Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган илебезгә лаеклы шәхесләр тәрбиялик

Тәнзилә Әсәтулла кызы ЗАКИРОВА,Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең югары квалификация  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагог буларак эш стажы – 29 ел Мин Татарстан Республикас...

Тәнзилә Әсәтулла кызы ЗАКИРОВА,


Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең югары квалификация  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Педагог буларак эш стажы – 29 ел


 


Мин Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында туганмын. Урта мәктәпне тәмамлагач, бер ел Казанның “Тасма” заводында эшләдем.


1982 нче елда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. 1987 нче елда аны кызыл дипломга тәмамладым. Юллама белән Балык Бистәсе районына укытырга кайттым. Беренче елны Масловка урта мәктәбендә укытсам, 1988 нче елдан хәзерге көнгә кадәр Күгәрчен урта гомуми белем мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирәм. Ике улым бар. Икесе дә югары белемле, икесе дә армия сафларында хезмәт иттеләр.


Мәгърифәтчеләрдән Р. Фәхреддин, К. Насыйри хезмәтләренә таянып, балаларга белем һәм тәрбия бирергә тырышам.


Укытучы белемле булганда, дәресләрен кызыклы итеп оештырганда гына, мәктәп яши һәм аның киләчәге өметле. 29 ел укыту дәверендә үземнең алдынгы эш тәҗрибәләрем белән төрле семинарларда, “Ачык дәрес” газетасында, “Мәгариф” журналында, җыентыкларда бик теләп уртаклашам, төрле бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә үзем һәм укучыларымны катнаштырам. Инде менә берничә ел рәттән укучыларым татар теленнән үткәрелгән олимпиадаларда район күләмендә генә түгел, республика буенча да призлы урыннарны яулыйлар. Балаларның иҗади сәләтен ачу, аларда татар теленә һәм аның әдәби җәүһәрләренә мәхәббәт тәрбияләү – минем иң беренче бурычым. Укучыларның белем күрсәткечләре, бердәм республика тесты нәтиҗәләренең уңай булуы, олимпиадаларда җиңүләре – моның бер дәлиле.


Бүгенге җәмгыять безгә заман таләпләренә җавап бирерлек мәгариф системасы булдыруны бурыч итеп куя. Бу исә, үз чиратында, тормышта лаеклы урынын табарлык, туган иленең тарихын, телен, мәдәниятен, үз халкының кыйммәтләрен хөрмәт иткән, алар белән горурланган һәм шул ук вакытта башка милләт вәкилләре белән җиңел аралашучы, коммуникатив, максатчан шәхес тәрбияләү дигән сүз.


Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм Фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов балага, шәһәр җирендә укыймы ул, авыл җирендәме, сыйфатлы белем бирүне гарантияләргә тиешлегебезгә басым ясый. Әйе, бу хәзерге заманыбыз өчен бик тә актуаль. Кызганыч, авыл җирендәге мәктәпләрнең материаль-техник базасын гына шәһәрләрнеке белән чагыштырып булмый. Димәк, укучыны төрле яклап үстерү өчен мөмкинлекләр дә шуның кадәр генә. Бу хакта күпме генә сөйләшсәк тә, бер урында таптанабыз. Замана яшен тизлеге белән алга омтылса да, төрле ясалма каршылыклар адымыбызны акрынайтырга, ә кайчакларда бөтенләй туктатып торырга мәҗбүр итә.


Мине, татар теле укытучысын, туган телебезнең язмышы бик нык борчый. Бу, билгеле, яңалык түгел. Телебезгә туган җиребездә ихтыяҗ булмаганда, аңа караш та түбән буласы көн кебек ачык. Милли идеологиябез юк, милли университетыбыз юк, татар факультетлары ябылып бетте. Заманында егермедән артык укучым минем юлымнан китсә, бүгенге көндә бик сирәге генә бу юлны сайлый. Ни өчен? Шул хакта фикерләрем белән уртаклашыйм әле.


Татар теленнән Бердәм Республика Тесты үткәрү турында берничә сүз әйтәсем килә. Аңа әзерлек эше рус теленнән ОГЭ га әзерләнүдән бер ягы белән ким булмаса да, дәрәҗәсе юк. Тесттан алган билге беркайда да чагылмый. Шулай булгач, аны ни өчен биреп торырга соң? Ул бит укучыга бер җаваплылык та өстәми. Еллык билгесенә дә, аттестат билгесенә дә тәэсир итми. Бу да татар телен кимсетү түгелме? Билгеле, бу авыл баласына гына карамый, ләкин татар телен саклап калуда авылларның роле зур булганын исәптә тотсак, авырткан җиребез икәнен танымый мөмкин түгел. Саный китсәң, мондый проблемалар адым саен. Ни өчен БРТны ОГЭ дәрәҗәсенә күтәрмәскә? Бердәм Республика Имтиханы дәрәҗәсенә? Әйе, быелгы уку елыннан 9 нчы сыйныф укучысына сайлау юлы белән татар теленнән имтихан тапшыра алу мөмкинлеге тудырылды. Ә нәрсәгә кирәк соң мондый ясалма катлауландыру? Мин үзем укучыларның татар теленнән дә рус телендәге кебек мәҗбүри имтихан бирүләре ягында. Шул вакытта гына татар теленә кимсетүле караш бетәчәк, аны өйрәнүгә игътибар артачак. Үзебезне үзебез якламасак, безне кем санлар? Бәлки эшне шуннан башларбыз.


Проблемалар адым саен, дисәк тә, ялгышмабыз. Менә тагын берничәсе. Чиста татар авылларына төрле милләт вәкилләре килеп урнаша башлады. Моның нәрсәсе бар инде, бездә бит толерантлык диярсез. Анысы шулай, без төрле милләт вәкилләре белән дус һәм тату яшәргә тиеш. Әмма мәсьәләнең икенче ягына игътибар итми мөмкин түгел. Килеп урнашкан кешеләрнең балалары да бар бит. Аларны кайсы телдә укытырга? Бер-ике бала өчен үз туган телебездән аерылыргамы? Барыбызга да аңлаешлы булган рус теленә күчәргәме? Болай да инде БДИ тапшырасы бар дип, күп фәннәрне ярым русча, ярым татарча бирәбез. Бу очракта авыл җирлекләре башлыклары килеп урнашучылар белән эш алып барырга тиешләр дип уйлыйм.


Тагын бер мәсьәләгә тукталасым килә. Безнең мәктәп тирә-юнь авыллар өчен база мәктәбе булып санала. Моңа кадәр өч авыл баласы укыса, киләсе уку елыннан биш авылдан 10 – 11нче сыйныф укучылары белем алачак. Аларны, билгеле, автобус йөртәчәк. Тик укырга гына. Ә консультацияләр, дәрестән тыш чараларга яңадан килер өчен автобус каралмаган. Укучы көне буе мәктәптә булыр иде, ашау мәсьләсе алга килеп баса. Бала көнгә бер тапкыр ашаган җылы ризык белән ничә сәгать мәктәптә торырга тиеш. Соңыннан уфтанабыз, баланың сәламәтлегеннән зарланабыз. Консультацияләр һәр көнне, чөнки математика, рус теленнән тыш сайлап алу предметлары да бар бит әле. Автобусларны район автотранспорт идарәсенә күчергәч, йөртүчеләр балаларны көнгә бер тапкыр гына мәктәпкә китерә һәм алып кайта ала. Ничә авылның мәктәбеннән экономияләгән акчалар хисабына да бу мәсьәләләрне хәл итеп булмыймы икән? Балага уңайлыклар тудырмагач, аны нишләп үз мәктәбендә генә укытмаска? База мәктәпләренә дә укыту өчен шартлар тудыруда югарыдагыларның карашы үзгәрергә тиештер. Баланы бер мәктәптән икенчесенә күчереп утыртып кына эш бетәме? Сораулар күп, җавабын кем бирер?


Билгеле, бу проблемаларны хәл итү гади укытучының вазифасына керми, шулай да күз йомып яшисе дә килми. Мин ышанам: бу мәсьәләләр чишелер, укучыларыбызга белем алу өчен уңай шартлар тудырылыр. Киләчәк алар кулында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тәнзилә Әсәтулловна ( без - авыл мәктәбе укучылары ул чакларда укытучыларыбызга "Апа, абый", - диеп дәшә торган идек) шәхсән минем өчен Күгәрчен мәктәбенең һәрьяктан үрнәк укытучыларының берсе булды: һәрчак ягымлы итеп сөйләшер, беркайчан да укучыларны аермас, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән чакта да, кырык эшен кырык якка ташлап, сиңа ярдәмгә ашкыныр.Минем инде мәктәпне тәмамлаганга да быел 14 ел булды. Мин үзем дә белемем буенча укытучы, гәрчә үз һөнәрем буенча эшләмәсәм дә. Ләкин Тәнзилә апа кебек белемле, үз эше белән "җенләнгән" педагоглар сирәктер ул. Туган телгә, әти - әнигә, Туган илгә, матур әдәбиятка мәхәббәт уятучы да әле ул.Әнә бит, үзенең язмасында да ничек итеп тел, милләт, укучыларының язмышы өчен кайгыра ул.Бүгенгесе көндә минем журналистикага кереп китеп, шигырьләр, хикәя - повестьлар иҗат итүемдә аның өлеше әйтеп бетергесез зур. Чөнки сәләтемне вакытында күреп алып, һәрчак язарга илһамландырып, үзенең асыл киңәшләре белән үсендереп торучы да нәкъ менә Тәнзилә Әсәтулловна иде.Укытучының хезмәт юлы укучыларыңның,әти - әниләрнең, авылдашларының, хезмәттәшләренең сиңа карата булган кадер – хөрмәтеннән, ихтирамыннан чыгып бәяләнәдер ул.Тәнзилә Әсәтулловна - укытучы, ике малайга әти һәм әни дә була белгән АНА, гомумән, чын КЕШЕ буларак та авылыбызның хөрмәт - ихтирамын казанган инсаннарның берсе.Шәхсән үзем дә аның тынгысыз, ләкин бик изге һәм абруйлы эшендә уңышлар теләп, минем бүгенге көндә ирешкән уңышларыма керткән әйтеп бетергесез зур өлеш керткәне өчен, ихлас күңелемнән рәхмәт әйтеп, БАШ ИЯМ!Уңышлар Сезгә, хөрмәтле остазым! Автор: Укучыгыз Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА- МӨХӘММӘТҖАНОВА

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ