Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теленә өйрәтүдә - сүз уеннары

Фирдәвес ШАКИРОВА,Казандагы 240 нчы балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесеИке телдә аралашырга өйрәтү мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү эшчәнлегенең мөһим өлеше булып тора....

Фирдәвес ШАКИРОВА,
Казандагы 240 нчы балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Ике телдә аралашырга өйрәтү мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү эшчәнлегенең мөһим өлеше булып тора. Бу чорда балаларның тел өйрәнүгә сәләте югары була, моннан тыш кече яшьтә алынган белемнәр хәтергә ныграк сеңеп кала. Эшчәнлек вакытында үзләштерелгән тел материалы көндәлек аралашуда гына түгел, уеннар үткәрү, диалоглар төзү, әдәби әсәрләр сәхнәләштерү аша ныгытыла. Белем бирү эшчәнлегендә иң еш кулланыла торган методларның берсе – уен, чөнки уен – баланың төп шөгыле, ул тормышны уйный-уйный  өйрәнә.


Белем һәм тәрбия бирү барышында сүз уеннары киң кулланыла. Уенда катнашучы балалар яңа сүзләр өйрәнеп кенә калмый, ә фикерләү процессына нигезләнгән төрле биремнәр үти, хәрәкәтләр башкара. Мәсәлән, уртак билгегә ия булган предметларны берләштерә, бер темага караган сүзләрне аерып күрсәтә, артык булган сүзне таба һ.б.


Мондый уеннар уйнаганда, балаларның сөйләм теле байый, хәтере, игътибары, фикерләү дәрәҗәсе үсә, җөмләләрне грамматик һәм мәгънә ягыннан дөрес төзү күнекмәләре формалаша.


Төрле уеннар аша балаларның белем алу теләге арта, ә бу – мәктәпкә әзерлек чорында бик мөһим. Ләкин иң әһәмиятлесе – әлеге уеннар татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята, белем алуга уңай караш тудыра. Игътибарыгызга берничә сүз уены тәкъдим итәбез.


1. “Предметны саны буенча бел”


Максат: лексиканы, саннарны кабатлау, хәтерне яхшырту.


Уен барышы. Магнит тактага төрле сандагы предметлы рәсемнәр урнаштырыла. Мәсәлән: 1 туп, 2 алма, 3 курчак, 4 машина, 5 куян, 6 бәрәңге, 7 суган, 8 кишер, 9 кыяр, 10 кәбестә. Тәрбияче бер сан әйтә. Әйтик, өч, ди, ә балалар шушы санда булган предметны атарга тиеш.


 


2. “Нәрсә уртак?”


Максат:  фикерләү дәрәҗәсен үстерү.


Уен барышы. Тәрбияче ике сүз әйтә, балалар бу сүзләрнең уртак терминын атыйлар.


Алма, виноград – җиләк-җимеш.


Кыяр, кишер – яшелчә.


Песи, эт – йорт хайваннары.


Чалбар, күлмәк – кием.


 


3. “Мин башлыйм, син тәмамла”


Максат: уен барышында таныш сүзләрне активлаштыру, сөйләм культурасын камилләштерү.


Уен барышы. Тәрбияче җөмләне башлый, ә балалар, кирәкле сүзне кулланып, җөмләне тәмамлыйлар.



  1. Мин ипи ... (ашыйм, яратам).

  2. Әни күлмәк ... (кия, сала).

  3. Малай караватта ... (йоклый).

  4. Син кая ... (барасың)?

  5. Сиңа ничә ... (яшь)?

  6. Әби урындыкта ... (утыра).

  7. Мин циркка … (барам).

  8. Малай чана … (шуа).

  9. Мин китап … (укыйм).

  10.  Малай футбол … (уйный).


4. “Хатаны тап”


Максат:  лексиканы кабатлау, хәтерне яхшырту.


Уен барышы. Өч сүзтезмә әйтелә, балалар шулар арасыннан дөрес булмаганын атыйлар.


1. Тәмле ипи, тәмле туп, тәмле алма.


2. Зур аю, зур бүре, зур тычкан.


3. Баллы кишер, баллы алма, баллы суган.


4. Кызыл алма,  кызыл лимон, кызыл тәлинкә.


5. Кара чалбар, кара өстәл, кара куян.


6. Яшел кыяр, яшел күлмәк, яшел бүре.


7. Зәңгәр чынаяк, зәңгәр суган, зәңгәр туп.


8. Ак куян, ак төлке, ак песи.


5. “Артык сүз”


Максат: игътибарлыкны арттыру, уртак сыйфатларга бәйле предметларны төркемли белү.


Уен барышы. Тәрбияче сүзләр әйтә, балалар “артык” булганын табалар. Әни, әти, әби, бабай, песи, малай, кыз.


1. Исәнме, сау бул, ипи, рәхмәт.


2. Ипи, сөт, эт, алма, чәй.


3. Курчак, туп, машина, малай, аю, куян.


4. Песи, эт, сөт, аю.


5. Бер, ике, аша, дүрт, биш.


6. Утыр, аша, курчак, эч, уйна.


7. Тәмле, матур, зур, туп, пычрак.


6.  “Нәрсә? Нинди?”


Максат: лексиканы ныгыту, уйлау сәләтен үстерү.


Уен барышы.


 1 нче вариант.  Тәрбияче предметның билгесен аңлаткан бер сүз әйтә, балалар шушы билгегә туры килердәй предметны атыйлар.


1. Тәмле: алма, чәй, ботка, аш, алма, кишер.


2. Матур: күлмәк, чалбар, туп, курчак, тәлинкә.


3. Чиста, пычрак: кашык, чынаяк, өстәл, урындык.


4. Зур, кечкенә: алма, кишер, суган, бәрәнге, күлмәк, кашык.


2  нче вариант.  Тәрбияче предметның билгесен аңлаткан бер сүз әйтә, соңынан предмет атамаларын санап китә. Билгегә туры килгән сүз очрагач, балалар кул чәбәклиләр.


Кызыл: алма, кыяр, суган.


Сары: суган, лимон, кәбестә.


Яшел: кәбестә, алма, бәрәңге.


Зәңгәр: тәлинкә, күлмәк, кишер.


Ак: песи, куян, аю, бүре.


7. “Дәвам ит”


Максат: лексиканы ныгыту,  хәтерне яхшырту.


Уен барышы:  Балалар түгәрәк ясап утыралар. Беренче бала бер сүз әйтә. Мәсәлән, аю.  Икенче бала шушы сүзне кабатлый һәм үзеннән бер сүз әйтә. Мәсәлән, аю, бүре. Уен шулай дәвам итә. Уенның шарты – сүзләрнең тәртибен бутамау.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ