«Том Сойер маҗаралары» кире кайта
В.И. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрының директор-җитәкчесе һәм баш режиссеры Александр Славутский журналистларны театрның яңа 227 нче сезон эшчәнлеге белән таныштырды.15...
В.И. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрының директор-җитәкчесе һәм баш режиссеры Александр Славутский журналистларны театрның яңа 227 нче сезон эшчәнлеге белән таныштырды.
15 сентябрьдә Качалов театры «Безумный день, или Женитьба Фигаро» спектакле белән 227 нче театраль сезонын ачты. 6 октябрь көнне сезонның беренче премьерасы – Михаил Булгаковның рус интеллигенциясенә багышланган «Бег» әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакль – куелды. «Ни өчен мин бу пьесаны сайладым? Чөнки, шәхсән минем өчен, Россия, туган йорт, җир, туган як – иң мөһим төшенчәләр. Алардан башка кеше бәхетле була алмый», - дип үз фикерен белдерде баш режиссер.
«Театр труппабызга Казан, Екатеринбург, Пермь шәһәрләреннән театраль уку йортларын тәмамлаган биш яшь артист килде, - дип хәбәр итте Александр Славутский. – Гомумән, безнең коллективта яшьләр күп. 45-55 яшьлек ир-ат артистларга гына кытлык кичерәбез».
Шулай ук баш режиссер «Приключения Тома Сойера» спектаклен яңадан сәхнәгә кайтару турында әйтте. «Тамашачылар аны гыйнвар аенда карый алырлар дип өметләнәм», - дип белдерде ул.
Качалов театры 27 октябрь көнне Мәскәүдә узачак «Театр сәнгате биеналлесы. Режиссерлык дәресләре» фестивалендә катнашачак. Вахтангов исемендәге театр сәхнәсендә репертуарда булган иң яхшы спектакльләрнең берсе – Н.В. Гогольның «Женитьба» комедиясе уйналачак. Декабрь аенда Кече сәхнә репертуарын Илья Славутский куелышындагы «Когда зажгутся фонари» дип аталган ретро-концерт тулыландырыр дип көтелә.
Комментарийлар