Уйлану...
Айгөл Хөснулла кызы НӘБИУЛЛИНА,Зәй районы Кадер урта мәктәбе филиалы Бура-Киртә төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 19 ел.Мин үзем – икенче буын укытучы. Гомеренең 39 елын бал...
Зәй районы Кадер урта мәктәбе филиалы Бура-Киртә төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 19 ел.
Мин үзем – икенче буын укытучы. Гомеренең 39 елын балалар укытуга багышлаган әнием эшен дәвам итәм. Зәй районы Бура-Киртә дигән авылда туып үстем, укыдым, югары белем алып кире үз мәктәбемә кайттым. Авылым балаларына 19 ел татар теле укытам.
Язмыш язылган, диләр бит. Минем тормыш иптәшем күршедә генә булган икән. Бура-Киртә кызы идем, хәзер килене дә. Гомерем булса, әби дә булырмын әле. Нәкъ Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повестендәге - Акъәби. Киләчәк буынга васыятен әйталмаган әби образында милләт язмышы чагыла бит.
Авыл, минемчә, ул – милләт көзгесе. Авыллар картая! Анда яшьләр калмый. Күбәләкне ут яктысы үзенә тарта, шәһәрнең шау-шуы яшьләрне кызыктыра.
Җәйге яллар башлангач, авылга оныклар кайтып тула. Шул чак мин телсез калам. Әби-бабай, вата-җимерә, оныклары белән сөйләшә. Өч сүзнең икесен рус телендә әйтә оныклар. Ник балалар татарча сөйләшми дигән сорауга? Авылга кайткан бер гаилә болай диде: “Синең ул телең кемгә кирәк?”
Бик аяныч, ләкин алар хаклы. Чиста татар авылы, татар мәктәбе без. Чишмә кебек челтерәп тора безнең балаларның телләре. Бер катнашкан фәнни конференциягә икенче чакырмыйлар безне. Чөнки сөйләм теле чиста, шәһәрләр урын ала алмый. Ә менә БДИ, ДЙАларны бирергә рус теле кирәк. Менә интегә авыл баласы. Ул башта татарча уйлый, аннары тәрҗемә итә. Фикерне чуалтмый, эзлекле итеп яза алса ярый.
Быел мин әлеге кыенлык белән якыннан очраштым. Тугызынчы сыйныфлар белән татар теленән ДЙАга әзерләнәбез. Коллегалар үпкәләмәсен, татар теленнән кала, барлык фәннәрдән әзерлек материалы бик күп. Мескен татар мәктәбе өчен юк дәрәҗәсендә. Татар теленнән ДЙА кодлар буенча бүленгән. Татар мәктәбе ул – 21 код. Эшнең авырлыгы да кодларга карап төрлечә. Рус теле фәнендә андый бүленеш юк. Татармы син, чиста рус телле укучымы – аерма юк, бөтен кеше өчен бер бирем. Кайда ул хаклык!? ДЙА дип йөрдек, әзерләндек. Ахырда тест дип исемен үзгәртеп куйдылар. Эш күләме шул ук. Милли мәктәп укучысы А, В, С өлешләрен эшләде. Сертификат та юк. Укытучы өчен дә әлеге тестның дәрәҗәсе шул чаклы гына.
Ятып калганчы, атып кал ди, халкым мәкале. Әлеге язмам – шуңа дәлил. Бүген-иртәгә ябыласы мәктәп язмышы кемгә кирәк. Без беренче дә, соңгы да түгел бит. Мәктәп бинасында авыл китапханәсе, мәдәният йорты, ФАП һәм балалар бакчасы булган “Теремкәйне” кем килеп ишәр икән? Алда безне нинди язмыш сынаулары көтә икән?
Комментарийлар
0
0
АЙГӨЛ ХАНЫМ, язмагыз бик эчтәлекле. Татар теленең язмышы аермачык ярылып ята. Күңелегезне борчыган уйларны, башка татар теле укытучылары әйтергә кыймый торган мәсьәләләрне ачып салгансыз. Әйдә, бар да яхшы булыр дип өметләник. Уңышлар СЕЗГӘ)))))) Автор: Алсу
0
0