Укытучы булу җиңелме?
“Һәр дәрескә – камилләштерелгән алымнар һәм югары сыйфат, зур нәтиҗәлелек”.
Үземнең хезмәт дивизымны шул сүзләр белән белдерергә телим. Бу һич кенә дә очраклы түгел: укытучының абруе һәм укыту предметының авторитеты да, гомуми культура һәм дуслык мөнәсәбәтләре дә, хезмәткә хәзерлек һәм җәмгыять активлыгы да, Ватан алдында шул бурычны тою хисләре дә укучыларда нәкъ менә меңләгән дәресләрдә уянып тәрбияләнә. Шуңа күрә дә дәрес мәктәп тормышының төп чагылышы булып тора.
Хәзерге заман таләпләренә җавап бирүче дәреснең уңышын, нәтиҗәлелеген нәрсә билгели соң? Минем фикеремчә, дәреснең төп сыйфаты – вакытны дөрес куллану. Дәреснең һәр минуты ничек файдаланыла, ул нинди максатларда һәм нинди юллар белән эшкә җигелә? Әгәр дәрестә һәр укучы да билгеле бер күләмдәге белемне, күнекмәләрне үзләштерсә, димәк, вакыт бушка үтмәгән. Укучылар да, укытучылар да иҗади хезмәт нәтиҗәсендә ирешкәннәр икән, дәреснең файдалы коэффициенты да югары дигән сүз.
Укыту процессын югары нәтиҗәле итеп оештыру укытучыдан зур әзерлек, тирән белем һәм, аеруча әһәмиятлесе – үз хезмәтеңә чын мәгънәсендә иҗади якын килүне сорый. Югары нәтиҗәлелеккә ия булган, һәм логик яктан эзлекле, шул ук вакытта кызыклы да булган дәресне әзерләү һәм үткәрү укытучының озак һәм системалы әзерләнүләренең соңгы чагылышы булып тора. Укытучының иҗади активлыгы һәм инициативасы, үз профессиясенең җәмгыятьтә тоткан урынын тирәнтен аңлавы – болар барысы да педагогик хезмәтенең уңышын билгеләүче факторлар.
Нинди соң ул заман укытучысы? Бу сорауга бертөрле генә җавап биреп булмый. Замана укытучысы ул – яңалыкка омтылучы, бала психологиясен һәм үсеш үзенчәлекләрен оста тоемлаучы, үз фәнен тирән белүче укытучы. Замана укытучысы һәрвакыт иҗади эзләнүдә. Минемчә, һәр укытучы үзенең дәресенә зур әзерлек, яңалыклар белән керергә тиеш. Хәзер бит искечә генә укытып булмый. Гел укырга, эзләнергә, яңалыкка омтылырга кирәк. Үзеңнең фәнең буенча кабул иткән яңалыкларны түкми-чәчми балаларга җиткерү – бу безнең төп бурычыбыз. Соңгы елларда уку-укытуда шактый гына үзгәрешләр күзәтелә. Традицион укыту белән янәшә яңа технологияләр, инновацион дәресләр үтеп керде. Бу шулай булырга тиеш тә иде, чөнки укыту бер урында таптанып тора алмый. Хәзерге чорда нинди генә технологияләр куллансак та, гаиләдә, мәктәптә бала тәрбияләүгә игътибарны көчәйтмичә, уңышка ирешә алмаячакбыз.
Укытучы булу җиңелме? Кемгәдер безнең эшебез бик катлаулы булып тоелмаска да мөмкин. Дәрескә керәсең, өй эше сорыйсың, билге куясың, яңа дәрес материалы аңлатасың... Ләкин бу беренче карашка гына шулай тоела. Укытучы профессия генә түгел, бу – минем яшәү рәвешем. Чөнки дәрес бетеп, балалар өйләренә таралгач та, укытучының эш сәгате бетми. Укытучы ул 24 сәгать буе укытучы булып кала.
Балалар – иң сизгер күңелле кешеләр. Әз генә ялганны да, икейөзләнүне дә хәзер тоеп алалар. Син аларга бөтен йөрәгең белән ачылсаң гына, алар да сиңа шулай ук җавап бирерләр. Дәресләрдән, алар белән аралашудан, бергә үткән бәйрәмнәрдән күңелләрдә күпме җылы хисләр, уңай тәэсирләр туа. Бу үзе бәхет түгелмени?!
Укытучы бала мәктәпкә беренче аяк баскан көннән аның белән янәшә атлый. Ул – аның өчен укытучы да, тәрбияче дә, остаз да, киңәшче дә, дус та. Мәктәпне тәмамлаган укучыларым белән аралашуны дәвам итәм икән, димәк, мин үз ролемне намус белән башкарганым дигән сүз.
Бала тәрбияләү, аңа белем бирү гомер буе бәхәсле мәсьәлә булып торган. Тәрбия һәм белем бирүнең мәңге, тутыкмас, мәңге күгәрмәс үз нигезләре бар. Алар – халык педагогикасы нигезләре. Югары әхлакка корылган шушы белемне нигез итеп алсак, камиллеккә ирешүдә зур адымнар ясар идек, тәрбия һәм белем бирү үз-үзен аклар иде дип уйлыйм мин.
Наилә Әсгать кызы ФӘСХЕТДИНОВА,
Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең югары квалификация категорияле биология-химия укытучысы
Фото "Татар-информ" нан
Комментарийлар