Логотип Магариф уку
Цитата:

Якташым – татар теле белгече

Луиза Зөфәр кызы НӘБИУЛЛИНА,Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысыПедагогик эш стажы: 33 ел.Халкыбыз электән мәгърифәтле булган.XVIII  гасыр ахырында ук кабынган...

Луиза Зөфәр кызы НӘБИУЛЛИНА,
Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик эш стажы: 33 ел.
Халкыбыз электән мәгърифәтле булган.XVIII  гасыр ахырында ук кабынган мәгърифәт учагы бүген дә безнең барыр юлыбызны яктырта.Аның нуры буыннардан-буыннарга бирелеп яктылыкка өнди.Мәгариф — татар милләте язмышында зур казанышларга китергән, абруй казанган өлкә. Дистә еллар, гасырлар буе мәгариф өлкәсендә йолдыз булып кабынган шәхесләрнең исеме халык хәтерендә яши. Чөнки аларның иң якты хыялларын, омтылышларын алардан соң килгән буыннар мирас итеп кабул итә, дәвам иттерә. Аларныңкылган гамәлләре бөтен халык казанышына әверелә. Узган ХХ йөз башында һәм совет чорының 20-30 нчы елларында татар телен ана теле буларак укыту, татарларга рус телен укытуны үзе эшләгән мәктәпләрдә гамәлгә керткән, та­тар телен халыкка аңлаешлы әдәби тел итеп тезү өчен көрәшкән, аларны укыту, дәреслекләр, программалар, методик ярдәмлекләр төзү буенча зур эшчәнлек күрсәткән туган төбәгебез Әгерҗе районыннан чыкканфидакарь зыялыларыбызның берсе - Мөхетдин Хафизетдин улы Корбангалиев.Ул – укытучы,  мөгаллим, XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы мәгърифәтчеләре арасында иҗади эшчәнлеге белән күренекле урын алып торган якташыбызКазан  университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, Хезмәт Герое, ТАССРның атказанган  фән эшлеклесе, хезмәттәге казанышлары өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән, Бөтенроссия “Мактау тактасы”на кертелгән галим.
Мин рус телле укучыларга татар теле укытам. Рус телле укучыларга татар телен  укытканда кыенлыклар да,төрле конкурс-олимпиадаларда  җиңүләр дә булды.Менә шушы рус телле укучыларга татар телен укытуны безнең якташыбыз 1920-1930 елларда ук күтәреп чыккан бит. Башка милләт укучыларына татар телен укыту ул чорда да бик актуаль булган. Мөхетдин Хафизетдин улы Казан педтехникумында, хәрби команда курсларында, Шәрык академиясендә, жир эшләре техни­кумында, Татар өлкә Совпартшколада, юристлар әзерләү курсларында,Казан  дәүләт университетында татар теле  һәм әдәбияты укытып йөргән елларда  ук ул үзенең игътибарын татар  белеменең хәл ителеп  бетмәгән мәсьәләләрен чишүгә, укыту методикаларын өйрәнүгә юнәлткән. Аның хезмәтләре, методик  өйрәтмәләре  әле хәзер дә әһәмияткә ия. Татарстан Мәгариф Халык комиссариаты янындагы Гыйльми үзәк татар булмаганнар өчен татар теле буенча программалар һәм дәреслекләр әзерләүне Мөхетдин Корбангалиевкә һәм Хуҗа Бәдигыйга йөкли. Алар  Галимҗан Шәрәф белән берлектә язган “Рус мәктәпләре өчен татар теле дәреслеге” берничә мәтәбә басылып чыга. Әлеге дәреслек татар телен өйрәнүчеләрнең яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып, программа таләпләренә яраклаштырылып, уку материалын аерым дәресләргә бүлеп төзелгән.
Галим- педагогның 100 дән артык дәреслеге һәм укыту кулланмалары басылып чыга. Ул татар телен  рус теле белән чагыштырма рәвештә укытуны яклый һәм студентларны  русчадан татарчага һәм, киресенчә, татарчадан  русчага тәрҗемә итүгә күнектерергә кирәклеген дәлилли, шушы юнәлештә эшләүнең метод һәм алымнарын тәкъдим итә. Галим  татар телен белмәүчеләргә татар телен өйрәтергә кирәклеген әйтә. Шул максаттан 1923-1924 елларда башка милләт  кешеләре өчен  татар теле дәреслекләре төзи.
1927-1937 елларда Р.Газизов белән бергә 5-7 нче класслар өчен “Руслар өчен татар теле дәреслеге” һәм “Татарлардан башкалар өчен татар теле дәреслеге” китаплары дөнья күрә. Дәреслекләрдә сөйләм телен үстерүгә, укырга һәм язарга, грамматика һәм орфография  кагыйдәләрен өйрәтүгә әһәмият бирелгән.1941 елда “Татарлардан башкаларга татар теле дәреслеге” урта  һәм югары белемне  рус телендә алган, татар телен  читтән торып өйрәнүчеләр өчен төзелгән. Бу дәреслектә фонетика, морфология һәм синтаксис буенча мәгълүматлар гомуми кабул ителгән грамматик системада түгел, бәлки,лексик–текстлы итеп, материалның таләп итүе буенча, комплекс рәвешендә бирелгән.
М. Корбангалиев – татар мәгариф фронтының, бигрәк тә аның совет  чорындагы иң күренкле вәкилләренең берсе. Аның әлифбалары белән берничә буын укырга-язарга өйрәнгән. Аның зурлар өчен әлифбасы илдә наданлыкны бетерү елларында халыкка зур хезмәт күрсәткән. Татар телен укыту методикасының чәчәк аткан чоры– 1917–1941еллар. Бу чорда октябрь революциясеннән соң татар мәктәпләрендә татар телен һәм әдәбиятын укытуның яңача куелуы, татар телен башка милләт укучыларына укытуны гамәлгә кую чоры да. Бу чор күренекле педагог, методист, тел галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Мөхетдин Хафиз улы Корбангалиев халык мәгарифенә ныклы нигез салучылардан берсе булган.
М. Корбангалиевның  дәреслекләре   укучыларның дәрестә мөстәкыйль  фикер йөртеп эшләүләренә, билгеле бер грамматик күренешне күзәтүгә зур урын биргән, шулардан чыгып, балаларны тиешле нәтиҗәгә килергә (кагыйдә чыгарырга) өйрәткән.Теорияне практика белән бәйләп алып баруны өстен күргән.Шулай ук ул  табигый, тәрҗемәи-грамматик, катнаш методларны үзенең хезмәтләрендә аңлата. М.X.Корбангалиев тәрҗемәи (чагыштырма) методтан чикләнгән күләмдә генә файдаланырга киңәш итә.Табигый метод белән эшләгәндә, күрсәтмәлелек, кул хәрәкәтләре, мимика киң кулланыла.XX гасыр башларында кулланылган катнаш метод, ягъни табигый һәм чагыштырма методларның кушылмасы, бүгенге көндә дә укучыны сөйләшергә, аралашырга өйрәтүдә уңышлылардан санала.
Фонетика, морфология, синтаксис буенча тиешле мәгълүмат биргән, укучыларны орфографик һәм  каллиграфик яктан дөрес язарга өйрәтүне максат итеп куйган.Дәреслекләрдә язу һәм сөйләм телен үстерү, үткәнне кабатлау һәм ныгыту өчен дә материаллар биргән. Дәреслекләрнең азагында русча-татарча сүзлек тә бирелгән.М. Корбангалиев    тарафыннан тәкъдим ителгән метод һәм алымнар бүгенге дәреслектә дә  чагылыш тапкан.
Татар телен укытуга карата төрле метод һәм алымнарны һәм шул ук метод яки алымнар белән эшләү юлларын күрсәтүче буларак, М.Корбангалиев фән өлкәсендә зур урын алып тора, аның тарафыннан күтәрелгән һәм практикага кертеп җибәрелгән теге яки бу карашлар, кайбер метод һәм алымнар хәзер дә файдалы, кулланырга һәм үрнәк алырга яраклы булып торалар.Без, туган тел укытучылары, аның эшен дәвам итәбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ