Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар балалары рус теле буенча республика олимпиадасында җиңде

Казанда Рус теле буенча бөтенроссия олимпиадасының республика этабы узды һәм Рус теле буенча республика олимпиадасына йомгак ясалды. Олимпиадада Татарстанның төрле районнарыннан булган укучылар катнаш...

Казанда Рус теле буенча бөтенроссия олимпиадасының республика этабы узды һәм Рус теле буенча республика олимпиадасына йомгак ясалды. 
Олимпиадада Татарстанның төрле районнарыннан булган укучылар катнашты. Алар  рус теле буенча  район һәм шәһәркүләм ярышларында яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Бөтенроссия олимпиадасының регион этабында 100гә якын укучы катнашты. Беренчеләр рәтендә  татар укучылары бар. Нәтиҗәдә республика этабында җиңүче булып КНИТУ филиалы — сәләтле балалар өчен лицей-интернатының 9 нчы сыйныфы укучысы Руслан Гәрәев,  Яр Чаллы шәһәренең А. Пушкин исемендәге 78 номерлы лицееның 10 нчы һәм 11 сыйныфы  укучылары Азалия Нурмиева һәм Лев Леонтьев табылдылар, дип хәбәр итә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Фото: mon.tatarstan.ru Фото: mon.tatarstan.ru
view_3484967_2685890 view_3484967_2685891 view_3484967_2685889
Рус теле буенча республика олимпиадасының финалында 30дан  артык мәктәп укучысы катнашты.  Җиңүче булып Яр Чаллы шәһәренең 57 нче номерлы гимназия укучысы Элина Низамова табылды.  Кыз нибары 8 нче сыйныфта укый.
Укучыларны олимпиадага әзерләгән 40 рус теле укытучысы министрлыкның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ