Укытучы – бала күңеленә сафлык орлыгын салучы
Гөлнур Фаил кызы ЮСУПОВА,Зәй районы М.Х.Хәсәнов исемендәге Бигеш гомум белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шул...
Гөлнур Фаил кызы ЮСУПОВА,
Зәй районы М.Х.Хәсәнов исемендәге Бигеш гомум белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин - укытучы. Укытучы... Кем соң мин? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм.
Мин – үз гомеремне балаларны укытырга багышлаган кешеләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлавыма миңа сыйныф җитәкчебез, Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган рус теле һәм әдәбият укытучысы Ибраһимова Рәзимә апа Идиятулла кызы этәргеч биргән иде. Мәктәптә укыган вакытта, үзем өчен ныклы карарга килгән идем: мин укытучы булачакмын. Ләкин тормыш җилләре мине башка юлдан җибәрде. Шулай да мин бу хыялымны, соңрак булса да, тормышка ашырдым. Хәзерге көндә бик шатланып, яраткан эшемне 17 ел башкарам.
Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.
Соңгы дистә елда гына да мәктәп күп үзгәреш кичерде. XXI гасыр баласы белән эшләү алымнары, укыту-тәрбия эшен оештыру да үзгәреш таләп итә. Укучыны мөстәкыйльлеккә өйрәтү генә җитми: ул үзенчә, үзгәчә фикер йөртергә, өлкәннәр кушканнан чыгып түгел, үз башы белән эш итә белергә, теләсә нинди үзгәрешкә яраклаша алырга сәләтле булып җитлегергә тиеш. Болар барысы да укытучыга зур бурычлар йөкли. Шуңа да хәзерге заман укытучыдан иҗади эшли белүне, яңача форма, метод һәм алымнарны яхшы куллана белүне сорый. Шуннан чыгып, без үзебезнең мәктәптә “Мирас” программасын кабул иттек. Бу “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” дигән сүз. “Мирас” программасы халык педагогикасына нигезләнеп төзелде. Халык педагогикасына таянып эшләгәндә генә яшьләрдә әхлаклылык, миһербанлылык, намуслылык, шәфкатьлелек кебек асыл сыйфатларга омтылыш тәрбияләргә мөмкин. Программаның төп максатлары: әхлаклы мөнәсәбәтләр формалаштыру; җәмгыятьнең социаль хәле турында күзаллавын булдыру; һәръяклы үсешкә ия булган шәхес тәрбияләү. Ул, укучыларның яшенә карап, өч төрле баскычка бүленгән. Укучылар һәркайсы үз баскычында, кызыксынып, йөкләнгән эшне башкара. Монда аларга мәгълүмати технологияләр белән дә еш эшләргә туры килә. Ә үз чиратында бу аларга бик ошый, чөнки хәзерге заман укучыары бу технологияләр белән бик иртә таныша. “Мирас” программасы нигезендә укучылар туган җиребезнең үткәне белән танышалар, киләчәге турында хыялланалар. Без, укытучылар, аларга һәр яктан ярдәм итәргә тырышабыз.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: хәзерге заман укытучысы, авылныкымы ул, шәһәрнекеме, бары тик үзе дә балалар белән бергәләшеп эшләгәндә генә, укучыларны укыту-тәрбия процессына тарту уңышына ирешергә мөмкин.
Комментарийлар