Япмаска иде авыл мәктәпләрен!
Зөлфия Мирзамөхәммәт кызы ГЫЙБАДУЛЛИНА,Актаныш районы Такталачык VIII төрдәге махсус (коррекция) интернат-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Эш стажы - 25 ел.Мин татар теле һәм әдәбияты укыт...
Актаныш районы Такталачык VIII төрдәге махсус (коррекция) интернат-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Эш стажы - 25 ел.
Мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Һөнәремне гомере буе мәктәптә балалар укыткан, директорлык иткән әткәйгә охшарга тырышканнан сайладым. Минем эшем - балаларга татар телебезне өйрәтү, аңа мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү. Замана үзгәрүгә карап, татар телен укытуда әлләни үзгәрешләр булмады һәм алар, бәлки, кирәкмидер дә. Белем бирүдә үзгәрешләр күбрәк инновацион технологияләрне кулланышка кертүдән гыйбарәт. Татар теле укытучысы буларак мине иң борчыганы - телебезнең кулланылышта булмавы. Күпме көч һәм чыгым тотып өйрәтелгән, дәүләт теле статусына күтәрелгән телебез һаман тиешле дәрәҗәдә кулланылышта түгел. Татар теле һаман да авыл теле, “шәһәр юлында” аның абруе гел калмый диярлек. Ә милләтне бит беренче чиратта тел билгели, аннан соң җир. Туган телен юньләп кулланмаган татарның киләчәген ничек күзалларга соң? Тел кулланышы ул матур әдәбият һәм сәнгать кенә түгел, ул милләтне бәйләүче, бербөтен итеп тотучы көндәлек кулланыш булырга тиеш. Безнең телдән ераклыгыбызда эреле-ваклы түрәләрнең, чиновникларның өлеше иң зурысыдыр. Ярарга тырышудан, өлкән агайга ярарга тырышудан эшләнелде бу гамәл, заманы да бәлки шулай кушкандыр.Ә безнең халык түрәгә иярә, түрәне тыңлый. Кем әйтмешли, май башында пред хатыны капкасын зәңгәргә буядымы, печәнгә төшкәндә бөтен авыл зәңгәр капкалы була. Тел белән дә шулай. Эреле-ваклы түрәләр тел мәсьәләсендә уңай якка борылсалар, татарча сөйләшүне мәртәбәлек санасалар, һичшиксез, телнең кулланышы артачак. Моның өчен талаш та сугыш та кирәкми, татар булмаганнардан ярты метр китүгә үк татарчага күч. Берәү дә нигә татарча сөйләшәсең дип авызыңа сукмас. Тел күпме күбрәк кулланыла, чарлана - әдәбият та, сәнгать та шуңа карап югарырак үрли. Шәһәрләрдә дә без татарча эндәшкәч, урысчадан вата-җимерәле булса да татарчага күчкән татарларны күрү нинди шатлык, горурлык булыр иде. Белгәннәр дә, әзрәк белгәннәр ватып-җимереп булса да, сагызларын чыгарып, татар телендә сөйләшсеннәр иде. Мондый көннәр килер һәм аңа ерак калмагандыр дип өметләник.
Икенче борчыган мәсьәлә - мәктәпләрне бетерү. Оптимизация байрагы астында аз балалы авылларда мәктәпләрне ябу компаниясе бара. Чыгымнарны оптимальләштерү максатында эшләнгән бу чара, минемчә, бөтенләй кире эффектын бирер кебек. Бала аз дип мәктәп ябалар, ә мәктәбе булмаган авылга килен төшми. Килен төшмәгән авылда бала бөтенләй бетә, баласы булмагач авылы да әкренләп бетә. Ике сүзнең берендә милләтнең тамыры авылда дибез, чирле яки беткән авылда миллләт тамырын кем сугарыр, кем аңа яңа сулыш өрер? Гасырларга сузылган эксперементның юан башы гел авылга төште. Кем булдыра ала - шул авылны талады, мескен һәм хәлсез итте. Авыр тормыштан качып, кызлар, хатыннар шәһәргә юл алды, артларыннан егетләре, ирләре иярде. Хатын-кызсыз авылда әкренләп бала кимеде- инде менә мәктәбен ябалар. Бетерү җиңел, ә киредән аякка бастыру һай кыен булмагае. Киләсе чыгымнарның хәзерге мәктәпне тотуга тотылган чыгымнардан күпкә күп булачагына һич шигем юк, чөнки авыл кирәк. Авыл-милләтне яшәтүче һәм туендыручы. Бала табарлык хатын-кызларны авылга тарту проблемасына чишелеш кирәк. Моны эш урыны тәкъдим итеп кенә башкарып булмаячак. Хөкүмәтебез авылда бала үстерүчеләргә өстәмә пособие булдырса, күп балалы гаиләләрдә хатын-кызга уртача хезмәт хакы күләмендә түләүләр яки гарантияле уртача район пенсиясе күләмендәге пенсия ише түләүләрне кануннар рәвешендә хәл итсә, авылда хатын-кызны калдыру мәсьәләсе хәл ителер кебек. Авылдагы хатын-кызның хезмәт хакы да, посообиеләре дә, башка түләүләр дә шәһәрнекеннән һәм райүзәктән күбрәк булганда гына, авылда бала һәм мәктәп проблемасы хәл ителәчәк. Хатын-кыз диюем юктан түгел. Авыл мәсьәләсендә хатын-кыз беренчел. Алар булса гына яннарында ирләре, балалары булачак. Авылы яшәгән милләтнең тамагы тук, тамыры нык. Авылны алдадылар, таладылар, гасырлар дәвамында вәгъдә бирделәр - инде хәзер әҗәт кайтарыр вакыт җитте. Авылларыбызны ныгыту, күп балалы итү турында ныклап уйларга, максатчан эш башларга иде. Сабыр итәргә - япмаска иде мәктәпләребезне. Бетермәсәк, киләчәктә сөенербез генә. Моңа һәркем булдыра алганча өлешен кертсен иде.
Комментарийлар