Умарта корты һәм чебеннәр (5 нче сыйныфның татар төркемендә әдәбият дәресе)
Илүзә ФӘТХУЛЛИНА, Лаеш районы Комлы Кавал урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәрес темасы: әдәби жанр буларак мәсәл. Мәсәлнең үзенчәлекләре. Геройлары, композициясе. Г. Тукай. «Умарта корты һәм чебеннәр».
Максат: укучыларга әдәби жанр буларак мәсәл жанры турында төшенчә бирү.
Бурычлар: 1. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.
2. Туган илгә, туган җиргә, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.
Дәрес тибы: яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту.
Кулланылган методлар: укытучы сүзе, әңгәмә, өлешчә-эзләнүле, проблемалы укыту.
Җиһазлау: мультимедиалы проектор (презентация өчен); эш битләре; экспозиция.
Дәрес барышы
I. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру
Исәнмесез, укучылар! Әйдәгез, үз-үзебезгә имин көннәр теләп, зур теләк белән дәресебезне башлыйк.
II. Белемнәрне актуальләштерү
1 Дәреснең темасын билгеләү.
– Укучылар, бирегә карагыз әле. Сез монда нәрсә күрәсез? (Көтелгән җавап.
Арба.)
– Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, бу предмет безнең бүгенге әдәбият дәресе
белән ничек бәйле икән? (Көтелгән җавап. Бу предмет Г.Тукай белән бәйле.)
– Укучылар, ә хәзер экранга карагыз. Бу слайдта кемнәр сурәтләнгән? (Көтелгән җавап. Г.Тукай һәм И.А.Крылов.)
– Крылов белән ничек бәйле икән Тукай? Крылов үзен нинди жанрда таныта? (Көтелгән җавап. Крылов – мәсәлче.)
Әйе, укучылар, И.А.Крылов – мәсәл жанрында иҗат иткән рус язучысы. Г.Тукай Крыловның 65 мәсәлен татар теленә тәрҗемә иткән. Димәк, Крылов белән Тукайны мәсәл жанры берләштерә.
(№1. Эш битләренә «Мәсәл» дип язып куялар.)
– Без сезнең белән нинди әдәби жанрларны беләбез? (Көтелгән җавап. Шигырь, хикәя, әкият, мәкаль.)
– Әйе, мәсәл жанры белән танышмы без? Димәк, безнең бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр икән? (Көтелгән җавап. Мәсәл жанры.)
III. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү
– Әйе, дөрес. Дәресебезнең темасы: «Әдәби жанр буларак мәсәл» дип атала.
Укучылар, әйдәгез, дәресебезнең темасын эш битләренә язып куйыйк әле.
(№2. Эш битләрендә теманы язалар.)
– Максат, бурычларны әйтеп китү.
1. Кластер. Аны тутыру өчен, сезгә эш битендә бирелгән төшенчәне укырга кирәк. (№2. Мәкаләне укып, кластерны һәрберсе үзе тутыра. Аннары слайдка чыгарып тикшерәбез, балларын куябыз.)
– Эшләгән кластерга таянып, мәсәл жанрына билгеләмә биреп карыйк әле.
2. Мәсәлне уку.
– Әйткәнемчә, без сезнең белән бүген Г.Тукайның бер мәсәле белән танышабыз. Аның исемен сезгә әйтмичә торам. Сез аны ничек дип атар идегез?
– Мәсәлдә нинди геройлар катнаша? (Көтелгән җавап. Бал корты һәм чебеннәр.)
– Димәк, мәсәлнең исеме ...
– Укучылар, мәсәлдәге кайбер сүзләрнең
мәгънәләре сезгә аңлашылмаска мөмкин. Түбәндәге сүзләргә игътибар итегез әле.
Сүзлек эше:
байгыш – филин
бичара – бедняга
илә – белән
алпавыт – помещик
– Чебеннәр нишләргә уйлаганнар? Ни өчен? (Көтелгән җавап. Чит илгә китәргә җыеналар. Аларга чит илдәге тормыш яхшырак тоела.)
IV. Ял минуты
Геройларга характеристика бирү. Г.Тукайның «Эш беткәч уйнарга ярый» мультфильмыннан җыр яңгыраган вакытта балалар бүлмә буйлап тараткан сыйфатларны җыялар һәм тактага беркетәләр.
– Димәк, бал корты аркылы Г.Тукай нинди образны гәүдәләндерергә тели? (Көтелгән җавап. Эш сөючән, җәмгыятькә файда китерә торган, үз илен ярата торган кешене.)
– Чебен нинди образны гәүдәләндерә? (Көтелгән җавап. Ялкау, пычрак, әзерне ашарга яратучыны. Рәхәт тормыш эзләүчене.)
– Менә бу күренеш «аллегория» дип атала. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, билгеле бер мораль сыйфатларны гәүдәләндерү өчен персонажлар итеп хайваннар, җәнлекләр, балыклар, кошлар, үсемлекләрне сурәтләү аллегория дип атала. Кайчагында җансыз предметлар алынырга мөмкин.
– Бу мәсәл белән автор нәрсә әйтергә тели? (Көтелгән җавап. Хезмәт иткән кешеләр үз илләрендә кадерле булалар.)
– Бу – әсәрнең идеясе була да инде.
– Бу әсәр бүгенге көндә актуальме?
V. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү
1. Парларда эшләү (№3 эш битләрендә).
– «Умарта корты һәм чебеннәр» мәсәленә туры килгән мәкальне күрсәтегез. Иленнән аерылганның канаты каерылган.
Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.
Эш сөйгәнне ил сөйгән.
Илдә яшисең икән – илеңә хезмәт ит.
Калган эшкә кар ява.
Туган илең – туган анаң, чит ил – үги анаң.
Башланган эш – беткән эш. (Тикшерәбез, балларны куябыз.)
VI. Белемнәрне бәяләү
8 балл – «5»
6 – 7 балл – «4»
4 – 5 балл – «3»
0 – 3 балл – «2»
VII. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү
1. Г. Тукайның «Умарта корты һәм чебеннәр» мәсәлен сәнгатьле укырга әзерләнү.
2. Г. Тукайның «Умарта корты һәм чебеннәр» мәсәленә рәсем ясарга.
VIII. Рефлексия
– Бүгенге әдәбият дәресендә нинди максатлар куйган идек? Максатларга ирештекме? Нинди нәтиҗәләргә килдек? Әйдәгез, үзбәя биреп китик әле. Сезнең халәтегезгә туры килгән мәкальне конвертлардан сайлап алып, тактага беркетеп куегыз.
Комментарийлар