Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәләт форумының яңа сменасы старт алды

25-нче июль көнне, Биләр музей-тыюлыгы территориясендә VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумының 2-нче сменасы старт алды. Форумда барлыгы 2 мең кеше катнаша: аларның күбесе фән олимпиадалары һәм к...

25-нче июль көнне, Биләр музей-тыюлыгы территориясендә VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумының 2-нче сменасы старт алды.


kYpQe7VI66k


Форумда барлыгы 2 мең кеше катнаша: аларның күбесе фән олимпиадалары һәм конференцияләре җиңүчеләре. Форумның географиясе дә бик киң: Татарстанның барлык районнары, Рәсәйнең дистәләгән төбәге, якын һәм ерак чит илләрдән килгән сәләтле укучылар биредә. Клубларның вәкилләре 7 төркемгә бүленгән:



  1. Атилла төркеме (Vгасыр)

  2. Билге каган төркеме (Күк түрк каганаты ханы, VII гасыр)

  3. Кубрат хан төркеме (Бөек Болгар ханы – Кодракның әтисе, VIIгасыр)

  4. Аспарух төркеме (Дунай болгарлары ханы, Кубратның улы, VIIгасыр)

  5. Кодрак хан төркеме (Биләрне төзүче хан, VIIгасыр)

  6. Алмуш хан төркеме. (Xгасырда Исламны кертүче хан)

  7. Илһам хан төркеме. (Биләрнең соңгы ханы, XIII гасыр).


Форумның 2-нче сменасының төп темасы – «IT: мәгълүмат, инновацияләр, интеллект».


“Быел Форум беренче тапкыр 2 сменада үтә. Бу юлы Форумда «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә ял итүче «Сәләт-Санак» компьютер аланы сәлкешләре, «Звездный» базасыннан килгән «Сәләт-Эшмәкәр» сменасы, Татарстан, Башкортостан, Самарада урнашкан Сәләт клублары әгъзалары катнаша”, - ди укытучы-методист Зөһрә Насыйбуллина.


Казан кызы Зөһрә “Сәләт”тә инде 15 ел. 2005 елда ул биредә беренче тапкыр “сәлкеш” буларак катнаша. 2010 елдан әйдаманнар рәтендә. Ул “Сәләт-Шәхес”, “Сәләт-Бөгелмә” аланнарында өлкән әйдаман, соңрак укытучы –методист буларак катнаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ