ЯҢАЛЫКЛАР
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Марат Әхмәтов Балтач районындагы балалар сәламәтләндерү лагеренда булды
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Балтач районында капиталь ремонттан соң ачылган «Романтик» балаларны сәламәтләндерү лагеренда булды. Биредә җәйге сәламәтләндерү кампаниясе июль аенда башланган, быел ике профильле смена үткәрү планлаштырыла.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Беренче ярдәм кагыйдәләре
Җәйге чорда гына түгел, һәрчак кул астында булырга тиешле беренче ярдәм кагыйдәләрен саклап куегыз.
-
Казанда яшүсмерләр клубларында бушлай гаилә остаханәләре узачак
18 июль, шимбә көнне, Казанның яшүсмерләр клубларында «Бергә» проекты кысаларында бушлай гаилә остаханәләре үткәрелә. Чаралар Россия халыклары бердәмлеге елына багышлана.
-
Татарстанда «Профессионалитет» проекты буенча дүрт яңа белем бирү кластеры ачыла
Киләсе елда Татарстанның дүрт көллиятендә «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында урта һөнәри белем бирүнең яңа кластерлары булдырылачак. Машина төзелеше, электротехника сәнәгате һәм төзелеш тармаклары буенча грантларны Яшел Үзән механика көллияте, Яшел Үзән суднолар төзү көллияте, Лениногорск политехник көллияте һәм Казан төзелеш көллияте отты.
-
Мәктәпләрдә Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре өйрәнеләчәк
2026 елның 1 сентябреннән Россия мәктәпләрендә «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» (ОБЗР) фәнен безгә якын исем белән «Тормыш иминлеге» һәм «Башлангыч хәрби әзерлек» курслары буларак укыту күздә тотыла.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Илсур Һадиуллин: «БДИда ирешкән уңышлар – еллар буе куелган хезмәт нәтиҗәсе ул»
Бүген, 16 июльдә, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Корстон»да 2026 елда бердәм дәүләт имтиханнарын 300 һәм 200 баллга тапшырган укучылар белән очрашты.
-
Биләрдә «Һөнәрләр Биләр Форум» сменасы старт алды
Чара 15–21 июль көннәрендә уза.
-
Камил Ногаев: «Мондый байлык бер илдә дә юк»
Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә XV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы – «Һөнәрләр Биләр Форум» (Ремесла/Junior Skills) эшен башлап җибәрде. Ул 15–21 июль көннәрендә уза, дип хәбәр итә «Сәләт» матбугат хезмәте.
-
Республикада туган телләрдә белем бирүче иң яхшы педагоглар билгеле
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында туган телләрдә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы педагоглар арасында үткәрелгән республика конкурсының йомгаклары ясалды. Чара Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны ярдәмләү максатыннан оештырыла.
-
Кукмарадагы «Каенкай» балалар бакчасына капиталь ремонт ясала
Кукмара шәһәрендәге 1 нче «Каенкай» балалар бакчасында капиталь ремонт дәвам итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яр Чаллыда республика педагогларының август киңәшмәсе узачак
13 август көнне Яр Чаллыда республика педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсен үткәрү планлаштырыла. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.
-
Рөстәм Миңнеханов яшь геологлар олимпиадасында катнашучыларны сәламләде
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районындагы «Кояшлы» балалар сәламәтләндерү лагеренда уза торган яшь геологларның XII республика ачык кыр олимпиадасында катнашучыларны сәламләде.
-
Университет кунакханәләре барлыкка килергә мөмкин
Яңа формат студентларга уңайлы шартларда яшәргә мөмкинлек бирергә тиеш.
-
Балаларны тәрбиягә алу мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшли
Әти-әнисе назыннан мәхрүм калган балаларны тәрбиягә алу мәсьәләләре буенча 15 июль көнне кайнар элемтә оештырылачак.
-
Хезмәт базарына 1 миллионга якын яшь белгеч чыкты
Россия көллиятләрендә һәм техникумнарда чыгарылышлар тәмамланды, хезмәт базарына 1 миллионга якын яшь белгеч чыкты. Бу соңгы елларда иң югары күрсәткеч, биш ел элек кенә әлеге сан 700 меңгә якын иде.




