Логотип Магариф уку
Цитата:

Урман мәктәбе

(Башлангыч сыйныфлар өчен класстан тыш чара)Раилә ГЫЙНИЯТУЛЛИНА,Чистай районы Татар Талкышы урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысыМаксат. Әдәби кичә аша укучыларда та...

(Башлангыч сыйныфлар өчен класстан тыш чара)
Раилә ГЫЙНИЯТУЛЛИНА,
Чистай районы Татар Талкышы урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Максат. Әдәби кичә аша укучыларда табигатькә сак караш тәрбияләү. Табигать биргән байлыкны дөрес һәм тиешенчә файдалана белергә өйрәтү. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.
Катнашалар: Шүрәле, Су анасы, Убыр, балалар.
Кичә барышы
(Урман аланы күренеше. Шау-гөр килеп, магнитофоннан җыр уйнатып, балалар килеп керә.)
Алып баручы.
Без һәммәбез – табигатьнең
Бер бөртеге, бер гөле.
Туып гомер итәрбез дә
Җиргә китәрбез кире.
Табигать ул – игелек һәм байлыкның бетмәс чишмәсе. Табигать ул – дөреслеккә омтылышның, дөреслекне эзләүнең, чынбарлыкны өйрәнү һәм кабул итүнең изге урыны. Ул көчле, куркусыз ир-егетләр һәм сылу, уңган хатын- кызлар хәзерләүче мәктәп.
1 нче бала.
Матур да соң җәй көннәре,
Ашкындыра күңелләрне,
Җырлыйсы килә, җырлыйсы килә,
Җырлыйсы килә, дуслар!
2 нче бала.
Сикерәсең, йөгерәсең,
Уеннан бер туймыйсың.
Бөтен җирдә җәй шатлыгы –
Ә син ничек уйлыйсың?
(Иптәшенең җилкәсенә сугып ала.)
3 нче бала.
Күктә балкый җәй кояшы,
Җиләкләре пешеп тора.
Менә урман аланы:
Гөмбә дисәң, җый гына.
4 нче бала.
Менә шушы аланда
Яшәгән, ди, бер куян,
Суда күргән шәүләсен
Шүрәле диеп белгән.
1 нче бала. Һи, Шүрәле юк бит ул, Су анасы да, Убыр-җеннәр дә юк.
2 нче бала. Алар турында сөйләп, болай да курыккан күңелемне куркытмагыз әле. Менә биредә ниндидер җәнлек эзләре күренә, әйдәгез, шул эзләр буенча барып карыйк.
3 нче бала. Барыгыз, бар. Мин күбәләкләр тотам, аларны киптереп, тартмага җыям.
4 нче бала.Минем әни чәчәкләрне бик ярата. Аның тәрәзә төбендә нинди генә гөлләр үсми!
«Дым җитәрлек булсын һәр гөлгә, кояш тигез көлсен һәркемгә» , – дияргә ярата әнием. Әниемне шатландырыйм, чәчәкләр җыеп кайтыйм әле.
(Малайлар әйләнеп кайталар, бер урында таптанып торалар, яталар, тәгәриләр.)
1 нче бала. Килегез, бераз тамак ялгап алыйк. Менә бу урын бик әйбәт. (Утыралар, ашыйлар, бушаган савыт, шешәләрне, җиләк-җимеш кабыкларын ыргыта баралар.) Ни булды? Нишләп урман аланы үзгәрде? (Шомлы көй уйный, шулвакыт куаклар арасыннан Шүрәле, Су анасы, Убыр килеп чыга.)
Шүрәле.
Кети- кети уйнарга
Мин бик яратам.
Минем белән уйнарга
Кемнәр килгән урманга?
Сез килгәнче, мин уйнамыйча да түзә идем. Аланыбыз бик матур иде. Сез бөтен матурлыкны җимердегез.
2 нче бала (шаккатып). Сез бит әкият геройлары, сез биредә нишлисез?
Су анасы. Һай! Алар әле шаккаталар.Урман – безнең яшәү урыныбыз һәм урман мәктәбе.
Убыр. Әйе, белмәгән нәрсәләрне өйрәнергә без бирегә җыелабыз. Ә сез кемнәр буласыз инде?
3 нче бала. Әллә көч сынашырга җыенасызмы? Без мәктәптә физкультура дәресләрен укыйбыз: менә безнең мускуллар! (Кабартып күрсәтә.)
Шүрәле. Монда мускул гына булышмас шул, кайчагында көч җитмәслек нәрсәне әмәл белән алырга туры килә. Әйтегез әле, менә авырып китсәгез нишләрсез?
4 нче бала. Әнием табиб чакырта.
Шүрәле. Дөрес әйтәсең, ә бездә ул табиблар аяк астында урман тулы.
Әнә алар карап тора
Сезгә төбәп күзләрен.
Я, кайсыгыз күбрәк таный
Алыр икән үзләрен?
А) Исемем минем – ...,
Төсе сары димәгез.
Мин бит шифалы үлән –
Таптамагыз, тимәгез.
Ягез, нинди үлән икән? (Сары мәтрүшкә)
Ә) Тыйнак кына булсам да,
Мин бит файдалы үлән –
Йөрәк ярсыган чакта
Тынычландыра беләм. (Песи үләне)
Б) Чәчәкләре ак кына,
Ап-ак кына, вак кына.
Үзен мактап сөйлиләр:
«Дәвалаучы ул», – диләр. (Энҗе чәчәк)
В) Кинәт таеп егылсаң,
Аягың сыдырылса,
Миңа гына килегез,
Ярдәмем зур – белегез. (Гөлбадран)
4 нче бала. Мин беләм, менә күпме җыйдым дару үләннәрен.
Шүрәле. Мин синең ничек җыйганыңны күрдем. Син аларны тамыры белән йолкып алдың да кирәкмәгән өлешен сындырып ыргыта бардың. Бөтенесе дә шулай итсә, алдагы елларда монда ул үләннәр үсмәячәк.
4 нче бала. Гафу ит, Шүрәле, мин бүтән беркайчан да болай эшләмәм, иптәшләремә дә әйтермен, дару үләннәрен, чәчәкләрне тамыры белән җыймагыз, югыйсә, урман аланында дару үләннәре ботенләй бетәргә мөмкин. Бу турыда миңа Шүрәле үзе әйтте, диярмен.
Шүрәле. Ярый, мин сиңа ышанам. Эшләгән ялгышың өчен вакытында гафу үтенү – зур батырлык ул. Ә хәзер, әйдәгез, кем нәрсәне исендә калдырды икән – тикшереп карыйк. (Табигый билгеләр ясау яки ясалган билгеләрне аңлату.)
Малай. Ярар, без кайтыйк инде. Рәхмәт сезгә.
Су анасы. Туктагыз әле, ашыкмый торыгыз, безнең сынаулар бетмәде. Су анасының да хикмәтле сорауларын тыңлап үтегез.

  1. Нинди кошларны күчмә кошлар дип атыйлар?

  2. Тырыш, эшчән бөҗәк кешегә 70 төрле авыруга дәва булырлык азык әзерли. Нәрсә ул?

  3. Бөтнек, мәтрүшкә, бака яфрагы, ромашка – бер сүз белән әйткәндә ...

  4. Үсемлекнең җир астындагы өлеше?

  5. Кызыл китап нәрсә ул?

  6. Оча торган барабанчы?


Күбәләкләр дә азаеп киткән әле биредә.
3 нче бала. Мин тоткан идем, хәзер җибәрәм.
Су анасы. Ай-яй- яй, бигрәк начар эш булган бу. Күбәләкнең файдасы турында беләсезме соң? Беренчедән, алар табигатьне матурлыйлар, икенчедән, чәчәкләрне серкәләндерәләр.
3 нче бала. Мин күбәләкләрне бүтән тотмаячакмын, аларга карап сокланачакмын гына.
Су анасы. Менә монысы – яхшы хәбәр.
Убыр. Әйдәгез, хәзер бер уен да уйнап алыйк инде. Сезне табигатьнең чын дуслары дип атап йөртерлек булсын. Әлеге уен «Ярый-ярамый, кирәк-кирәкми!» дип атала.

  1. Дару үләннәрен, чәчәкләрне тамыры белән өзәргә ... (ярамый).

  2. Җәнлекләрне рәнҗетергә, кош ояларын туздырырга ... (ярамый).

  3. Без – табигать баласы. Аны сакларга һәм яратырга ... (кирәк).

  4. Урманда тыныч кына, шауламыйча гына йөрергә ... (кирәк).

  5. Балыкларга – чиста су, кошларга очарга – күк йөзе, җәнлекләргә урман- кырлар, таулар ... (кирәк).

  6. Киселгән агачлар урынына яшь үсентеләр утырытырга ... (ярый).

  7. Кырмыска ояларын читән белән әйләндереп алырга ... (ярый).

  8. Чишмәләрне, елгаларны чүп-чардан арындырырга ... (ярый).


Убыр. Булдырдыгыз, балалар! Сабакны яхшы алгансыз, ләкин бу якка күз салыгыз әле (чүп-чар, шешә, азык каплары, азык калдыклары яткан урынны күрсәтә), менә монысы кемнәр эше икән, күрмәдегезме? Сез түгелдер дип ышанасыбыз килә, сез мәктәптә укыйбыз дидегез. Мәктәптә укучы балалар болай эшләмәс.
Балалар (кызарып, башларын аска ияләр). Гафу итегез инде безне. Без ул – чүпне ташлаучылар. Без аларны хәзер үк җыеп алабыз, сүз бирәбез.
Шүрәле. Халык урман турында ниләр әйткән беләсезме?
Җимеш ашыйсың килсә, чәчәген өзмә.
Су анасы. Урман үстер, ачлык күрмәссең.
Убыр. Агачның тамырына балта чапканчы, киләчәгеңне уйла.
Бүгеннән башлап без сезне дусларыбыз дип атарбыз.
(Кичә «Дуслык турында җыр» белән тәмамлана.)
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ