Татар теле – дуслык теле
(Сыйныфтан тыш чара)Гөлнара ИДИЯТУЛЛИНА,Түбән Камадагы 26 нчы урта мәктәпнең I нче квалификация категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысыБөек язучыбыз Галимҗан Ибраһимов үз заманында: “Күп белдерүг...
Гөлнара ИДИЯТУЛЛИНА,
Түбән Камадагы 26 нчы урта мәктәпнең I нче квалификация категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы
Бөек язучыбыз Галимҗан Ибраһимов үз заманында: “Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгы салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр”, – дигән. Аның бу сүзләре бүген дә бик актуаль. ФДББС таләпләре буенча белем бирүнең төп максаты – укучыга белем, күнекмәләр суммасын җиткерү генә түгел, ә аның үзен мөстәкыйль белем алырга һәм тормышта иҗади кулланырга өйрәтү. Бу максатны үз эченә алган инновацион технологияләрнең берсе – тәнкыйди фикерләү технологиясе.
Тәнкыйди фикерләү технологиясе – мәгълүматны кабул итү, төшенү, хәтердә калдыру, анализлау, чагыштыру, бәяләү. Башкаларның фикерләрен тыңлау, бәяләү, чагыштыру. Төрле дәлилләр нәтиҗәсендә үз фикереңне тудыру. Шушы технологиягә нигезләнеп төзелгән сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсен 5-6 сыйныфларда кулланырга мөмкин.
Чаранаң максатлары:
- Татар теленең дөнья телләре арасындагы ролен билгеләү.
- Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.
- Төрле милләт вәкилләре арасында дуслык, туганлык хисләре тәрбияләү.
Чара барышы
- Оештыру – мотивлаштыру
Укытучы. Исәнмесез, хәерле көн, –
Диеп сезгә эндәшәм!
Бүген без тапшыру әзерлибез,
Исеме “Мин татарча сөйләшәм!”
- Актуальләштерү
Укытучы. Татарстан шәһәрләрендә, мәктәпләрендә ел саен «Мин татарча сөйләшәм» акциясе үткәрелә. Бүген без шул турыда сөйләшербез. Бергәләшеп шул чараны әзерләрбез, аралашырбыз.
– Сез төркемләп утырасыз. Төркемдәге һәр кеше җавап бирергә тиеш. Җавап бирә алмаганга төркем булышырга тиеш. Һәр төркемнең үз җаваплы кешесе дә бар. Җаваплы кешеләр үз төркемендә эшне оештырырлар.
1 нче төркем интервью алырга, 2 нче төркем мәгълүмат тупларга, 3 нчеләр репортаж ясарга тиеш булалар.
Игътибарлы булыгыз! Мин сезгә уңышлар телим!
III. Уку мәсьәләсен кую
Теманы чыгару.
Укытучы. Тапшыруның исеме ничек булыр икән? Әйдәгез, сөйләшеп алыйк әле.
– Татарстанда дәүләт телләре нинди? (Рус һәм татар.)
– Татар телен өйрәнү кирәкме? Ни өчен кирәк?
(Бер-берең белән аралашу, дус яшәү, бер-береңне аңлау, хөрмәт итү ярдәмләшү, бердәм булу өчен.)
– Кешеләр арасындагы мондый мөнәсәбәтне ничек атала? (Дуслык.)
«Идеяләр кәрзине» алымы
Укытучы. Дуслык нәрсә ул? (Дуслык – аралашу, дус яшәү, хөрмәт итү, ярдәмләшү, бердәм булу, бер береңне аңлау.)
– Димәк, бүген без нәрсә турында сөйләшербез? (Дуслык турында.)
– Димәк, тапшыруыбызның исеме – “Татар теле – дуслык теле”. Бүген татар телендә дуслык турында сөйләшербез.
- Уку мәсьәләсен чишү
Укытучы. Шәһәребезнең “Шатлык” сәүдә үзәге каршындагы мәйданда “Мин татарча сөйләшәм” акциясе уздырдык. Шатлык – нәрсә дигән сүз ул? (Радость)
– Синонимнары нинди? (Куаныч, сөнеч.)
– Дуслар белән очрашу, аралашу һәрвакыт шатлык. Без дә хәзер дусларыбыз белән аралашырбыз.
1 төркемгә «Гади һәм катлаулы сораулар» алымын кулланып дусларыннан интервью алырга кирәк булыр.
Гади сораулар | Катлаулы сораулар |
Синең дустың бармы? | Дус булу өчен, нинди булырга кирәк? (Дуслыкның кадерен белә торган кеше булырга кирәк) |
Алар нинди милләт кешеләре? | Халыклар, илләр арасындагы дуслыкны ничек аңлыйсыз? (Бер-берен аңлап, ярдәм итүче, тыңлаучы һәм аңлый белүче) |
Сез бергә нишлисез? | Дус яшәр өчен нишләргә кирәк? (Бер- береңне хөрмәт итәргә, аңларга кирәк) |
– Телне өйрәнүгә этәргеч сәбәпләр нинди булырга мөмкин?
«Проблемалар тәгәрмәче» алымы
1) тәрбия җитмәү проблемасы;
2) дус яшәргә теләмәү проблемасы;
3) телне өйрәнергә теләмәү проблемасы;
4) телнең киләчәге юк дип уйлау проблемасы.
– Ничек уйлыйсыз, әлеге проблемаларны ничек чишеп була?
2 төркем «Буталган логик чылбырлар» алымы ярдәмендә урыннары буталган сүзләрдән җөмләләр төзи.
- Җир йөзендә дуслык булсын өчен, илләр һәм халыклар бер-берсен хөрмәт итәргә тиешләр.
- Сөйләшәбез төрле телләрдә, аңлашабыз дуслык телендә.
– Димәк, аралашу теле нинди тел? (Дуслык теле)
3 төркем «Ачкыч сүзләр нигезендә хикәя-күзаллау» алымын кулланып бирелгән сүзләрдән монолог төзеп, репортаж ясый.
Дуслык, очрашу, халыклар, телләр, бәйрәм, шәхесләр, татарча сөйләшәбез, йорт, аңлашабыз.
“Синквейн” алымы
- Татар теле.
Бөек, куәтле.
Сөйләшәбез, яратабыз, уйланабыз.
Бөтен җир шарына сибелгән.
Тукай теле.
- Татар теле.
Кирәкле, бай.
Кулланыла, аралашабыз, хөрмәт итәбез.
Татар теле Татарстанда өйрәнелә.
Шагыйрьләр теле.
- Татар теле.
Матур, милли.
Өйрәнелә, моңландыра, шатландыра.
Икенче дәүләт теле.
Дуслык теле.
- Рефлексия
Укытучы. Татар теле никадәр бай, матур, үзенчәлекле, серле. Аның сере нәрсәдә?
1) Аралашу барышында туган дуслыкта.
2) Кешене ягымлы сүзләр җылыта, дуслаштыра.
Укытучы. Ягымлы сүзләр безне үстерә, канатландыра. Дуслык – ул матур мөнәсәбәтләр. Димәк, менә шушы матурлык яшәсә, телебез дә, җиребез дә яшәр. Бүген без нинди телдә сөйләштек? (Татар телендә.)
– Нәрсәләр эшләдек? (Татарча матур итеп сөйләштек, аралаштык, аңлаштык.)
– Сезгә “Татарча өйрәнәбез!” акциясендә катнашкан өчен бүләкләр тапшырабыз!
- Йомгаклау
Җирне саклап кала алмабыз,
Дуслашмаган килеш без.
Шуңа күрә барыбыз да,
Дус булырга тиеш без.
Без яшибез бер үк җирдә,
Без – күршеләр,
Без, әйдәгез, дуслар булыйк,
Без – кешеләр.
Үскәчтен дә дошман булмыйк
Беребез дә.
“Дуслык” сүзе булсын безнең
Телебездә”, – дип язган танылган шагыйрь Роберт Миңнуллин.
Комментарийлар