Логотип Магариф уку
Цитата:

Зыялылык өлгесе

Роза Федоровна ГЫЙМАДИЕВА,Алексеевск районы Шәмә төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Бүгенге Россия мәктәбе илнең күпчелек халкы өчен бер үк төрле диярлек. Барысында да балаларның сәләтлә...

Роза Федоровна ГЫЙМАДИЕВА,
Алексеевск районы Шәмә төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Бүгенге Россия мәктәбе илнең күпчелек халкы өчен бер үк төрле диярлек. Барысында да балаларның сәләтләре ачыла, аларга бер үк төрле белем алу дәрте иңдерелә. Мәктәпләр барысы да заманча – биналары яңа, классларга компьютерлар куелган, Интернет кертелгән, китапханәләре, бай җиһазлы спорт заллары бар, балалар уңайлы ашханәләрдә саф азыклар белән туклана.


Бүгенге мәктәп балаларның белем алу ихтыяҗына, сәламәт үсүенә йөз тотарга тиеш. Анда дәресләр һәм дәрестән тыш чаралар өчен бөтен шартлар да булырга, шул исәптән өстәмә белем структуралары да эшләп торырга тиеш. Ләкин чын заманча мәктәп һөнәри осталыклы педагогларга, укытучыларга таянып кына эшли ала, шулар гына балаларга сыйфатлы белем бирергә, халык һәм ата-аналар белән яхшы бәйләнешләр корырга, аларны белем һәм тәрбия бирү процессына җәлеп итәргә сәләтле.


Авыл мәктәпләрендә, укытучыларга шәһәрдәге коллегаларына караганда күпкә катлаулырак шартларда эшләргә туры килсә дә, заманча сыйфатлы белем бирелә.


Авыл укытучысының эшчәнлеге авыл халкының кайбер тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре белән тыгыз бәйләнгән. Авылда һәркем бер-берсен яхшы белә, һәм укытучының эше югары социаль контроль астында тора, кагыйдә буларак, ул турыда һәркем белә. Шунысын да әйтергә кирәк – авыл укытучысының һөнәри эшчәнлеге күпкырлы. Укучылар аз булу сәбәпле, ул бик күп мәгариф программаларын берүзе алып барырга мәҗбүр.


Аның каравы, авыл мәктәбенең җәмгыятьтәге статусы югары. Ул – авылга мәдәният, аң-белем, зыялылык иңдерүче. Шуңа күрә, монда педагог өчен һөнәри камиллеккә юллар киңрәк. Авыл мәктәбендә традицияләр дә көчле, һәм шуларның берсе – педагогик иҗат традицияләре.


Авылда олысы да, кечесе дә үрнәк ала, тиңләшергә омтыла торган “йолдызлар” була, һәм гадәттә аларның күпчелеге – укытучылар.


Авыл балалары өчен тигез башлангыч шартлар булдыру өчен, мәгариф системасы авыл мәктәбен социаль институт буларак тотрыклы үстерергә омтыла. Авыл мәктәбенең аз комплектлы булуы әкренләп шәхсән (индивидуаль) укытуны үстерүгә этәрә, бу, үз чиратында, шәхсән укытуның яңа алымнарын эзләргә мәҗбүр итә, чөнки шәхсән укыту – нечкәрәк категория, аны тормышка ашыру да кыенрак.


Тагы да бер үзенчәлек шунда ки – авыл җирендә аралашу даирәсе таррак, белешмә алу каналлары чиклерәк. Шуңа да класстан тыш эшләрне күмәкле итеп оештыру югары бәяләнә, чөнки алар, белем-тәрбия бирүдән тыш, зур социаль-мәдәни роль дә уйныйлар. Авыл мәктәбендә укучыларны социальләштерү мәсьәләсе авылның мәдәни үзенчәлекләренә бәйле, алар бала шәхесенең әхлакый, эстетик сыйфатларына, хезмәт күнекмәләренә зур йогынты ясыйлар.


Авыл мәктәбендә белем бирүнең төп үзенчәлеге - классларның аз санлы булуы. Әмма шул ук вакытта бу аерым шәхескә юнәлтелгән укытуны, шәхсән эш итүне гамәлгә куярга мөмкинлек бирә. Бу, үз чиратында, яңа педагогик технологияләр куллануны сорый. Авыл мәктәпләрен информатизацияләү бигрәк тә мөһим. Бу очракта белем алу укучы өчен кызыклырак, укытучы өчен күпкырлырак булып китә, ул инде дәрес эчендә күбрәк белемнәр бирүгә ирешә. Информатика чаралары белән оператив эш итә белү, мөгаен, бүген һәр укытучының уңыш казануга төп гарантиясе булып торадыр. Ул тәрбияләп чыгарган укучылар да, мәктәпне бетереп олы замана тормышына атлап кергәндә, тиешле кимәлдә заманча булалар, үз-үзләрен ышанычлырак хис итәләр.


Бүгенге чор бик хәрәкәтчән, тиз үзгәрешле, һәм шуңа күрә, укытучы үзенең барлык һөнәри осталыкларына өстәп тагын берничәне – конкурентчанлык, универсальлек, күп профильлелек сыйфатларын үзләштерергә тиеш. Минемчә, укытучының һөнәри стандартларында авыл мәктәбе укытучыларының аерым үзенчәлекләрен дә исәпкә алырга кирәк. Аларның эш осталыгына балаларыбызның киләчәге бәйле бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ