Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарчага өйрәтә “Юл йөрү әлифбасы”

Гүзәл Фәхриева,Казандагы 166 нчы балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесеМәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларга татар теле сөйләм үстерү эшчәнлегендә генә түгел, белем бирү программасының...

Гүзәл Фәхриева,
Казандагы 166 нчы балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесе

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларга татар теле сөйләм үстерү эшчәнлегендә генә түгел, белем бирү программасының барлык юнәлешләре буенча эш алып барганда да өйрәтелә. Әлеге язмада мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Юл йөрү әлифбасы”н үзләштергәндә: юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре белән танышканда, шул кагыйдәләрне тормышта куллану күнекмәләре формалаштырганда татар телендә аралашырга өйрәтү мөмкинлекләре турында сүз алып барырбыз.


Тема буенча эшне башлаганчы, узган елларда башкарылган эшчәнлек нәтиҗәләренә нигезләнеп һәм төркемдәге балаларның яшь үзенчәлекләрендәге үзгәрешләрне истә тотып, еллык план яздым. Анда әти-әниләр, белгечләр (музыка җитәкчесе, логопед, рус теле тәрбиячесе) белән берлектә башкарыла торган эш төрләре дә яктыртылды. Еллык планга нигезләнеп, перспектив план төзедем.


Аннан соң тема буенча методик әдәбият, басма һәм электрон “Мәгариф” журналлары һәм “Сабантуй” журналы сайты материалларын; ата-аналар, балалар һәм яшүсмерләр өчен чыга торган “Юный спасатель” журналыннан, “Добрая дорога детства” газетасыннан һәм Интернеттагы башка чыганаклардан алынган материалларны туплап бару өчен, тематик папка ачтым. Рус телендәге материалларны, җентекләп өйрәнеп, балалар бакчасы өчен яраклаштырып, татарчага тәрҗемә иттем.


Перспектив пландагы эш төрләренең берсе – нәниләрнең гомуми үсешендә һәм татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүдә ярдәм итә торган, урамда йөргәндә үзеңне дөрес тоту, алган белемнәрне тормышта куллана белү күнекмәләре булдыра торган төрле чаралар уздыру. Әлбәттә, алар татар телендә үткәрелә.


 “Инспектор абый (апа) дәресләре” – шундый чараларның берсе. Тәрбияче апа сөйләгәннәр кызыклы булса да, махсус форма кигән һәм татар телендә аңлаешлы, матур сөйләшүче инспектор абыйны (апаны) тыңлау, аның сорауларына дөрес итеп татарча җавап бирү балалар өчен аеруча кызыклы һәм файдалы.


Балаларның белемнәрен ныгытуда, системалаштыруда, сүз байлыгын арттыруда уеннар файдалану уңай нәтиҗәләр бирә. Сюжетлы-хәрәкәтле уеннарда балалар рольләрне теләп башкаралар. Рольләргә кереп уйнаганда, тел өйрәнү мохиты тудырыла. Балалар татарча сүзтезмәләрне кабатлыйлар, тулы җөмләләр белән сөйләшеп, сөйләм телен камилләштерәләр, сүз байлыгын арттыралар.


 Нәниләрне активлаштыру, уеннарны тормышчан мохитка якынайту өчен, төркем бүлмәсендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү почмагы (зона) оештырдым. Бу почмакта тематик уеннар үткәрер өчен кирәкле атрибутлар тупланган. Автотранспортның модель-макетларында балалар “кибет”кә, “кунак”ка баралар, “өй”гә кайталар. Уйнаганда, кайсы гына юнәлештә юлга чыксаң да, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Балалар, уенда катнашучы роленә кереп, бер-берсе белән аралашырга тиеш булалар. Мин, тәрбияче буларак, уеннарга җитәкчелек итәм, вакыйгаларны дөрес юнәлешкә борып җибәрергә ярдәм итәм; балалар бер-берсе белән диалог алып барганда, татарча дөрес итеп сөйләшүләрен контрольдә тотам, төзәтмәләр кертәм.


<…>
Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №12 (декабрь, 2014) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ