Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы киңәшче дә, гадел бәяләүче дә

Рания Зөлфәт кызы ИБРАҺИМОВА,Тукай районы Новый  поселогы  гомуми урта  белем  бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты уытучысы. Эш стажы - 25 ел. Эштән соң, узган гомер чакрымнарын күңелемнән барлый-...

Рания Зөлфәт кызы ИБРАҺИМОВА,
Тукай районы Новый  поселогы  гомуми урта  белем  бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты уытучысы. Эш стажы - 25 ел.

Эштән соң, узган гомер чакрымнарын күңелемнән барлый-барлый, салмак кына атлап,  өйгә кайтып барышым.  Урамда очраткан авылдашларым да, мәктәптән кайтып уйнарга чыккан  укучыларым да  елмаеп  сәлам биреп уза. Кайберләре туктап хәл-әхвәл сораша, кайберләре ни белән дә булса кызыксына. Ә мин җайлап кына аларның сорауларына җавап бирәм дә юлымны дәвам итәм. Башымда мең төрле уй ...


Әйе, вакыт дәрья сыман. Ага да ага.  Су тамчысыдай кеше гомере шул дәрья карамагында.  Ә дәрья аяусыз. Ай-ваена карамый, тамчыны гел алга сөйри. Артка борылып карасаң, сискәнеп куясың. Ни арада 25 ел үтеп киткән.


Күңелем белән гомер башым – балачагыма әйләнеп кайтам. Балачак истәлекләреннән дә газиз нәрсә бар соң!  Аларны тыныч кына искә алып та, дулкынланмый гына сөйләп тә булмый.


Актаныш районының  чигендә  (Мөслим районы белән чиктәш)  бик матур, артык зур да булмаган,  Олыимән авылында туганмын. Әткәем Зөлфәт, авылдагы үз эшенә бирелгән, инанган коммунист иде.  Ә коммунист булу аның өчен -  гадел булу, илгә эчкерсез хезмәт итү. Өйдә әнкәебез дә, без - балалары да -  шул таләпләргә буйсындык,  аның авызыннан чыккан һәр сүз безнең өчен закон, һәр эшне каршылыксыз үтәдек.    Мин гаиләдә дүртенче бала. Кечкенәдән үк кыю йөрәкле, туры сүзле  уку алдынгысы булдым.  Шуңадырмы пионерлар сафында -  октябрятларга,  комсомол булгач,  пионерларга шефлык иттем, үзем белгәннәрне аларга өйрәтергә тырыштым. Төрле  кичәләрдә, концертларда,   район  олимпиадаларында  катнаштым.  Тырышлыгымны  күреп, беренче укытучым Тәнзилә апа Ситдыйкова: “Сеңлем, сиңа укытучы булырга кирәк. Укытучы эше авыр булса да, бик мактаулы һөнәр.  Тырышлыгың өстенә син балаларны яратасың. Балаларны яратмаган укытучы, иртәме-соңмы, мәктәптән китә ул”, – диде.  Әниемнең дә мине укытучы итеп күрәсе килде. Математика укытучысы, сыйныф җитәкчесе  Зәйнәп апа, педагогия институтының  физика-математика факультетына барырга тәкъдим итте  (математика фәненнән  олимпиадаларда алдынгы урыннарны яулый идем).  Ә мин исә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга теләдем. Күңелемдә бөреләнгән хыялымны тормышка ашырганда туры юл күрсәткән, укытучы һөнәрен хөрмәт итәргә, аңа сокланырга өйрәткән, шул һөнәр иясе булырга теләк уяткан  укытучыларыма мин бүген дә бик рәхмәтле. Ходай минем кешеләрне яратучы, аларга мәрхәмәтлелек эшләргә омтылган күңелемне бу изге эшкә үзе юнәлдергәндер инде. Чөнки әнкәем  безне  тормышта шәфкатьле, игелекле, инсафлы кешеләр күп дип ышандырды.


Фәнне авыр үзләштерүче бала дәрескә куркып керергә, киеренке халәттә утырырга тиеш түгел. Дәресләрне һәр укучыга кечкенә генә булса да уңышка, үсешкә ирешерлек мөмкинлек бирү зарурлыгын истә тотып планлаштырам. Укучыга индивидуаль якын килү, укыту процессын аның сәләтен истә тотып оештыру баланың үз-үзенә ышанычын арттыра, фән белән кызыксынуын, белемгә омтылышын көчәйтә.


Дәрес барышында балаларның күзләренә карарга яратам. Күзләр алдамыйлар. Әгәр дә сиңа төбәлгән күзләрдә кызыксыну чаткысы күрәсең икән – укытучы бәхетле, бу аның иң кадерле минутлары. Шушы күзләрдәге нур, чаткы югалмасын өчен  никадәр көч, эзләнүләр таләп ителә.  “Бала күңеле -  пыяла, саксыз кагылсаң – уала”, - дигән  әйтем олы бер мәгънәгә ия.


Күпме генә тырышсак та, нинди генә тәҗрибәле укытучы булсак та, без белемне һәр баланың башына бер төрле генә алым белән тигез итеп “сала” алмыйбыз. Теге яки бу фәнне начар үзләштерә икән, бу әле баланың мөмкинлекләрен күрсәтә дип санау да дөрес түгел. Татар теленең бер кагыйдәсен белмәгән, яки язучы биографиясендәге ниндидер нечкәлекне әйтә алмаганы өчен генә балага начар билге куярга ярамый. Бәлки аңа төгәл фәннәр җиңелрәк биреләдер, һәм киресенчә. Бәлки ул биюгә, җырга, рәсем ясауга  остадыр. Һәм башкалар, һәм башкалар... Иманым камил, сыйныфта һәр балага бары тик индивидуаль якын килеп эш иткәндә генә, аны  шәхес итеп, зур хәрефтән языла торган Кеше итеп караганда гына, укытучы куанычлы нәтиҗәләргә ирешә ала. Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып ясалган бу раслауларның дөреслегенә елдан-ел инана гына барам. Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч-дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә.


Авылда кешенең тормышы һәрчак күз алдында. Бигрәк тә укытучыныкы. Әхлак-әдәп төшенчәсен колагына да элмәгән яшь буын укытучылар мәктәпләрдә озакка тукталмыйлар. Ә туганда ук “укытучы” булып туганнары, белемлеләре мәктәптәге бетмәс-төкәнмәс кәгазь эшеннән, конкурслардан, тикшерүләрдән тәмам  туеп, шәһәргә юл алалар. Хәзерге күп мәктәпләрдә укытучылар яисә пенсиядә, яисә пенсия яшенә җитүчеләр. Яшь укытучыларны бармак белән генә санарлык.


Мәктәптә шуңа күрә дә иң-иңнәре генә кала яшьләрнең. Ата-ана укытучыны дәрес бирүче генә итеп түгел, баласының юк кына уңай сыйфатын күреп алып, үстерергә җирлек  тудырып, шул рәвешле башкаларда аңа карата ихтирам уята алган шәхес буларак бәяли. Ә газиз баласын чын күңелдән кеше итәргә теләгән  мөгаллимне яраталар, үз итәләр, киңәшчеләре итеп саныйлар. Ә киңәшче сүзе, ул укытучының үз исеме кебек үк  аңа  ияргән сыйфат булырга тиеш.  Укытучы киңәшче дә, гадел бәяләүче дә, үзе үрнәгендә башкаларга юл күрсәтүче дә булырга тиеш. Укучыларны хәзерге заман таләпләренә  туры килерлек итеп тәрбияләрлек  дәрәҗәдә  белемле дә, тәрбияле дә, әдәп-әхлаклы да булырга тиеш  хәзерге заман авыл укытучылары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ