Логотип Магариф уку
Цитата:

Үзем сайлаган язмыш

Энҗе Рафик кызы ЗАҺИДУЛЛИНА,Байлар Сабасы бистәсе гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы - 17 ел.Укытучым!Горурлан син, бу укучым даМинем сукмак белән китте, дип.Һөнәрләрнең һөнәре бу, дие...

Энҗе Рафик кызы ЗАҺИДУЛЛИНА,
Байлар Сабасы бистәсе гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы - 17 ел.
Укытучым!
Горурлан син, бу укучым да
Минем сукмак белән китте, дип.
Һөнәрләрнең һөнәре бу, диеп,
Узең шуңа гашыйк иттең бит.

Гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган мөгаллимнәр арасында шундый үзенчәлекле кешеләр була. Алар тынгысыз хезмәтләрен соклангыч тыйнаклык белән башкаруларын беләләр. Халкыбызның үткәненә, гореф-гадәтләренә тугры калып, үсеп килүче буынны да шул рухта тәрбияләү аларнын канына сеңгән. Әнә шундыйларның  берсе - минем беренче укытучым. Минем алдагы тормыш маягым булган элеге шәхес,  вакыт агышы да жуя алмаган, әйтеп бетермәслек сер алихәсе ул. Белем сукмагына атлап керү белән үз куенына алган укытучым мәктәпкә килешебезгә сыйныф бүлмәсе уртасына чыгарылган түгәрәк тимер мичне җылытырга да, ике дәрестән соң безне тукландыру өчен электр плиткасына зур ак чәйнекне утыртырга да, өч сыйныф өчен өч рәткә тезелгән яшел парталарыбызга тикшерелгән дәфтәрләребезне өләшергә дә өлгергән булыр. Аеруча сихерләгәне, укытучымның кулына мондалина алып, уйнап җибәрүе  булгандыр. Күпләребез  тәүге тапкыр күргән бу уен коралында остазыбызның төрле матур көйләр чыгаруын гаҗәпләнеп тә, сокланып та күзәтә идек без… Болары әле бала күңелендә тирән уелып калган хатирәләр генә.


«Укытучы һөнәрен яратсаң, укучыларыңа да, үзеңә дә синең хезмәтең канәгатьләнү китерә, уй-хыялларыңны үстерә, яшәргә көч, дәрт уята, иҗат итү теләген көчәйтә. Балаларның аркаларыннан сөеп кенә үтүдән дә тәм табам мин» дип, үзенең уй-кичерешләре белән уртаклашып, үзем шул юлны сайлагач, төпле киңәшләрен бирде тәжрибәле укытучым. Димәк, хезмәтеңне яратып башкарырга кирәк.


Укытучы һөнәре… Һөнәрләрнең һөнәре… Бу һөнәрнең үткәне һәм бүгенгесе... Авыр хезмәт, сүз дә юк. Укытучыларыбызның эш шартлары белән хәзерге мөмкинчелекләрне чагыштырып караган педагоглар өчен уйланырга да җирлек бар. Хезмәт юлыбызны башлаганда үзебез дә кулдан күрсәтмә материаллар, карточкалар, таблицалар ясый идек түгелме? Агитатор, артист та идек. Дәресләрдән соң амбарга, подвалга, фермага да барып эшләргә туры килгәләдеме? Әлбәттә! Бу элеке һәм хәзерге авыл укытучысының уртак сыйфаты: күндәмле, сабырлык, тырышлык. Педагог хезмәтенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан тудырылган уңай шартлардан белем һәм тәрбия бирү процессында  тиешле дәрәҗәдә файдалана белгәндә генә, үзеңне бүгенге көн таләпләренә туры килүче укытучы итеп санарга мөмкин.


 Актив, кызыксынучан, үз фикерләрен курыкмыйча әйтә белүче, аралашучан, тәнкыйтчән замана балалары алдында югалып калмаска, балалар биргән һәр сорауга жавап кайтара алырга, дөрес юнәлеш бирергә тиеш без. Ә моның өчен эзләнергә, белемеңне күтәрергә, үз өстеңдә күп эшләргә кирәк. Бүгенге көн таләпләре ике як өчен дә югары: укучы үзенең белгәннәре ярдәмендә яңасын үзләштерегә, мөстәкыйль фикер йөртеп, аны ачык итеп дәлилли алырга тиеш.


Укучыларда фәнгә кызыксыну уятуда, активлык, мөстәкыйллек тәрбияләүдә, хезмәттәшлек итәргә сәләтле булуны үстерүдә актив укыту методлары (Сингапур структуралары) ярдәмгә килде безгә. Аларны дөрес һәм урынлы файдаланганда уңышларга ирешеп булыр дип саныйм һәм дәресләремдә кулланам да.


Мәктәп үзе бер дөнья. Шул агым белән яшәргә, хыялланырга, иҗат итәргә. Тәрбия бирү процессында әдәп-әхлак тамырлары гаиләдән башланса, мәктәптә ул уңдырышлы туфрак, дым, яктылык таба. Укытучы булу горурлык! Халкы, теле, укучылары өчен җан аткан, бар вакыты, уйлары эше белән бәйле, заманнан артта калырга теләмәс шәхес, икенче әни ул.


Үзем сайлаган язмышымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, укучыларымның уңышлары дәрман бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ