Яңа заман авыл укытучысы
Сүрия Фарис кызы ӘХМӘТОВА,Мөслим районы Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы. Эш стажы - 37 ел. Әгәр укытучы эшен яратуын укучыларны яратуы белән берләштерә алса, ул - яңа за...
Мөслим районы Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы. Эш стажы - 37 ел.
Әгәр укытучы эшен яратуын укучыларны яратуы белән берләштерә алса, ул - яңа заман укытучысы. Л.Н.Толстой
Бүгенге көндә “яңа мәктәп”, мәгарифнең яңа юнәлешләре, яңа заман укытучысы турында күп сөйләнә. Ә безнең кечкенә, тагын да төгәлрәк әйтсәк, аз комплектлы авыл мәктәбе өчен яңа заман авыл укытучысы турындагы фикерләр гаять мөһим. Чөнки укытучы хезмәтенең эзе һәркемдә кала, шуңа күрә дә мәгарифтәге һәр үзгәреш бар кешедә аеруча кызыксыну уята, кешеләрнең уртак гаменә әйләнә.
Ә нәрсә белән үлчәнә соң авыл укытучысының тынгысыз, күп көч сорый торган хезмәте? Минемчә, кылган гамәлләре белән. Шулай ук укучыларының гамәлләре белән.
Бәлки укытучы хезмәтенең үлчәве яратудыр? Чөнки, билгеле җырдагыча, тыңлатыр өчен, һәр сүзенә ышандырыр өчен күпме ярату , күпме яну кирәклегән укытучы үзе генә белә.
Мин-авыл укытучысы, яңа заман авыл укытучысы. Иҗади эшләүче укытучы буларак, минем девизым: иртәгә бүгенгедән яхшырак эшләргә. Мин укучыларымны уйларга өйрәтәм. Һәр укучымда шәхес күреп, һәрберсенең шәхесен хөрмәт итәргә тырышам. Дөреслекне эзләргә, үз фикерләрен исбатларга өйрәтәм. Миңа үз фикерен яклый алучы укучыларым аеруча кадерле. Мин Экзюпери белән килешәм: “Кемдер минемчә түгел, ә башкача фикерли икән, ул моның белән мине рәнҗетми, киресенчә, мине тулыландыра”
Минем математика дәресләрендә җитдилек өстенлек итә. Бик күп мәгълүмат, теоремалар, билгеләмәләр, кагыйдәләр, формулалар, саннар дөньясы. Шул ук вакытта тормыштагы вакыйгалар турындагы уйлануларга да вакыт табыла. Ә инде шаяртып алырга сәбәп бар икән, андый мөмкинлек тә тә эшкә җигелә. Бүгенге дөнья бик катлаулы. Мин үземнең укучыларыма белемнәрне тормышта файдаланырлык итеп бирергә тырышам. Чөнки заман катлаулы гына түгел, ә кызыклы да. Ләкин яңа информацион технологияләр артында Укытучы һөнәре өчен иң мөһим булган кешелеклелек сыйфатлары юкка чыкмавы да кирәк. Кешелек уйлап тапкан иң яхшы, иң камил ачышлар да кеше шәхесе җимешләре. Пифагор теоремасы, Менделеев таблицасы, Эйнштейнның чагыштырмалылык теориясе төшенчәләре мәктәптә укыган һәр кешегә таныш. Замана укытучысына акыл эшчәнлеге закончалыкларын кулланып эшләүне дә күз уңында тоту кирәк. Кайсы бала рациональ ысул кулланып куелган мәсьәләне, математик мәсьәлә турында гына сүз бармый, биш минутта хәл итәргә мөмкин, ә кайсы бала озын көн буе уйлап та дөрес чишелешкә бик авырлык белән ирешә. Укытучы эшчәнлеген оптималь оештыру өчен акыл эшчәнлеген оештыруның төп принципларын дөрес кулланып эшләү мөһим.
Балалар- авылыбызның, җирлегебезнең, дәүләтебезнең киләчәге, укытучы хезмәте- киләчәктә йөзләрчә тапкыр кире кайтачак инвестиция.
Хәзерге заман укытучысы укучы күңеленә кагыла торган һәр сүзе, уе, хәрәкәте өчен зур җаваплылык тота.
Шуңа күрә авыл укытучысының тормыш позициясе укучылар өчен таяну ноктасы булса, өлкәннәрне уйланырга мәҗбүр итәрлек булырга тиеш. Чөнки авыл укытучысы дәресләр үткәргәндә генә түгел, ә тормышының һәр мизгелендә авылдашларының күз алдында. Бүгенге көндә дә авыл укытучысы, “йөрәген балаларга биреп” эшләсә, белем бирүче генә түгел, ә барлык өлкәдә дә авыл халкы өчен эталон булып тора. Яңа буынның нинди булуы, димәк, “илнең иртәгәсе”нең сыйфаты да, укытучы хезмәтенә бик тә бәйле.
Комментарийлар