Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучыларның культуралылык компетентлыгын үстерү

Гүзәл ХАФИЗОВА, Казандагы 125 нче гимназиянең I квалификация категорияле укытучысы «Бер милләтнең теле югалуы – әдәбиятының да югалуы, әдәбиятының югалуы исә  рухының бетүе дигән сүздер». Ф.Әмирханның...

Гүзәл ХАФИЗОВА, Казандагы 125 нче гимназиянең I квалификация категорияле укытучысы


 «Бер милләтнең теле югалуы – әдәбиятының да югалуы, әдәбиятының югалуы исә  рухының бетүе дигән сүздер». Ф.Әмирханның 1908  елда әйткән бу уй-фикере бүгенге көндә бик актуаль. Чөнки тел – аралашу чарасы гына түгел, ә милләтне милләт иткән төп сыйфатларның берсе. Кешелекнең иң зур байлыгын милләтләр тәшкил итә дә инде. Һәр милләт үз теле, мәдәнияте белән яшәешне бизи.  Бик кадерле, газиз, әни кебек якын булганга, халык үз телен ана теле, туган тел дип атый. Ә без – туган тел укытучылары – телнең үзенчәлекләрен, тарихын, матурлыгын укучыларга түкми-чәчми  җиткерүчеләр.


Безнең гимназиядә төрле милләт балалары белем ала. Шунлыктан татар теле укытучылары  методик берләшмәсенең  төп максаты: «Үз халкының гореф-гадәтен яхшы белгән, башка милләтләрне ихтирам иткән, җәмгыятькә файдалы шәхес тәрбияләү». Рус гимназиясендә эшләүче татар теле укытучысының максаты – укучыларга татар теленең үзенчәлекләрен рус теле аша чагыштырып аңлату, төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карарга күнектерү, ягъни культуралылык компетентлыгын үстерү.


Татар теле укытучыларының балаларга милли тәрбия бирүдә куйган хезмәте күптөрле. Гимназия тормышында инде традициягә әйләнгән бәйрәмнәр даими үткәрелә. Туган телләр атналыгында гимназиябездә укучы төрле милләт балалары үз туган телләрендә чыгыш ясыйлар, милли  биюләрне, җырларны башкаралар. Бу бәйрәмнәр укучыларны бер-берсенә якынайта, үзара дустанә мөнәсәбәт тудырырга булышлык итә.


Күпмилләтле мәктәптә балаларга әхлак тәрбиясе бирү, милләтара дуслык хисләре тәрбияләүдә сыйныфтан тыш эшләр мөһим урын алып тора. Безнең гимназия коллективы музейлар белән тыгыз элемтәдә яши. Укучылар Милли хәзинәләр музеенда, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, И.И. Шишкин музейларында, хәтта Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендәге музейларда  да булдылар.


Гимназиядә бик күп түгәрәкләр эшләгәнлектән, укучыларның сыйныфтан тыш тормышы актив һәм кызыклы. 2005 елдан бирле татар телендә эшләп килүче драма түгәрәгенә укучылар яратып йөриләр. Шушы вакыт аралыгында укучылар белән Нәби Дәүлинең «Җырлап узган җәй», Галиәсгар Камалның «Беренче театр», Туфан Миңнуллинның «Кәрлә – мәктәп баласы», Эсфир Яһудинның «Былтыр кызы» пьесаларын сәхнәләштердек һәм районда узган драма түгәрәкләре бәйгесендә призлы урыннар яуладык. Агымдагы уку елында Роза Хафизованың «Сак-Сок тавышы» пьесасын өйрәнәбез.


Сәләтле балаларны барлау һәм аларны тагын да үстерү максатыннан, гимназиябездә укучыларның фәнни җәмгыятьләре эшли. Балалар тәҗрибәле мөгаллимнәр җитәкчелегендә үзләрен кызыксындырган мәсьәләләрне өйрәнәләр, фән олимпиадаларында, конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясыйлар. Мәсәлән, 2012/2013 нче уку елында ике укучыбыз татар теле һәм әдәбияты буенча республика күләмендә үткәрелгән олимпиадада катнашып,  призлы урыннарны яуладылар.


Укытучы – киләчәк буынны тәрбияләүче. Бу эш гаилә белән берлектә барса гына, һичшиксез, нәтиҗәле булачак. Шуңа күрә милли рухи байлыгыбызны, телебезне киләчәк буыннарга җиткерә алучы, эстафетаның өзелүенә юл куймаучы  шәхес тәрбияләү – безнең уртак бурычыбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ