Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы – авылның йөзек кашы

Лилия Хатыйп кызы МИННЕБАЕВА,Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы.Эш стажы - 22 ел.Авыл… Бу сүзне ишетүгә колакка таң атуын хәбәр иткән әтәч тавышлары, өздереп-өздереп сан...

Лилия Хатыйп кызы МИННЕБАЕВА,
Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы.Эш стажы - 22 ел.

Авыл… Бу сүзне ишетүгә колакка таң атуын хәбәр иткән әтәч тавышлары, өздереп-өздереп сандугач сайравы ишетелеп, борма-борма сукмаклы чишмә буйлары, хәтфәдәй яшел үлән түшәлгән капка төпләре, тау артыннан дөньяны нурга күмеп кояш чыгуы күз алдына килә.


Авыл... Кемнәрне генә илһамландырмаган, иҗатка дәрт-дәрман бирмәгән?! Әйе, авыл турында туктаусыз һәм бик озак сөйләргә мөмкин булыр иде. Тукай әйтмешли: “Тукта, мин юлдин адашканмын икән бит, күр әле, Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит...”


“Яңа заман авыл укытучысы”. Ләкин “яңа” сыйфаты кайсы сүзне ныграк ачыклый соң? Заманнымы, авылнымы, укытучысынмы?


Заман - яңа. Геометрик прогрессиядәй үсүче яңа технологияләр, фән-техниканың алга китеше - моның ачык мисалы.


Авыл да үзгә. Компьютер, интернет аңа да ят түгел.


Укытучы исә заманнан калышмыйча, тагын бик күп тавык та чүпләп бетермәслек мәшәкатьләрне ерып баручы “яңа робот”.


Робот булу җиңелрәк булыр иде, чөнки аның йөрәге юк, ә адәм баласының күкрәгендә сөенеч-шатлыкка, борчу-көенечкә үзенең кайда икәнен сиздереп торучы, йодрык кадәр генә “мотор” эшләп тора. Аңа әмер биреп булмый , аның үз “программасы”.


“Яңа” авыл дисәк тә, анда гасырлар буе килгән “язылмаган законнар” әле бүген дә саклана. Гомер-гомергә тирә-күрше аралашып, шатлык-кайгыларын уртаклашып яшәгән. Кешеләрнең бер-берсенә сәлам бирүе авыл өчен генә хас күркәм гадәт.


Авыл укытучысы менә шушы кечкенә генә “дөньяның” йөзек кашы булып тора. Ул ничек атлап йөри, киенә, кешеләр белән нинди мөгаләмәдә - барысы да “энә күзеннән үткәрелә”.


Менә кулына диплом алган яшь кыз үкчәле туфлиләрен киеп, чокыр-чакырлы юлларда ничек тә абынмаска тырышып, ят авылга аяк баса. Капка төбендә утыручы кызыксынучан әбиләр ят “кошны” күреп, шул арада берничә төрле нәтиҗә чыгарып та өлгерәләр. “Яшь укытучыдыр? Бигрәк сөйкемле балага охшаган”. Колакка саграк әбиләрнең беренче бәясен ишетеп, йөзенә шатлыклы елмаю өстәп, ышанычлы адымнар белән ул алга атлый.


Алда мең сорау. Ничек кабул итәрләр? Җитәкчеләре, коллектив нинди? Балалар, ата-аналар белән уртак тел табып булырмы?


 22 ел элек мин дә нәкъ шундый хисләр белән янган кеше. Тик минем өчен җаваплылык ике тапкыр артыграк иде. Чөнки мин туган авылыма, мәктәбемә, үземне укыткан укытучыларым һәм авылдашларым каршына кайттым. Тешеңне кысып булса да, йөрәгеңнән кан тамса да сынатмаска кирәк.


Миңа беренчеләрне алырга тәкъдим иттеләр. Төрле төстәге төймәләрдәй унике пар күз миңа төбәлгән. Алар баянда “Туган тел”не уйнаучы Лилия апалары артыннан белем иленә юл алалар.


Ике дистәдән артык гомер үтеп тә киткән. Күпме язылган планнар, докладлар, тикшерелгән дәфтәрләр, дәресләр артта калган һәм аларның һәрберсендә күкрәк читлегендәге йодрык кадәр генә йөрәкнең кыйпылчыгы калган.


Яңа заман авыл мәктәбе—ул социаль, мәдәни һәм белем бирү үзәге. Бүгенге бала 5-6 ел элек булган балалар белән чагыштырганда да үзгә. Ул үзенә шәхес итеп карауны ярата, һәрчак яңалыкка омтыла, укытучы белән хезмәттәшлек итәргә ярата. Шуңа да дәресләр үткәргәндә мин максат та куймыйм, темасын да үзем әйтмим. Бала аны үзе китереп чыгара. Укучы белән бергә эшләүнең нәтиҗәсе дә югары. Уку процессы нәкъ шулай оештырылганда кызыклы һәм уңышлы була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ