Логотип Магариф уку
Цитата:

Ата-аналар берләшмәләре инициативалары конкурсына гаризалар 29 майга кадәр кабул ителә

Ата-аналар берләшмәләре инициативалары конкурсына гаризалар 29 майга кадәр кабул ителә. Конкурс «Знание» җәмгыяте тарафыннан Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

Конкурсның максаты – гаилә белән мәгариф оешмалары арасындагы хезмәттәшлекне үстерү, балалар өчен уңайлы һәм куркынычсыз мохит булдыруга юнәлтелгән инициативаларны хуплау. Быел беренче тапкыр мәктәпкәчә һәм һөнәри белем бирү оешмалары да катнаша ала. Бу ата-аналар берләшмәләренең киңрәк катламын җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Проектлар тугыз юнәлеш буенча кабул ителә: гражданлык, патриотик, рухи-әхлакый, физик, хезмәт, экологик, эстетик тәрбия, фәнни танып белү һәм башкалар.

Җиңүчеләр исемлеге июнь ахырына кадәр игълан ителәчәк.

Җиңүчеләр 200 меңнән алып 2 миллион сумга кадәр грантлар алачак. Проектларны гамәлгә ашыру 2026 елның ноябрь уртасына кадәр планлаштырыла. Конкурс 26 февральдән 30 июньгә кадәр онлайн форматта уза.

Фото: РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ