Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы – яктылык өләшүче һөнәр иясе ул

Талия Рафис кызы Нуриева, Сарман районы Саклаубаш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле инглиз теле укытучысы Педагогик стажы  – 17 елУкытучы – укымышлы, кызыксынучан, ышанычлы, түзем, уңган,...

Талия Рафис кызы Нуриева,


Сарман районы Саклаубаш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле инглиз теле укытучысы


Педагогик стажы  – 17 ел


Укытучы – укымышлы, кызыксынучан, ышанычлы, түзем, уңган, чыдам, ышандыра белүче шәхес ул. Бу сыйфатларны башка төрле сүзләр белән дә алмаштырырга мөмкин: уңай, күпкырлы, компетентлы, толерантлы, тәртипле, чибәр... Миңа калса, “укытуч” сүзе кешедә булырга тиешле иң кирәкле, мөһим сыйфатларны үз эченә алган. Бәлки, башка һөнәр ияләренә бу сыйфатларның барысына да ия булу мәҗбүри түгелдер, ләкин укытучы өчен алар зарури. Элек-электән авыл укытучысы үзе яшәгән җирлекнең йөзек кашы булган. Балалар, ата-аналар гына түгел, авылның өлкән кешеләре аңа хөрмәт белән караган, килеп киңәш сораган. Укытучының һәр сүзе, хәрәкәте, башкарган гамәле, хәтта кигән киеме, гаиләдәге мөнәсәбәте авыл халкы өчен үрнәк, калып булып торган. Әйтергә кирәк, әлеге һөнәр ияләренә карата мондый мөнәсәбәт авыл җирендә хәзер дә яшәп килә. Ләкин бүгенге көн балалары һәм әти-әниләренең педагогларда күрергә теләгән сыйфатлары артты: укытучы заман белән бергә атлыймы, яңа технологияләр кулланып эшлиме, белемне нәтиҗәсе булырлык итеп бирәме, ул балага шәхес итеп карыймы, кирәк вакытта укучыларның үзләренә дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә сәләтлеме?!


Күптән түгел генә бергә мәктәптә эшләүче коллегам белән фикер алышканда, ул педагоглар әзерли торган уку йортларына керергә теләүчеләр өчен таләпләрнең катгыйланачагын, бу белем бирү йортларына мәктәптәге иң белемле, иң сәләтле балалар гына керә алачагын әйтеп үтте. Беләсезме, мин бу сүзләрне ишетеп сөендем. Барыбызга да мәгълүм: хәзер мәктәпне тәмамлаган һәр бала югары уку йортларына керергә омтыла. Яхшырак укыганнары югарырак дәрәҗәдәге уку йортларына, мәктәптә уртача укыганнары ни өчендер укытучылар әзерләүче педагогик уку йортларына барып керә. Бу язмамда мин әлеге  хәлнең эчке һәм тышкы сәбәпләрен ачыклауны максат итеп куймыйм. Бу турыда күп мәкаләләр язылды, шактый сөйләшүләр булды. Ә укытучылар әзерли торган уку йортына, чыннан да, алга таба үз эшенең остасы була алырдай, бу һөнәрнең мактаулы, ләкин шул ук вакытта катлаулы, җаваплы икәнен аңлаучы яшьләр керә икән, димәк, киләчәк буын ышанычлы кулларда булачак.


Сер түгел, мәгариф өлкәсендә соңгы елларда шактый үзгәрешләр булды һәм ул дәвам итә. Үзгәрешләр бигрәк тә укытучының һөнәри камиллегенә кагыла. Педагог үз фәнен тирәнтен белергә, башка уку предметларынан хәбәрдар булырга тиеш. Бу уку елында укытучыга үз фәне буенча БДИ тапшырып, аны, чыннан да яхшы белүен раслау да таләп итеп куелды. Аның педагогика һәм психология буенча белемнәрен һәрдаим яңартып торуы, мәгълүмати- коммуникатив технологияләрне һәм яңа педагогик технологияләрне дәресләрдә уңышлы файдалана белүе зарур. Башлангыч һәм урта буыннарда яңа Федераль  дәүләт белем стандартлары буенча укыту, дәресләрдә Сингапур методикасы, интерактив методикалар куллану – боларның барысы да укытучыдан бертуктаусыз үз өстендә эшләүне, үз белемен күтәреп торуны сорый. Кайвакытта минем үз-үземә сорау куйган, икеләнеп калган чакларым була. Алга таба мин укытучы исемен лаеклы йөртерменме? Заман куйган таләпләргә җавап бирерлек итеп эшли алырмынмы? Балаларга яңа стандартлар кушканча белем биреп булырмы? Әзер белемне генә кабул итеп алу белән чикләнмичә, кирәк белемне үзләре үзләштерерлек, эзләп табарлык яшь буын тәрбияләүдә үз өлешемне кертә алырмынмы? Җавап бер генә: үз һөнәреңә тугры булып калып, бертуктамый үз өстеңдә эшләргә, укырга, эзләнергә һәм иң мөһиме балаларны яратырга.


Соңгы елларда укытучының хезмәте критерийлар белән бәяләнә башлады. Педагогның БДИ, ТДИ нәтиҗәләре, фән буенча олимпиадаларда укучы белән ирешкән уңышлары, белем сыйфатының күрсәткече, тәҗрибә уртаклашу, укытучының һәм укучының төрле конкурсларда катнашуы, җәмәгать эшләрендә активлык... Әлбәттә, болар барысы да укытучыга үз алдына максатлар куеп эшләргә, һәрвакыт алга таба хәрәкәттә булырга этәрә. Укытучы һөнәренең күпкырлы булуын раслый.


Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: педагог, чыннан да, компетентлы шәхес булырга тиеш. Ул шул очракта гына, укучыларына, әти-әниләргә үрнәк булып, балаларны заман белән бергә атлаучы, мөстәкыйль белем ала һәм фикер йөртә белүче, сәламәт буын итеп тәрбияли ала. Француз язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Р.Ролланның искиткеч матур фикере бар: “Башкаларга яктылык сибәр өчен, үз күңелеңдә кояш булу кирәк”. Бу сүзләр безнең һөнәргә тәңгәл килә дип әйтер идем мин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ