Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы – иң элек үзе тәрбияле кеше

Алия Зәит кызы КАМАЛОВА,Биектау районы Мәмдәл урта мәктәбенең  физика һәм информатика укытучысы. Эш стажы – 24 ел.  Миндә мәктәпкә, укытучыларга, укучыларга мәхәббәт хисе тәүге тапкыр мәктәп бусагасын...

Алия Зәит кызы КАМАЛОВА,
Биектау районы Мәмдәл урта мәктәбенең  физика һәм информатика укытучысы. Эш стажы – 24 ел. 

 Миндә мәктәпкә, укытучыларга, укучыларга мәхәббәт хисе тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көнне үк башланды дисәм дә, хата булмас, мөгаен. Укырга кергәнче, мин тәрбияче булырга хыялландым, ә мәктәптә укый башлагач, мин укытучы һөнәрен сайлаячагымны аңладым. Баштарак математика укытучысы булырмын дип уйлый идем. Ә өлкән сыйныфларда физика фәнен өйрәнә башлагач, миндә физика фәненә мәхәббәт туды. Физиканың һәр дәресен көтеп алып, зур кызыксыну белән укыдым. Хыялыма хыянәт итмәдем, дүрт ел белем алганнан соң, авыл мәктәбенә физика укытучысы булып эшкә кайттым.


Мин үз дәресләремне балаларның яшь үзенчәлекләреннән чыгып, кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышам. Мин эшли торган методик тема “Физика дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтен шәхескә юнәлтелгән технология чаралары ярдәмендә үстерү”. Дәресләрдә шушы темага әһәмият бирәм.


Дәресләрне нәтиҗәле итеп уздыру өчен класста уңай халәт тудырырга, диалогларны уңышлы төзергә, дәреснең һәрбер өлешен уйлап, нәтиҗәле итеп оештырырга, куелган максатларыма ирешеп барырга тырышам. Уку-укыту эшчәнлеге, һичшиксез, укытучы һәм класс коллективының бердәм, килешеп, аңлашып эшләве бәрабәренә гамәлгә куела. Иптәшләре белән аралашканда гына баланың уку хезмәте белән кызыксынуы арта. Аның шәхес буларак формалашуы да бары тик әлеге шартларда гына тулысынча тормышка ашырыла ала. Дәрес – сәяхәт, дәрес – конференция, дәрес – турнир, дәрес – фикер алышулар үткәрү буенча да тәҗрибә туплана, эштә кулланыла. Бертөрлелек укучыларны туйдыра, ә традицион булмаган дәресләр уку – укыту эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.


Бүген укытучының белемлелеге һәм һөнәри компетентлылыгы белем нигезләренә ия булуга гына түгел, ә бәлки аның үз – үзен камилләштерүенә, чын педагогик эшчәнлектә үз белемен, талантын тулырак гамәлгә ашыруына да бәйле. Бүгенге көндә, иҗади эшләү өчен фәнни мәгълүмат ташкынында тиешле юнәлеш алып, яңа педагогик системаларны анализлап, педагогик тәҗрибәне нәтиҗәле кулланып, эзләнеп, бер үк вакытта эшне оста оештырып һәрвакыт үз белемеңне тулыландырып торырга кирәк.


Бүгенге көндә авыл мәктәбендә заман таләпләренә җавап бирердәй укучылар укыту - тәрбияләү өчен яңа информацион технологияләрдән мөмкин кадәр күбрәк файдалану зарури. Укытучы белән беррәттән бүгенге укучы да төп информацион технологияләрне көндәлек эшендә кулланырга тиеш дип саныйм мин. Intel “Киләчәк өчен өйрәнү” программасы информацион технологияләрдән файдаланып, проект методикасын куллану буенча белемнәр үзләштерергә ярдәм итә. Нәтиҗәдә дәресләрне яңача үткәрергә мөмкинлек туа.


Укытучы һәр баланың яшь психологиясен, характерын, сәләтен, мәмкинлеген, кызыксынуын белергә тиеш.


Балалар белән эшләүдә минем төп кагыйдәләрем мондый:


-                   намуслы булу һәм чын күңелдән эш итү;


-                   ышаныч белдерү һәм ихтирам итү;


-                   изгелек эшләргә өйрәтү.


Укытучыга һич тә бер урында торырга ярамый. Ул һәрвакыт эзләнергә, алга таба барырга тиеш. Укытучы үз эшенә башка хезмәттәшләре, класс җитәкчеләре, шулай ук укучылар һәм ата-аналар күзлегеннән чыгып та карый белергә тиеш. Бары тик шул вакытта гына эшнең нәтиҗәсе була. Бөек фикер иясе әйткәнчә, укытучы – иң элек үзе тәрбияле кеше. Мин моны һәрвакыт истә тотып эш итәм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ