Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татфондбанк»тан акчаларын ала алмаучы эшмәкәрләргә льготалы кредитлар вәгъдә итәләр

Татарстан Республикасы Гарантия фонды «Татфондбанк»тан акчаларын ала алмаучылардан микрозаймнар алу буенча гаризалар кабул итә. «Ак Барс» Банкы бүтән банкларның исәп-хисап счетларында вакытлыча алып б...

Татарстан Республикасы Гарантия фонды «Татфондбанк»тан акчаларын ала алмаучылардан микрозаймнар алу буенча гаризалар кабул итә. «Ак Барс» Банкы бүтән банкларның исәп-хисап счетларында вакытлыча алып булмый торган акчалары калган кешеләргә ярдәм итү максатында кредит программаларын раслады. Бу хакта «Татар-информ» магълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.


 

ТР Эшмәкәрләргә булышлык фонды генераль директоры Андрей Афонин белдерүенчә, шушы бер-ике көндә генә акчалары «Татфонбанк»та калган 300 гә якын эшмәкәр ТР Гарантия фондына ярдәм һәм киңәш сорап мөрәҗәгать иткән. Микрозаймнар алу максатында 17 эшмәкәр документлар җыеп тапшырган. Ихтыяҗ - барлыгы 12 млн сумнан гыйбарәт. Фонд инде 1 млн. сум күләмендә өч займ биргән. Андрей Афонин әйтүенчә, эшмәкәрләрнең күбесе яңа ел алдыннан микрозаймнар алудан тыелып тора, гаризаларның күпчелеге гыйнвар аенда бирүне сорап язылган.



Татарстан икътисад министры Артем Здунов эшмәкәрләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү буенча эшче төркемнең соңгы клиентның проблемасы хәл ителгәнчегә кадәр эшләячәге турында әйтте. «Сораулар бар икән, арадашчылар аша эш итмәсеннәр, турыдан-туры безгә мөрәҗәгать итсеннәр, без ярдәм итергә әзер, бу безнең уртак эшебез», - диде.



Видео: пресс-конференция по теме ПАО «Татфондбанк»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ