Яңача белем бирүдә – заманча укыту-методик комплектлар
Рәзидә ХӘСӘНШИНА,Чаллыдагы 52 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, татар теле дәреслекләре авторыФедераль дәүләт белем бирү стандарты куйган таләпләрнең...
Чаллыдагы 52 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, татар теле дәреслекләре авторы
Федераль дәүләт белем бирү стандарты куйган таләпләрнең иң мөһиме – укытучы һәм укучы арасындагы эшчәнлекне дөрес итеп оештыру, ягъни укучылар белем алырга килә, ә укытучы белем алу процессын оештыра һәм аларга ярдәм итә.
Татар телен укытканда, баланың камил белем һәм күнекмәләргә ия булуын тәэмин итүгә юнәлтелгән универсаль уку гамәлләре (УУГ) формалаштыру зур әһәмияткә ия. УУГ шәхси, регулятив, танып белү, коммуникатив төрләренә бүленә. Регулятив, танып белү һәм коммуникатив уку гамәлләре төп белем бирү программасын үзләштерүнең метапредмет нәтиҗәләренә керә.
Укучыларга танып-белүгә этәргеч бирү, уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлек, иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлекне оештыра, эшне планлаштыра белү, уку хезмәтендә максат (уку мәсьәләсен – УМ) куя алу, аңа ирешү өчен этапара бурычлар билгеләү һәм аларга ирешү өстендә (адымлап биремнәр үтәү аша) эшләү осталыгы булдыру бик мөһим. Иң беренче чиратта, бала белгәнен әле үзенә билгеле булмаганнан аера белергә, шуннан чыгып, танып белү максатын (УМ) мөстәкыйль аерып чыгарырга һәм әйтеп бирергә өйрәнә.
В.В.Давыдовның үстерелешле укыту методикасына нигезләнгән, Ә.З.Рәхимов тәкъдим иткән иҗади үсеш технологиясе – ФДББС таләпләренә тулысынча җавап бирә, дип уйлыйм.
Стандарт таләп иткән универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга иҗади үсеш технологиясе (ИҮТ) ярдәмендә ничек ирешергә була соң?
Беренчедән, уку эшчәнлеге төркемнәрдә оештырылып, укытучы-укучы хезмәттәшлеген планлаштыру (максатны, катнашучыларның функцияләрен, хезмәттәшлек алымнарын билгеләү); мәгълүмат җыю һәм эзләүдә инициативалы хезмәттәшлек; иптәшеңнең тәртибе, үз-үзен тотышы белән идарә итү; укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга җиткерү, янәшәдәгеләрне кимсетмичә, үз фикерен яклый белүе коммуникатив гамәлләр формалаштыруга ярдәм итә. Гадәттә, төркем дүрт укучыдан төзелә, шулар арасыннан берсе лидер вазифасын башкара. Ул үз төркемендә уку эшчәнлеген оештыра, һәр укучысының чират буенча җавап бирүен контрольдә тота, өй эшләрен карый, иң уңышлысын сайлап, сыйныфка тәкъдим итә. Лидерны һәр чирек саен алмаштырырга да мөмкин.
Икенчедән, татар телен өйрәнгәндә, УМ кую, аны чишү юлларын билгеләү, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү – бик кирәкле регулятив гамәлләр. УМ чишү адымлап биремнәр үтәү аша оештырыла, укучыга, үз эшчәнлеген бәяләү өчен, критерийлар тәкъдим ителә.
Өченчедән, туган телне укыту процессында баланың мәгълүмат белән эшләү культурасы үсү, дәреслек белән нәтиҗәле эш, сүзлекләрдән, белешмәлекләрдән, башка төрле белем чыганакларыннан, мәсәлән, компьютердан файдалану, ысул аерып ала белү, эчтәлекне модельләштерү кебек күнекмәләргә ия булуы танып белү гамәлләре формалашуны дәлилли.
Дүртенчедән, дәресләрдә кулланылган һәр текст, җөмлә, халык педагогикасыннан алынган мисаллар – барысы да гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгән шәхси гамәлләр.
Шул рәвешле, иҗади үсеш технологиясе ФДББС таләпләрен тулысынча канәгатьләндерә һәм иҗади шәхес тәрбияләүгә уңай йогынты ясый.
Иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес структурасы да шактый үзенчәлекле. Ул өч этапны үз эченә ала:
I. Ориентлашу-мотивлаштыру этабы (10 мин.)
1. а) уңай психологик халәт тудыру; ә) белемнәрне актуальләштерү.
2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыңлау. Үзбәя.
3. УМ кую ситуациясе. Үзбәя. (Тактага һәм дәфтәрләргә теманы язу.)
II. УМ адымлап чишү этабы (25–30 мин.)
1. УМ чишү. 1 нче күнегү, 2 нче күнегү һ.б. Үзбәя.
2. Модельләштерү.
3. Модель буенча билгеләмә чыгару, аны бер-берсенә һәм үз-үзләренә әйтү (мөмкин булганда). Үзбәя.
8. Гомуми ысулны куллану буенча күнегү башкару. Үзбәя.
III. Рефлексив-бәяләү этабы (5 мин.)
1. «Дәрестә нинди УМ чиштек?» соравына җавап бирү.
2. Дәрескә гомуми билге кую. Ул дәрес барышында укучыларның үзләре тарафыннан куеп барылган билгеләрнең арифметик уртасы булырга мөмкин.
3. Өйгә эш: а) мәҗбүри, ә) ярым иҗади, б) иҗади.
Укыту-методик комплекты 1) укучы өчен уку әсбабы (Татар теле/ Р.Г.Хәсәншина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015) укытучы өчен методик кулланмадан тора.
Уку әсбапларына хас үзенчәлекләр:
1. Уку әсбапларында темалар күрсәтелмәде. Дәрес темалары бирем номерлары белән генә аерыла. Уку әсбапларындагы һәр бирем бер дәрес темасын һәм эчтәлеген тәшкил итә. Укучылар темаларны УМ кую аша үзләре чыгаралар. Һәр бирем номерына туры килгән тема эчтәлектә һәм укытучы өчен әзерләнгән методик кулланмада күрсәтелде.
2. Программа буенча каралган эш кәгазләрен язарга өйрәнү өчен, теоретик белешмә һәм язу үрнәкләре кертелде.
3. Хикәяләү, фикер йөртү һәм тасвирлама тибындагы сочинение үзенчәлекләре, аларны язу тәртибе тәкъдим ителде.
4. Уку әсбапларындагы бирем һәм күнегүләр, технология таләп иткәнчә, бер-берсе белән тыгыз бәйләнеп, адымлап башкарылуны күздә тота.
5. Уку әсбабындагы белешмә һәм үтәлгән биремнәр нигезендә гомумиләштерелгән модель (схема) төзелә, шуңа нигезләнеп, укучыларның үзләре тарафыннан билгеләмәләр чыгарыла.
6. Уку әсбапларында бирем һәм күнегүләр укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелде, тәрбияви әһәмияте булган һәм, иң беренче чиратта, укучыларда әхлакый, толерантлык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатларны камилләштерүгә юнәлтелгән текст, мәкаль, әйтемнәргә зур урын бирелде.
7. Уку әсбапларында да, методик кулланмаларда да өй эшләре өч дәрәҗәдә тәкъдим ителеп, алар өч төрле шартлы билге белән күрсәтелде (мәҗбүри – репродуктив, ягъни дәрестә эшләгән күнегүләргә охшаган бирем үтәү; ярым иҗади – конструктив, ягъни дәрестә үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне бераз яңарак шартта кулланып бирем үтәү; иҗади – үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне теләсә нинди шартларда кулланып бирем үтәү). Укучы өч эшнең берсен сайлап алып үтәргә хокуклы.
8. Һәр дәрес өчен тәкъдим ителгән материалның күләме, технология таләп иткәнчә, 45 минутка сыярлык итеп уйланылды, автор һәм укытучылар тарафыннан сыналды. Көчлерәк укучыларга уку әсбаплары ахырында мөстәкыйль эшләү өчен өстәмә күнегүләр дә кертелде.
9. Уку әсбапларындагы теоретик материал тел өлкәсендә күп хезмәт куйган алдынгы карашлы галимнәрнең фәнни хезмәтләренә нигезләнде.
Методик ярдәмлекләрнең үзенчәлекләре:
1. Методик ярдәмлекләрдә программа таләп иткән сәгатьләр санына туры килгән тәфсилле дәрес эшкәртмәләре, бирем һәм күнегүләрнең көтелгән җаваплары бирелде.
2. Кушымта итеп календарь-тематик планнар тәкъдим ителде.
3. Язма эш (өйрәтү һәм контроль характерындагы диктант, изложение) текстлары да кушымта рәвешендә методик ярдәмлектә урнаштырылды.
4. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү максатыннан, контроль эшләр өчен А, В, С өлешләреннән торган тестлы биремнәр төзелде, алар дәрес эшкәртмәләре эченә кертелде.
Комментарийлар