул үз улының яхшы укуын тели, димәк, мин яхшы укырга тиешмен. Беренче курста без дүрт класс укыдык, икенче курста ике генә калдык, ә өченче курста, дәүләт имтиханын тапшырып, аттестат алганда, бары тугыз кеше генә калдык һәм шуларның берсе мин идем. (М.Мәһдиевтан)
II бүлек
- Текстны укыгыз hәм 2–10 нчы биремнәрне үтәгез. (2–3 нче биремнәрдә дөрес җавапны сайлап алырга кирәк. 4–10 нчы биремнәрдә җавап тексттан эзләнелә, сан яки сүз белән языла.)
Әни йөрәге
(1) Яшәгән, ди, бер Колын. (2) Көннәрдән бер көнне бөтен җир өстен томан сарган. (3) Көтүче абый томан дип тормаган, барлык атларны да абзардан болынга куып чыгарган. (4) Аларга әле атна-ун көн генә элек туган Колын да ияргән.
(5) – Синең әле тешләрең дә сөт тешләре генә, тоягың да сөт тояклары гына. (6) Син бик бәләкәй әле, балам. (7) Миннән читкә китмә, юкса, сине томан йотар, – дигән аңа Күгәрчен исемле әнкәсе.
(8) – Нәрсә соң ул «томан»? – дип сораган Колын әнкәсеннән. (9) – Томан ул – җирне эчерергә һәм аның битен юарга төшкән сөт, – дигән әнкәсе. (10) «Җирнең дә томан дигән сөте бар икән», – дип уйлаган Колын, томанлы болынга йөрергә чыккач.
(11) «Җир сөтен генә эчсәм ничек булыр икән? – дип уйлаган Колын. – Ул мине йотканчы, мин аны йотыйм әле». (12) Колын, күгелҗем төстәге иренен бүлтәйтеп, томан сөтен эчәргә керешкән. (13) «Сөт эчәсе килүем дә басылыр, томан да бетәр, ә ул беткәч, кояш чыгар», – дип уйлаган ул. (14) Эчә-эчә, ул томан эченә кереп киткәнен сизми дә калган. (15) Берзаманны туктап, як-ягына каранса – әнкәсе дә юк, бүтән атлар да юк, ди.
(16) «Тукта әле: бу томанны кимерсәм нишләр икән? (17) Минем тешләрем сөт теше ләбаса. (18) Томан да сөт!» – дип уйлаган Колын һәм томанны тешләргә, кимерергә ябышкан. (19) Юк, томан таралмаган да таралмаган. (20) Колынның башына тагын бер уй килгән: «Тукта әле, сөт тоякларым белән тибеп куркытып карыйм әле, нишләр икән?» (21) И тотынган Колын томанга тибәргә! (22) Тик томан таралырга уйламаган да!
(23) Аптырагач-йөдәгәч, Колын туктаган. (24) Болын тып-тын икән. (25) Колынкай колакларын сагайткан. (26) Һәм шунда дөп-дөп иткән тавыш ишеткән. (27) Башта ул аны әнкәсенең тояк тавышына ошаткан. (28) Әнием мине эзли, миңа таба килә, хәзер табып алыр дип көткән. (29) Әмма әнисе юк та юк, ди. (30) Шунда ул дөп-дөп иткән тавышның тояк тавышы түгеллеген аңлаган. (31) Дөп-дөп иткән аваз әнкәсенең йөрәк кагуы икән. (32) Колынкай шул тавышка таба киткән һәм тиздән әнисе янына килеп җиткән.
(33) – Адашканда, синең йөрәгең типкәнне тыңларга кирәк икән, әнием, әйеме? – дигән Колын. (34) Әйе, адашканда да, адашмаганда да, әнкәңнең йөрәге ничек тибүен онытмаска, әнкәң йөрәге типкән якка таба барырга кирәк. (35) Шулай бит! (Әхәт Гаффардан)
- Сингармонизм законына буйсынмаган сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.
1) Көннәрдән бер көнне бөтен җир өстен томан сарган.
2) Аларга әле атна-ун көн генә элек туган Колын да ияргән.
3) Берзаманны туктап, як-ягына каранса – әнкәсе дә юк, бүтән атлар да юк, ди.
4) И тотынган Колын томанга тибәргә!
- Синонимнар кулланылган җөмләне күрсәтегез.
1) – Синең әле тешләрең дә сөт тешләре генә, тоягың да сөт тояклары гына.
2) Берзаманны туктап, як-ягына каранса – әнкәсе дә юк, бүтән атлар да юк, ди.
3) «Томан да сөт!» – дип уйлаган Колын һәм томанны тешләргә, кимерергә ябышкан.
4) Тик томан таралырга уйламаган да!
- 24–29 нчы җөмләләр арасыннан ясалма фигыльне табып языгыз.
Җавап:________________________________________________
- 20–24 нче җөмләләр арасыннан артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатны табып языгыз.
Җавап:________________________________________________
- 24-28 нче җөмләләрдән фразеологик әйтелмәне табып языгыз.
Җавап:________________________________________________
- 4 нче җөмләдән хәбәрне күчереп языгыз.
Җавап:________________________________________________
- 3–6 нчы җөмләләрдән тезмә кушма җөмләне табып, номерын языгыз.
Җавап:________________________________________________
- Түбәндәге җөмләдә барлык тыныш билгеләре дә номерланган. Ия белән хәбәр арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.
–1 Томан ул –2 җирне эчерергә һәм аның битен юарга төшкән сөт,3 –4 дигән әнкәсе.5
Җавап:________________________________________________
- 16–19 нчы җөмләләрдән инкяр җөмләнең номерын языгыз.
Җавап:________________________________________________
3 нче өлеш
- 1.“Әйе, адашканда да, адашмаганда да, әнкәңнең йөрәге ничек тибүен онытмаска, әнкәң йөрәге типкән якка таба барырга кирәк. Шулай бит!” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.
Сочинениене чиста итеп языгыз.
11.2.“Ана җылысы – кояш җылысы”. Бу сүзләрнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Шул турыда сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.
Сочинениене чиста итеп языгыз.
X сыйныф
Диктант
Табигатьтә кыш тантана итә
Җир өстенә ап-ак карлар сибеп, бөтен тирә-юньне пакьләндереп, табигатьтә кыш тантана итә. Бу матурлыкны күреп калыйм дип, мин дә урман-болыннарга, чишмә-инеш буйларына ашыгам. Күр инде, мондый матурлык белән бары тик үзебезнең Татарстаныбызда гына хозурланып була торгандыр! Урман аланыннан, беренче яуган карга бизәкләр төшереп, куяннар йөгереп узган. Алар юка киемнәрен җылыга, туннарын акка ук алыштырган бугай. Әй хәйләкәр дә инде үзләре. Мине күрмәсеннәр, һөҗүм итмәсеннәр дигәннәрдер, күрәсең. Кем инде сезгә һөҗүм итәргә җөрьәт итсен ди! Рәхәтләнеп кышның ап-ак юрганында йөгерешеп уйнагыз, куянкайларым!
Үзем генә белгән таныш сукмак буйлап алга атлыйм. Рәхмәт инде сиңа ап-ак кышым, бу кадәрле аклыкны бик сагынган идек. Йомшак келәм җәелгән табигатькә хәйран калам. Күр инде, күр, рәхмәт яугырлары, кайбер кошлар да күренеп киткәлиләр. Юлда арыгансыздыр инде, җанкайларым! Кая әле, сыйлыймчы үзегезне... Кесәмнән бер уч көнбагыш алам да кышның ап-ак җәймәсенә сибеп җибәрәм. Кошкайларым, шуны гына көткәндәй, канатларын җилпи-җилпи, күчтәнәчем белән сыйланалар. Тамаклары туйгач, ял итәргә янәшәдәге агачка кундылар. Туңа гына күрмәгез, кошкайларым, кышны исән-сау чыгарга насыйп итсен сезгә! (161 сүз.) (Д.Гайнетдиновадан)
ХI сыйныф
Изложение
Чишмә дәшми...
Язгы кояш нурлары җирне җылытып, тау башларында пар күтәрелә башлагач, без, кызлар, малайлар, чишмә башына җыелабыз. Куышлы, качышлы, буяу сатышлы уйныйбыз. Кошларның җылы яктан кайтуын түземсезләнеп көтәбез. Әнә, безгә сәлам бирә-бирә чылбырдай тезелеп, кыр казлары кайта. Аларны күрү белән без, бер-беребездән уздырып, җирдән салам бөртекләре җыярга керешәбез. Алар күздән югалгач, җыйган саламнарыбызны күлмәк итәгенә салып, өйләребезгә йөгерәбез. Кыр казлары килгәндә, казлар утырган ояга күпме салам бөртеге җыеп салсаң, каз бәбкәләре шулкадәр күбрәк чыга икән, имеш. Яңадан чишмә башына йөгерәбез. Анда хәлебез беткәнче уйныйбыз да, сусавыбызны басар өчен тау астына төшеп, йотлыга-йотлыга чишмәдән су эчәбез.
...Бервакыт чишмәнең суы кимеде. Бу хәл авыл халкын бик борчыды. Озак та үтмәде, каяндыр олы агайлар килеп чишмәне караганнар да шартлатырга кирәк дигән фикергә килгәннәр.
Тын бер иртәдә минем колагыма көчле шартлау тавышы ишетелде. Мин тиз генә урамга атылып чыктым. Күрәм, бөтен халык чишмәгә таба йөгерә, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, үзләре нидер сөйләшәләр. Аларга мин дә иярдем. Чишмә башындагы таш кисәкләрен, балчык өемнәрен күреп, йөрәк әрнеп куйды. Тау астына, чишмә аккан урынга төшәм. Чишмә бөтенләй капланган, улагы чәрдәкләнеп төрле якка сибелгән. Бу күренеш мине тетрәндереп җибәрде. Ирексездән күзләремә яшь капланды һәм мин, бу хәлне күрмәс өчен, өйгә йөгердем. Үкси-үкси еладым: бу бит минем изге чишмәм иде.
Шул вакыттан чишмә тынып калды, аңа кагылучы булмады. Шулай итеп, бабаларыбызны, әтиләребезне һәм безне тудырган чишмә онытыла барды. Бүгенге балалар инде чишмәне бөтенләй белмиләр. Алар елганы да гомер-гомергә шулай сусыз булганнар дип күз алларына китерә булса кирәк.
Чишмә урыны аста булса да, биек тау башыннан ук аның чылтырап агуы ап-ачык ишетелеп тора иде. Күпме барып мин синең тып-тын чагыңны күрмәдем, чишмәм!
Җәйге челләләрдә дә, чатнама суыкларда да кайнап ага идең син! Чылтырап аккан суларыңда мең гомерлек серле шифаң бар иде синең!
Менә мин кайчандыр ташып аккан чишмә янында кабат басып торам. Шомлы тынлык – чишмә чылтырамый. Мин судан мәхрүм булып яргаланып беткән җирне сыйпыйм. Ниндидер сихри көч килеп, минем гөнаһсыз кулларым менә-менә шушы чишмәне терелтер дә, минем битләремне, күзләремне юып китәр кебек. Минем сабый чагымны кире кайтарасым һәм җир куенында капланып калган чишмәне терелтәсем килә. Җиргә ятып тыңлап карыйм, минем колагыма чишмә тавышы ишетелә. Иреннәрем белән җиргә орынам, җылы һава өрәм – әйтче, чишмәм, ничек кенә итеп сиңа җан кертим соң? Ярсый-ярсый аксаң, күңелләргә бетмәс-төкәнмәс дәрт өстәсәң иде. Кайчан да булса рәнҗеттемме мин сине, чишмәм?
Дәшмисең... Кояш нурлары минем битләремне сыйпый, мин синең йомшак суыңда юынгандай булам, колагыма моңлы көй ишетелә. Ул көй минем сабый чагым истәлеге, синең агышың. Дөньяда күпме рәхәтлек, ләззәт алсам, һәммәсе өчен дә сиңа бурычлымын, чишмәм!
Кешеләр җирдә яңа матурлык тудыру өчен эзләнәләр, максатларына ирешү өчен күпме көч куялар. Ә аяк астында ярдәм сорап яткан чиксез бай хәзинәнең йөзенә басып йөриләр. Менә сине дә бик күп кешеләр көтә бит, чишмә! Син булмагач, бу дөньяда нинди зур сихри гүзәллек җитми. (461 сүз)
(Д. Гайнетдиновадан)
Комментарийлар