Тормышка ашкан хыял
Люция Дәүләтхан кызы СӘЛАХОВА,Кукмара муниципаль районы “Зур Сәрдек гимназиясе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы – 30 ел. Авыл укытучысы һәм беренче...
Кукмара муниципаль районы “Зур Сәрдек гимназиясе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы – 30 ел.
Авыл укытучысы һәм беренче укытучы... Мин бу сүзләрне бербөтен итеп, янәшә күрәм, чөнки мин үзем дә авыл җирендә туып-үскән кыз.
Әле дә хәтеремдә: миңа җиде яшьләр чамасы булгандырмы, мин күрше-тирә балаларын җыеп, аларга дәрес бирә, аларны укырга һәм язарга өйрәтә идем. Бу – минем балачак уеным. Мин, үсә бараган саен, үземне укытучы, бары тик башлангыч сыйныфлар укытучысы гына итеп күрә башладым.
Менә килде ул минем балачак хыялымны тормышка ашырыр көн. Унынчы сыйныфны тәмамлауга, мин, ике дә уйлап тормыйча, Түбән Кама педагогика училищесына юл тоттым. Мине анда бик җылы каршы алдылар. Училищеда үзем шикелле, тормышларын укытучы һөнәренә багышларга теләүче бик күп иптәшләрем һәм хөрмәтле укытучылар белән таныштым. Анда безне бик белемле, үз эшен яратучы мөгаллимнәр укытты. Укуның беренче көннәреннән үк алар укытуның барлык серләренә төшендерделәр, бөек педагогларның гаҗәеп мәгънәле сүзләрен һәрвакыт үрнәк итеп куйдылар.
Менә ничә еллар буе төшләремә кереп, мине ашкындырып торган көн килеп җитте. Күпме борчылулар, күпме дулкынландыргыч мизгелләрне артта калдырып, мин туган ягыма укытучы булып кайттым. “Мин укучыларымның яраткан укытучылары була алырмынмы? Аларга дөрес тәрбия, төпле белем бирә алырмынмы?” дигән уйлар белән укучылар каршына килеп басуларым бүгенгедәй хәтеремдә. Дистәләгән күз сынаулы карашын миңа төбәгән. Укучыларның яратып, ягымлы итеп “апа” дип дәшүләре барлык икеләнүләрне юкка чыгарды.
Инде тәүге тапкыр дәрес бирүемә дә утыз ел вакыт узып киткән. Үзенең авырлыклары белән бераз гына шүрләтеп тә алган үтәсе озын юлым инде күптән артта калган. Нурлы йөзгә күп кенә җыерчыклар, тирән күзләргә моңсу караш, күңелләргә борчу өстәлгән... Тик шулай да укучыларымның уңышларын күрү, аларның көләч йөзләрендә зур рәхмәт хисе тою барлык кайгыларны куып тарата.
Укытучы... Нинди матур, нинди серле сүз ул! Һәм нинди тирән мәгънә ята бу сүздә. Ләкин һәркем дә бу гаҗәеп исемгә лаек була алмыйдыр, минемчә. Чын укытучы булу өчен, үз өстеңдә бик күп эшләргә кирәк. Бигрәк тә авыл укытучысына. Чөнки ул – авылның йөзек кашы. Аның һәр адымы, һәрбер эше авыл халкы өчен үрнәк. Шуңа күрә хәзерге заман авыл укытучысы мәдәниятлы, зәвыклы, тирән белемле, сабыр һәм барлык яктан да үрнәк булырга тиеш. Ул яңалыклар, үзгәрешләр белән танышып барырга, шул ук вакытта борынгы мәгърифәтче галимнәребезнең хезмәтләрен дә үз эшчәнлегендә кулланырга бурычлы. Укытучының җәмгыять каршында тоткан урыны һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Шуңа күрә аның төп бурычы – яшь буынны белемле, киләчәктә таяныч булырдай шәхес итеп тәрбияләү. Башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак, бу бурычны үтәүдә минем дә өлешем зур дип саныйм мин.
Минем алга яңадан һөнәр сайлау бурычы килеп басса, мин һичшиксез укытучы һөнәрен сайлар идем. Әгәр миннән: “Дөньяда иң мактаулы һөнәр нинди?” – дип сорасалар, мин, һич икеләнмичә: “Укытучы һөнәре”, - дип әйтер идем.
Үземнең фикерләремне йомгаклап, бөек педагог Я.А.Каменскийның түбәндәге сүзләрен китерәсем килә: “Кызыксынучан һәм бик акыллы, ләкин кире һәм үзсүзле балалар бар. Гадәттә аларны мәктәпләрдә яратмыйлар һәм һәрвакыт диярлек ышанычсыз дип саныйлар. Әмма шулчак ул балалар бөек шәхесләргә әвереләләр, бары тик яхшы тәрбия бирү кирәк”.
Комментарийлар