Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа үрләр яулап, биеклеккә...

Һәр авыл җир йөзендәге меңләгән авыллар арасыннан кайсыдыр ягы белән аерылып тора.

Гөлназ Фирдәвес кызы СӘЙФУЛЛИНА,
Мөслим районы Түбән Табын мәктәп-интернаты укытучы-дефектологы
 

Нинди дә булса үзенә генә хас сыйфаты, күренекле кешеләре, табигате, тарихы була аның. Җир йөзендә һәркем эз калдырган кебек,туган авылымның бөек шәхесе Әхсән Шәриповның  да өлеше бардыр, минемчә.
Әхсән Шәрипов 1925 елның 29 декабрендә районыбызның  Октябрь (ул чакта Теләнче) авылында дөньяга килә. Әтисе Әмирҗан абзый укытучы була.Әнисе Әсмабикә – хуҗабикә. Әтисе мулла малае булса да, Совет хөкүмәте яклы була.Шуның өчен ул сәнәкчеләр фетнәсе вакытында бик нык эзәрлекләнә, якын иткән игелекле кешеләр ярдәме белән генә исән кала. 30 нчы еллар башында Әмирҗан абзый Татар Шуганы авылында мәктәп директоры хезмәтен башкара. Әхсән бу авылга тиз генә ияләшеп китә алмый. Үзлегеннән язарга, укырга өйрәнә. Җиңел укый, отличник була. Һәр елны мәктәп дирекциясенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Сигезенче класста укый башлагач, әтисе аңа: “Әгәр бу уку елында отличник булсаң, Казанга алып барачакмын”, – ди. Ул бу көнне түземсезләнеп көтә, ләкин бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, 22 июнь иртәсе шомлы хәбәр китерә. Явыз Гитлер СССРга каршы сугыш башлата. Һәр көнне авылның әзмәвердәй ир-егетләре фронтка китә. Әхсәннең Казанга бару өмете өзелә. Җәй буе басуда була, җир эшкәртү төгәлләнүгә урак өсте башлана. Аны лобогрейка дигән ургычка куялар. Кичен кояш батып чык төшкәнче эшлиләр, арыта, кайтып кайда ятканнарын да белмиләр.
Ул елны югары класслар өчен уку 1 октябрьдән гына башлана. Әхсән Шәрипов тугызынчы класска күрше Әмәкәй мәктәбенә укырга бара. Җәй буе тагын басуда, колхоз эшендә. Унынчыда уку ике айга соңарып башлана.Ул уку елында төнге сменада ашлык суктыралар. Шулай мәшәләнә торгач, унны да тәмамлый ул.
Уку елы килеп җиткәч, аны укытучы итеп билгелиләр. Август киңәшмәсенә баргач, бер апа килә дә: “Монда нишләп йөрисең? Үскәнем, бу укучыларныкы түгел, укытучылар киңәшмәсе, үскәч килерсең”, – ди. Укытучы булуы озакка бармый, ике айлык стаж белән аны армиягә алалар.
Кайту белән дөнья мәшәкате баса. Башта авылында алачыкта тимер суга, аннары укытучы булып әтисе юлыннан китә.Калинин районы Иске Әгъбәз авылы мәктәбендә рус теле укыта. Бер үк вакытта колхозда башлангыч партоешма секретаре да була. Аннары райкомда инструктор, Иске Иркәнәш җидееллык мәктәп директоры, Тукай исемендәге колхоз партоешма секретаре вазифаларын башкара. Әхсән Шәрипов үз эшен белеп, җаваплылык тоеп, эш сәгате белән хисаплашмыйча, дилбегә кактырмыйча башкара. Эш дәверендә Әхсән абый мәктәп реформасы таләпләрен тормышка ашыра барып, педагогия һәм психология казанышларына, рус теле һәм әдәбияты укыту методикасына таянып, балаларга белем бирүнең иң яхшы алымнарын һәм чараларын сайлап алуга зур игътибар бирде. Уку эшчәнлегендә балаларның мөстәкыйльлеген активлаштырып, ул дәрес бирү белән бергә лекция һәм семинар формаларын киңрәк куллана башлады. Әхсән абый төрле карточкалар, схемалар, таблицалар ясап, аны дәресләрендә һәрдаим кулланып, уңышлы нәтиҗәләргә ирешә.
Укучыларга ныклы һәи тирән белем бирү өчен Ә.Шәрипов телдән һәм язма контроль эшләр оештыра. Бу исә балаларны системалы эшләргә күнектерә. Контроль эшләр үткәргәннән соң, укучылар шулай ук үзләренә контроль ясыйлар: кулларына карандаш тотып, үз эшләрен үрнәк белән чагыштыралар, үз хезмәтләрен бәялиләр. Бу эш процессында укучыларның иҗади хезмәттәшлегендә туган микроклимат барлыкка килә.
Әхсән Шәрипов мәктәптә эшләү дәверендә төрле түгәрәкләр оештыра, укучылар белән берлектә төрле газета-журналларга язмалар язалар, мәктәп газеталары чыгаралар.
Әхсән Шәрипов әдәби кичәләр, сугыш һәм хезмәт ветераннары, язучылар, җитәкчеләр  белән  кызыклы  очрашулар оештыра.  Алар турында зур мәгълүмат туплап,  “Утлы еллар аша” дип исемләнгән китабы дөнья күрә. 1 нче кисәктә туган төбәгебездә туып, илебез азатлыгы,иминлеге һәм аның һәрьяклап үсеше өчен фидакярлек күрсәткән райондашларыбызны, алар турында материаллар туплау, китап итеп киң җәмәгатьчелеккә җиткерү, киләчәк буынга мирас итеп калдыру булса, 2 нче кисәктә исә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Авыл утлары” газетасында конкурс кысаларында дөнья күргән язмалар тупланган.
Эшләү чорында Калинин, Сарман, Мөслим райкомы составына әгъза, Сарман, Мөслим район Советларына депутат булып сайлана. Өч тапкыр КПСС Өлкә комитеты, ТАССР Министлар Советының Мактау грамотасы,Татарстан Президенты Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
Әхсән Шәрипов, пенсиягә чыккач та, тик ятмый, ул инвалидлар проблемаларына зур игътибар бирә. Җиде ел инвалидлар җәмгыятен җитәкли.Физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә өй, каралты-кура төзүдә, терлек азыгы, кием-салым, азык-төлек белән тәэмин итүдә күләмле ярдәм күрсәтә. “Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Почетлы әгъзасы” күкрәк билгесе, ике тапкыр Татарстан Республика идарәсенең мактау кәгазе белән бүләкләнә.Шул дәвердә эшләгәндә, инвалидлар концерт группасы оештыра. “Сүнмәс дәрт” клубы исемен җитәкли.
“Алма агачыннан ерак төшми “, – диләр. Әхсән Шәриповның ике кызы да әтисе юлыннан киткәннәр. Олы кызы Гөлшат апа Закирова – сабыр, булдыклы, уңган, бик күпләргә үрнәк булырлык шәхес. Ул эш тәҗрибәсен Мөслим мәктәбендә физика һәм математика  фәннәрен укытып башлый  һәм  инде лаеклы ялга чыкканчы, Мөслим районының мәгариф бүлеге мөдире вазифасын башкара. Кече кызы Ләйсән Шадрина Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкарды, шулай ук балаларга физика фәне буенча да белем бирде.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: Әхсән Шәрипов  –  чын мәгънәседә киң кырлы шәхес. Ул –  балаларга армый-талмый белем һәм тәрбия биргән мөгаллим дә, күңелгә үтеп кереп, бөтен йөрәкнең нечкә җепселләрен тетрәндергән  язучы да, оста оештыручы да, активист та, патриот та. Гыйлем-тәрбия өлкәсендә искиткеч бай мирас калдырган бу мөгаллимнең үгет-нәсыйхәтләре укучылар өчен генә түгел, укытучылар өчен дә файдалы. Шушындый кеше белән бер җирлектә яшәү – үзе зур бәхет ул!

 

Фото: © Салават Камалетдинов/ «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ