Логотип Магариф уку
Цитата:

Җыр һәм бию дәүләт ансамбле мирасы Интернет киңлекләренә чыга

ТР Җыр һәм бию дәүләт ансамбле халкыбызның музыкаль мирасы булган әсәрләрне киң җәмәгатьчелек өчен Интернетка урнаштыра башлый.«Безнең рәсми сайтыбызда махсус бит булдырабыз. Без үзебездәге ноталарны...

ТР Җыр һәм бию дәүләт ансамбле халкыбызның музыкаль мирасы булган әсәрләрне киң җәмәгатьчелек өчен Интернетка урнаштыра башлый.
«Безнең рәсми сайтыбызда махсус бит булдырабыз. Без үзебездәге ноталарны цифрлаштырабыз, партитураларны тәртипкә китерәбез, хор һәм ялгыз башкару клавирларын табабыз. Алар киң җәмәгатьчелек өчен ачык булачак»,– диде ТР Җыр һәм бию дәүләт ансамбле директоры Юрий Жуков.
ТР Җыр һәм бию дәүләт ансамбле Татарстан бюджетыннан «Халкыбызның мирасы» мультимедиалы мәгариф проектын гамәлгә ашыру өчен грант откан. Грант шартлары буенча ансамбль иҗаты аша татар халкының җыр мәдәнияте үсеше яктыртылган барлык мәгълүмат Интернетка урнаштырылачак.
«Гастрольләргә йөрүче коллектив буларак, безнең анализ белән шөгыльләнергә вакыт күп калмый. Шулай да без тарихка кагылырга вакыт таптык. Эзләнәбез һәм табышларыбызны дөньяга чыгарабыз», – диде Юрий Жуков.
«Милли музей безгә нык ярдәм итә. Александр Ключаревның шәхси архивында ансамбль тарихына бәйле 40 тан артык партитура һәм клавир табылды. Габдулла Тукайның 1910 елда «Шәрык клубы»нда сөйләгән лекциясен дә ике телдә яңгыратабыз»,– дип эшчәнлек белән таныштырды ул.
Ансамбль педагоглары белән мастер-класслар оештырыла һәм аның язмалары да Интернетка урнаштырылачак. Ансамбльнең 2020 елда вафат булган легендар хормейстеры Венера Гәрәеваның шәхси архивы да кулланыла. Материалларны әзерләүдә музыка белгече, Казан консерваториясе доценты Лилия Сәрвәрова һәм этнограф, фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова ярдәм итә.
«Бу грантта гонорарлар каралмаган. Барлык чыгымнар техника һәм IT-технологияләргә бәйле», –  дип ачыклык кертте директор.
«Халкыбызның мирасы» мультимедиалы мәгариф проекты 28 апрельдә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында тамашачыга тәкъдим ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ