Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы җәмгыятьнең киләчәген әзерли

Зәһинә Наил кызы МӨГЪТӘСИМОВА,Ютазы районы Кәрәкәшле төп мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 21 ел.Әни һәм укытучы! Бу ике сүз күңелемдә һәрвакыт янәшә йөри.Ән...

Зәһинә Наил кызы МӨГЪТӘСИМОВА,
Ютазы районы Кәрәкәшле төп мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 21 ел.

Әни һәм укытучы! Бу ике сүз күңелемдә һәрвакыт янәшә йөри.


Әни кеше безгә җан бирүче, кадерләп, сөеп үстерүче булса, укытучы зур дөньяны танып –белергә өйрәтүче. Ачышлары белән дөньяга танылган галимнәр, бөек акыл ияләре дә уңышлары турында сүз чыккач, иң беренче үзләрен хәреф танырга өйрәткән, зур тормыш юлына чыгарган укытучыларын олы хөрмәт белән искә алалар.


Кулыңа диплом алу гына әле ул чын укытучы булу дигән сүз түгел. Үз эшеңнең остасына әйләнү өчен еллар дәвамында чарланырга, үз югарылыгыңа күтәрелергә һәм шул дәрәҗәңне саклап, гел үсеп, каммилләшеп торырга кирәк.


Бүген укытучы һөнәренә караш төрлечә, әгәр син бу эшкә алын-гансың икән, аңа ахыргача тугры булып калырга тиешсең. Укытучының бурычы гыйлемле, туган телен, җирен, илен хөрмәт итүче шәхесләр тәрбияләү.


Һәр бала беренче чиратта - шәхес. Минемчә, әлеге гыйбарә укытучы-лык эшендә алтын кагыйдәләрнең берсе булырга тиеш. Баланы аңлый алсам ярар иде? Ничек итеп балада укуга кызыксыну уятырга? Дәресләрне ничек итеп кызыклы, баланы ялыктырмый торган итеп үткәрергә? Үзеңне ничек тотарга? Һәр көнне минем алда менә шушы сораулар тора?


Сыйныф бүлмәсенә кергәнче шушы сорауларга җавап табасым бар. Барысын да уйлап эшләргә кирәк. Чөнки балалар киптергеч кебек, безнең һәр эш–гамәлләребезне үзләренә сеңдереп баралар. Бу сорауларга җавап бирү өчен методиканы гына түгел, ә кешенең психологиясен дә, баланың тормыш рәвешен дә, шәхси үзенчәлекләрен дә белергә кирәк Шул ук вакытта укытучыдан түземлелек, намуслы булу, балалар күңеленә юл таба алу, гадел һәм риясыз булу, башкаларны аңлау, таләпчән һәм әдәп кагыйдәләрен нык саклау, үз һөнәренең остасы булу һәм балаларны ярату да сорала.


Мәктәптә 21 ел эшләү дәверендә башлангыч сыйныф укытучысы белемнең фундаментын һәм тәрбия орлыклары салучы икәнен аңладым. Укучылар белән бергә табигатькә экскурсияләр, сыйныфтан тыш оештырылган күңелле чаралар, кызыклы уеннар, әңгәмәләр , класс сәгатьләре балалар белән араны якынайта. Балаларның уйлау фикерләү сәләтен үстерү өчен төрле чаралар һәм алымнар кулланам. Эзләнү эшләре, төрле проектлар ясауны оештырам, дискуссияләр үткәрәм.


Яткан таш хәлендә калмас өчен нишләргә? Минуты саен үзгәреп торган бу фани дөньяда гаиләңне, кызганыч булса да, балаларыңны бер читкә куеп, замана сулышын эләктерегә тырышасың. Замана алга бара. Хәзерге мәктәпне замана җиһазларыннан башка күз алдына китереп тә булмый. Компьютер, интрактив такта, интернет аралашу, дистанцион укыту алымнары - барысын да өйрәнеп өлгерергә, заманнан артта калмаска кирәк.


Укытучы даими рәвештә үз өстендә эшләргә: үз белемен күтәрергә, балалар китаплары һәм мультфильмнарын да белергә, аларның социаль челтәрләрдә нәрсә белән кызыксынуларын да тикшереп торырга тиеш дип уйлыйм.


Авыл укытучысы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Аның мәктәптә генә түгел: урамда да, гаиләдә дә – һәркайда үрнәк булуы таләп ителә. Чөнки укытучы җәмгыятьнең киләчәген әзерли, ул иң кирәкле, иң җаваплы, хөрмәткә һәм ихтирамга лаек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ