Логотип Магариф уку
Цитата:

Тагын 10 көннән ялган аракы сату белән эш итүчеләр өчен законнар күпкә катгыйланачак

Мәгълүм булганча, быелның 26 июлендә «Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексына һәм Җинаять-процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы федераль Закон кабул ителгән иде. Ә бер айдан, ягъни 26 а...

Мәгълүм булганча, быелның 26 июлендә «Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексына һәм Җинаять-процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы федераль Закон кабул ителгән иде. Ә бер айдан, ягъни 26 августтан соң ул гамәлгә керәчәк.


Әлеге Законда ялган этил спирты, алкогольле эчемлек белән эш итүчеләргә карата да җинаять жаваплылыгын катгыйланландыруны күздә тоткан үзгәрешләр кертелгән. Шундый кискен чаралар күрмичә ярамый. Чөнки быелның җиде аенда гына да бер Татарстанда 172 кеше ялган аракы эчүдән агуланып үлгән.


Законның катгыйлануына килгәндә... Әйтик, алкогольле эчемлекне лицензиясез җитештергән, саткан вазифаи затларны 500 мең сумнан алып 1 миллион сумга кадәр штрафка тарту яисә аларны 2 елдан 3 елга кадәр дисквалификацияләү күздә тотыла. Законсыз төстә алкогольле продукция сату белән шөгыльләнгән физик затларга исә 30 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр штраф салыначак, продукцияләре конфискацияләнәчәк.

Составында спирт булган медицина эшләнмәмәләре, дарулар әйләнешендә  дә закон шактый катгыйлана төшкән. Соствында спирт булган ашамлыкларны ваклап сату, спиртлы  азык-төлек булмаган продукцияне сәүдә автоматларыннан сату тыела. Җәмәгать туклануын оештырганда алкогольле эчемлекләр белән ваклап сату мөмкинлеге бары ресторан, бар, кафе, буфетларда гына рөхсәт ителәчәк. Исерткеч эчемлекләрне ваклап сату турындагы мәгълүматны да дистацион юл белән җиткерү дә яңа Закон нигезендә тыела. Мондый юл белән мәгълүмат таратучы шәхси затлар 20 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр, ә юридик затлар 100 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин.


Фото чыганагы: «Татар-информ» МА Фото чыганагы: «Татар-информ» МА

Болар хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгының икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең бүлек башлыгы Ринат Акчурин катнашында узган  матбугат конференциясендә мәгълүм булды.


                                           

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ