Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...»

Быел конкурска 540 гариза кабул ителгән.

Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» фәнни-иҗади бәйгесе узды. Әлеге бәйге 2015 елдан башлап үткәрелә.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов билгеләп үткәнчә, конкурс географиясе елдан-ел киңәя, ә катнашучылар саны арта. 

Конкурс ачылышы тантанасында КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов бәйгедә катнашучыларга, аларның әти-әниләренә һәм укытучыларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Бәйге кысаларында мәктәп укучылары һәм студентлар Габдулла Тукай шигырьләрен төрле телләрдә сәнгатьле итеп башкарды.

Конкурс географиясе Татарстан Республикасын (Арча, Биектау, Тәтеш, Кайбыч, Чирмешән, Аксубай, Мамадыш, Чүпрәле, Апас, Алабуга, Кама Тамагы, Лениногорск, Әтнә, Сарман, Мөслим, Балтач, Актаныш, Азнакай, Яшел Үзән, Лаеш, Әлмәт, Бөгелмә, Питрәч, Саба, Балык Бистәсе, Кукмара, Тукай, Чистай районнары),шулай ук Чувашия, Башкортстан республикаларын; Оренбург, Әстерхан, Самара, Нижегородск, Волгоград өлкәләрен, Ульяновск, Саратов шәһәрләрен колачлый. 

Моннан тыш, Казан политехник көллияте, Казан педагогика көллияте,Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте, Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, 

А.Ш.Әхмәтшин исемендәге Түбән Кама педагогика көллияте, КНИТУ-КАИның техник көллияте, КФУның  Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты,

Казан юридик институты, Казан дәүләт культура институты, Россия ислам институты, Физик культура, спорт һәм туризм Идел буе дәүләт университеты студентлары да чыгыш ясады. 

Конкурс 5 номинациядә үткәрелде: 

– 1 нче номинация – «Без – Тукайлы халык»: татар телле катнашучылар шагыйрь әсәрләрен сәнгатьле итеп укыды.

– 2 нче номинация  – «Татар теле – күңелем теле»: чит телле студентар һәм укучылар Тукай шигырьләрен татар телендә яңгыратты.

– 3 нче номинация  – «Тукай моңы – җиһанда»: Габдулла Тукай шигырьләре төрле телләрдә яңгырады. 

– 4 нче номинация – «Тукай – безнең күңелләрдә» студентлар һәм укучылар Габдулла Тукайга багышлап язылган үз шигырьләрен башкарды. 

– 5 нче номинация – «Габдулла Тукай ижаты турында  әйтер сүзем». Тукай иҗатына бәйле фәнни-тикшеренү эшләре каралды. 

Филология фәннәре докторы, татар тел белеме кафедрасы профессоры Фәнүзә Нуриева ассызыклап үткәнчә, быел бәйгегә 16 фәнни эш килгән. Кече сыйныф укучылары Тукай шигырьләренә анализ ясаса, өлкәнрәкләр шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган фәлсәфи чыгышлар әзерләгән.

Игътибарга лаек темалар арасында Шүрәле образы аеруча еш очрый: ул 5–6 эштә төрле яклап өйрәнелгән. Катнашучылар аны Тукай иҗаты белән бәйләп тә, мифологик образ буларак та, этимологиясе ягыннан да, хәзерге татар әдәбиятындагы чагылышы аша да тикшергән. Аерым бер эштә Шүрәле белән Су анасы образлары чагыштырылып, аларның биш охшаш һәм биш аерым сыйфаты билгеләнгән.

Гомумән, чыгышларда әдәби мирасның бүгенге көн өчен дә актуаль булуын ассызыклана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ