Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы башы тулы уйлар, аның үзен генә кем соң уйлар?

Равил САДРИЕВ,Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең югары категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Эш стажы – 20 ел.Тирес түгәм. Дүрт центнерлы үгезем барлыгына куанып, шәһәрләрнең төшенә дә кермәг...

Равиль Садриев эйбэте.jpg кеч
Равил САДРИЕВ,
Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең югары категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Эш стажы – 20 ел.

Тирес түгәм. Дүрт центнерлы үгезем барлыгына куанып, шәһәрләрнең төшенә дә кермәгән, авыл малаена 12 яшьтән стаж яза башларлык хезмәтне башкарам. Физик эш башкарганда, гәүдәнең кул-аяк шикелле әгъзалары генә эшләп, акыл ял итәргә тиеш тә бит, юк, фәкыйрегез – авыл укытучысының башы төрле уйлар белән тулган.


Ни өчен соң бу Украинада христиан халкы бер-берсен бугазлый? Гадәттә «сугыш чукмарлары» дип безне, ислам динен тотучыларны атыйлар. Нәрсә генә булса да, йортларны, мәктәп һәм балалар бакчаларын бомбага тоту – чып-чын вәхшилек. Ни кызганыч, югарыдагы түрәләрнең миллиардларны бүлешә алмавыннан бичара сабыйлар зыян күрә.


Шактый гына саллы авырлыктагы кул арбасын ызан буйлап бакча башына менгерәм. Чөнки анда компост бар. Менә дигән ашлама склады дияргә дә була аны. «Ашлаган җир аш бирә, ашламаган таш бирә» дигәнме әле борынгылар? Авылларның мәктәп системасы да шулай. Тик ашны шәһәрнекеннән күбрәк сорый икән. Имеш, бала саныннан финанслау оештырылса, авыл мәктәпләре «күтәрәмгә» калачаклар, ди. Сораса ни, «зато» биргән ашы саллы. Ник дигәндә, Шәймиев, Миңнеханов, Мөхәммәтшиннар кебек «самородоклар»ны каланың йөзләгән мәктәбен тәмамлаучылары белән кара-каршы үлчәү тәлинкәсенә салсаң, барыбер кыйммәтрәк киләчәкләр. Чөнки алар тирле хезмәтнең тәмен, әлеге тиреснең исен тоеп үскән сала балалары.


Арбам буш, җитмәсә түбән таба төшәсе. Эх, түбән төшүләре җиңел дә бит, ләкин җәмгыятьнең катлаулы төзелеше аша күтәрелүләре бик авыр. Мин – сигезенчеләрнең җитәкчесе. Сыйныфымдагы Рамилнең (исеме үзгәртелде) язмышы өчен йөрәгем әрни. Кайчан туктар соң бу татар авылларындагы «санта-барбара»лар? Ник нәфесләрен тыя алмаган ата-ананың икесе-ике якта типтерүеннән сабый бала рухи һәм матди зыян күрергә тиеш? Икесенең дә күзләре исерткечкән калайланган, йөрәкләрендә хайвани хисләр. Ә көрәшче, «ат җене кагылган» уллары ике ут арасында бәргәләнә. Юк, Рамил энем, борчылма! Тыңла сүземне! Аз гына түз, сабак алып үс – мин сине җәмгыятебезнең баткак чоңгылына төшмәскә өйрәтәмен!


Акыл хезмәте белән генә шөгыльләнгән кешегә бик авыр, диләр. Аллага шөкер, авыл укытучысы үлчәү тәлинкәсенең икесендә дә басып тора. Эшләп кердем, тәнгә рәхәт. Интернет аша яңалык укыйм. Я Хода, нинди зур шатлык: районыбыз мәктәпләренә уку елында әсбапларга тоту өчен бер миллион сум акча бирелгән. Рейтинг буенча безнекенә 115 мең сум эләккән. Димәк, нәрсәгәдер мөмкинлек артачак?! Хәер, былтыр уздырылган капиталь ремонт күрсәтте инде җитәкчеләребезнең мәгарифебезгә ал белән торганын. Өч ай эчендә бәдрәфләребез обком шифаханәсенең «элитный» палатасыннан да яктырак, пөхтәрәк, ә катлар арасының култыксалары «Центробанк»ныкыннан болайрак ялтырый торган булып калды. Үзебез дә ел буе чисталыкны сакларга, булганның кадерен белергә өйрәндек.


Ураза керергә маташа. Хуш киләсең, Изге Рамазан! Шөкер Ходайга, сирәк булса да намазга баскан укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз бар. «Изгеләр чишмәсе» челтерәп аккан Калатауга төшеп, сыерчык бала очыр­ган атнаның җомгасында уздырыла торган, кыпчак бабаларыбыздан килгән, мең еллык тарихы булган җирле бәйрәмебез – Әләшәбез бар. Быел да милләттәшләребез, Россия­нең төрле төбәкләреннән кайтып, шушы урында намаз укып, изге судан авыз итеп киттеләр. Эх, илленче елларда колхоз рәисе булып эшләгән Ишниязов абый, Хан зияратындагы кабер ташларын бульдозер белән тау астына тәгәрәттереп сөрдермәгән булсаң икән!.. Ә хәзер изге әрвахларыбызның сөяк­ләре өстендә «Ньюхолландлар» ашлык суга, «Макдоннар» борчак ега. Нәтиҗәдә, авыл укытучысына тагын бер төп хезмәт өстәлә: артына карамый дөнья куган «маңкортлар»ның балаларын ата-баба мирасын, милли җәүһәрләребезне кадерләп сакларга өйрәтү.


Югарыдагы юлларым аша авыл укытучысының борчу-куанычларын дөрес итеп аңлата алган булсам, бел, укучым: автор җиде кат күктә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гүзәл туташ (ханым), минем эшкә игътибарлы булуыгыз өчен мин бик шатмын. Рәхмәт. Ләкин Сез әйткәнчә укытучылык тәҗрибәң турында уртаклашу өчен йөзләгән сайтлар эшли, шушы ук "Мәгариф"ебез җиз иләктән иләп үзенең битләрендә "иң-иңнәрне" генә урнаштырып безгә укыту-тәрбия эшчәнлегендә якты маяк булып тора. Дөрес конкурсның таләпләре бар, ләкин төп жанр - ЭССЕ!!! Димәк берәү дә үзенең ПНПО да алган уңышлары белән масаерга, укыту-тәрбия эшчәнлегендәге проблемаларны турыдан-туры җәеп салырга тиеш түгел! Шулай ук искәртәсем килә, минем эссене берьяклы гына итеп аңларга тәкъдим итмәс идем, табигый ки, аны фәлсәфи фикер йөртә алган укучы гына аңлаячактыр. Чөнки һәр җөмлә, һәр фикер артында хәзерге авыл укытучысының төп эшчәнлеге, йөзе, проблемалары һәм уңышлары, шатлык-куанычлары яшерелгән, хәтта хөкүмәтнең авыл мәктәбенә карашы да бәяләнгән. Тирес түгеп үгез асрауга килгәндә, бу фикер,бер яктан, авыл укытучысының хәзерге авылдагы социаль структурада тоткан урыны (дәрәҗәсе) һәм һәрвакыт хезмәт сөючән булуын аңлата. Чөнки хәзерге заманда лапасыңнан кереп, үзеңә сеңгән исне тиз арада юып төшереп, балалар алдына шәһәрчә киенеп кереп басу үзе бер аерым бәя сорый. Апрель аеннан бирле журналыбыз сайтында укытучының акчасы җитү-җитмәү турында фикер алышулар бара. Так что, хөрмәтле Гүзәлем, үгез асрау ул зур-зур җитмәүчелек тишекләрен ямый-ямый, сыкранмыйча, хезмәт хакының күпмедер өлешен укыту-тәрбия эшчәнлегенә багышлау да. Фикерләрем белән килешмәүчеләр булса, рәхим итегез, бушаныгыз. Ләкин бу минем соңгы җавабым булырдыр, чөнки иртүк торып көтү куасы бар, җавап язарга вакытым булмастыр. (Соңгы җөмлә артына дүрт төрле мәгънә салынган, аңламаган кеше аңламастыр шул...) Автор: Равил әфәнде

    • аватар Без имени

      0

      0

      Равил әфәнде, сез бүген чынлап та күкнең җиденче катында! Язмагызны алданрак җибәргән булсагыз, тагын да кызыклырак буласы иде:) Рәхмәт иҗат җимешегез өчен! Автор: Рузилә

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мәскәү куйган авыл самородоклары безне талоннарга яңадан алып барып җиткерәчәкләр әле... Автор: marat

        • аватар Без имени

          0

          0

          Якташ, молодец! Автор: Зөмәрә

          • аватар Без имени

            0

            0

            Уважаемые коллеги! Я, конечно, согласна, что работы многих из нас , кто подготовили материал на конкурс, не подходит под понятие эссе. Я тоже первоначально написала именно эссе, но потом прочитала другие материалы, и переписала... Теперь жалею об этом. А Вас Равил эфенде благодарю за то, что напомнили всем о регламенте конкурса, и как бы даже бросили вызов другим коллегам. Молодец! У меня это не получилось... С уважением участник конкурса. Автор: Гулиня

            БАШКА ЯЗМАЛАР

            Ишетми калмагыз

            Аудиоязмалар

            • Гильм Камай

            • Җәлилнең якын дусты

            • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

            • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


            ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ