Яңа заман авыл укытучысы
Сания Исмәгыйль кызы ЗАКИРОВА,Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 27 ел. Укучыларда туган телгә, Туган илгә хөрмәт хисе тәрбияләү һәр дәрест...
Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 27 ел.
Укучыларда туган телгә, Туган илгә хөрмәт хисе тәрбияләү һәр дәрестә, шул исәптән тел һәм әдәбият дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда да дәвам итә.
Һәр халыкның туган теле- аның мәдәнияты, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен барыбызга да армый-талмый эшләргә кирәк.
“И туган тел, и матур тел”- дигән Г.Тукай һәм “әткәм- әнкәмнең теле”,-дип өстәгән. Бу сүзләргә бары да сыйган: күңел назы да, җаның- тәнең белән ярату да, өзелеп әйткән тойгылар да.
Менә шуның өчендер бу хис- тойгылар мине дә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итте.
Мин, Закирова Сания Исмәгыйль кызы,укучыларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбиялим.Гомуми педагогик стажым – 27 ел. Эшчәнлегем – башлангыч сыйныф татар балалары. 2008 нче уку елыннан милли белем бирү буенча директор урынбасары вазифаларын да башкарам.
Үземнең эш дәверемдә уңышларым да шактый. Район, республика һәм рәсәй күләмендә үткәрелгән төрле бәйгеләрдә катнашып киләм.Интернет челтәрендә үземнең шәхси сайтым эшләп килә.
Район газетасы”Идел таңнарында” һәрдаим мәкаләләрем басылып тора.
Мәктәптә татар теле укытучысының эше җаваплы Һәм шактый ук катлаулы, бигрәк тә рус мәктәбендә укыту. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү бик авыр.
Укытучы буларак,мин ата-аналар белән дә күп эшләр алып барам. Хәзерге заманда ата-аналар белән эшләү, әлбәттә, җиңелләрдән түгел. Миңа үземә,бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары белән эшләгәнгә күрә, ата-аналар белән еш очрашырга туры килә. Алар биргән сорауларга ашыкмыйча гына төпле җавабымны бирергә тырышам. Хәзерге ата-аналар бик күпне беләләр бит. Һәр ата-ана да үзенең баласы өчен җиңелрәк юлны эзли.
Мәсәлән, рус мәктәбендә татар телен укыту ике төркемгә бүленә( татар һәм рус төркемнәренә)Ата-анасы татар кешеләре булса да, балаларын рус төркеменә бирергә тырыша, янәсе ул татар телен начар аңлый, аз белә, я бөтенләй татарча сөйләшә алмый. Бу мәсьәлә белән мин берничек тә килешә алмыйм. Татар баласы булып та, баланың бөтенләй татарча аңламавы, бу бит көлке. Кем гаепле икән соң моңа? дигән сорау туа. Татар булуына да карамастан, үзләренең балалары белән тел сындыра-сындыра русча сөйләшүләре бик гаҗәп бит.
Сер түгел: хәзер балалар әдәби китапны да аз укыйлар. Күпләр телевизор карауны, кич белән урамда йөрүне, компьютер каршында утыруны хуп күрәләр. Ә әдәби китапларны күбрәк укыган саен кеше тормышны күбрәк танып белә, әдәби образларга охшарга тырышып яши, әдәп - әхлак кагыйдәләрен яхшырак үзләштерә.
Туган телне өйрәтү, саклау, әлбәттә, беренче чиратта, гаилә бурычы ул.Телебезнең сакланып калуы дәүләттән, мәктәптән генә түгел, гаиләдән дә тора. Гаиләдән башлыйк Һәм үзебезнең ана телен саклап калыйк.
Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, безгә, укытучыларга да, яңа таләпләр куя. Сыйфатлы белем бирү өчен, мәгариф өлкәсендә модернизацияләү кирәклеген аңлап, без дә дәресләребездә инновацион технологияләр кулланып эшләргә тиеш.
Практика күрсәткәнчә, дәресләрдә компьютер куллану, белем бирүдә традицион методлардан өстен булуын раслый, укучы дәресләрдә актив катнашучы була.
Бүгенге көндә күпчелек мәктәпләрдә, шул исәптән, безнең мәктәбебездә дә күп мөмкинлекләргә ия булган интерактив такталар, җиһазландырылган компьютер сыйныфлары бар. Мин бу өлкәдә булган яңалыклар белән танышып, аларны үз эшемдә киң кулланырга тырышам.
Мәктәпләрдә балаларны дөрес итеп туган телебездә сөйләшергә өйрәтү, аларда татар әдәбиятына, сәнгатенә мәхәббәт уяту бик зур тырышлык сорый. Татар телен белүнең кирәклеге һәркайда чагылырга тиеш.
Комментарийлар