Логотип Магариф уку
Цитата:

Җан да тарта, кан да тарта

 Мәскәү татар җәмәгатьчелеге даирәсендә генә түгел, республикабызда да бу тыйнак, шул ук вакытта затлы шәхесне яхшы беләләр. Сүзем галим, математик-геометр, физика-математика фәннәре докторы, Мәс...

 
Мәскәү татар җәмәгатьчелеге даирәсендә генә түгел, республикабызда да бу тыйнак, шул ук вакытта затлы шәхесне яхшы беләләр. Сүзем галим, математик-геометр, физика-математика фәннәре докторы, Мәскәү дәүләт университеты профессоры, М. В. Ломоносов премиясе лауреаты, 100 дән артык фәнни эш авторы, математика китапларын инглиз һәм француз теленнән рус теленә, русчадан татарчага тәрҗемә иткән, Австрия, Болгария, Бразилия, Германия, Венгрия, Израиль, Испания, Италия, Польша, АКШ, Төркия, Франция, Швейцария кебек илләрдә лекцияләр белән чыгыш ясаган шәхес – Иҗат Хак улы Сабитов турында. Үткән ел ул, Казан федераль университеты үткәргән халыкара конкурста җиңүче булып, Н.И. Лобачевский исемендәге премиягә һәм медальгә лаек булган иде. Күптән түгел Казанга «Лобачевский укулары» конференциясендә катнашырга килде. Шул уңайдан безнең редакциядә дә кунак булып китте. Иҗат әфәнде белән аның нәсел-нәсәбе, гаиләсе хакында да сөйләштек, илебезнең мәгариф системасына, татар теле мәсьәләләренә дә кагылып уздык һәм иҗатына да тукталдык.
–Иҗат әфәнде, гап-гади авылда үскән сугыш чоры баласының фәндә Сез яулаган биеклекләргә ирешүендә, гадәттә, әби-бабалары, әти-әниләренең дә тәэсире булмый калмый. Фән дөньясына ничек аяк бастыгыз?
– Әти-әнием бик зыялы, затлы нәселдән. Сәрвәретдин бабам 7–8 китап авторы булган, хезмәтләре еш кына «Шура» журналында басылып чыккан. Мин аларның күбесен таптым инде, бабамның исемен Татар энциклопедиясенә кертүгә дә ирештем, әмма әле эзләнәсе һәм эшлисе эшләр күп. Әтием Хак Сәрвәр улы бик талантлы кеше иде. Мулла баласы буларак белем алуда да, эшкә урнашуда да күп кенә кыенлыклар күргән. Ул, фронтта яраланып кайтканнан соң, авылда клуб мөдире булып эшләде. Гармунда, скрипкада уйный, рәсем ясарга, җырларга ярата иде.Әнием Маһирә – Оренбург сәүдәгәре Абдрахман Башаев кызы. Ул бабам да үз вакыты өчен бик укымышлы кеше булган. Әнием гомерен балаларга белем бирүгә багышлады.
Мин, Мәскәү өлкәсе Воскресенск шәһәрендә тусам да, Оренбург төбәгендә үстем. Әтине фронтка алгач, әни, өч кечкенә баласын ияртеп, туган-тумача яшәгән якларга кайтты. Ярты елдан соң Оренбург өлкәсенең төньягында аккан Тук елгасы ярында урнашкан башкорт авылы Кәнчердә укытучы һәм башлангыч мәктәп мөдире булып эшли башлады. Беренче сыйныфтан алып дүртенче сыйныфка кадәр башкорт телендә укытты. Төшкә кадәр бер үк бүлмәдә беренче һәм өченче сыйныф балалары шөгыльләнә, аннан соң икенче һәм дүртенче сыйныф укучылары укый иде.
Шул мәктәптә дүртенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, без күрше башкорт авылында урнашкан җидееллык мәктәптә укыдык, унъеллыкны район үзәгендәге рус мәктәбендә тәмамладык. Рус мәктәбенә килгәч, миңа уку башта бик авыр бирелде, шулай да русча сөйләшергә өйрәнеп китеп, мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлый алдым. Шуннан соң Дүшәнбе шәһәрендәге Таҗик дәүләт университеты физика-математика факультетының математика бүлегенә укырга кердем. Әлбәттә, күңелем танылган Казан университетына тартыла, шунда уку турында хыяллана идем. Тик матди яктан шактый авыр яшәгән гаиләгә икенче улын да өйләреннән укырга бик еракка җибәрү мөмкин булмады. Дүшәнбедә исә олы апам Алия белән туганнарыбызда яшәдек.
1959 елда диплом алгач, ике ел әлеге университетның математик анализ кафедрасында ассистент булып эшләдем. 1960 елда миңа Ереванда Бөтенсоюз конференциясендә һәм 1961 елда Ленинградта математиклар съездында катнашу насыйп булды. Шул съездда профессор Н.В. Ефимов белән танышуымны зур бәхет дип саныйм. Шул ук елда имтиханнар биреп, мин аның җитәкчелегендә Мәскәү дәүләт университеты аспирантурасына укырга кердем. Бүгенге көнгә кадәр эшчәнлегем шушы университет белән бәйле.
– Сез күп кенә халыкара конференцияләрдә һәм дөньяның әйдәп баручы университетларында, фәнни үзәкләрендә лекцияләр белән чыгыш ясагансыз. Туниста өч ел эшләп кайткансыз. Әйтегез әле: безнең илдә укыту методлары чит илләрнекеннән кайсы ягы белән аерыла?
– Укыту алымнары бер үк диярлек, тик менә укучылар белән укытучылар арасындагы һәм аларның үзара мөнәсәбәтләрендә аерма бар. Россия студентлары арасында конкуренция-көндәшлек юк диярлек. Укучылар бары тик югары уку йортына керү имтиханнары мәсьәләсендә генә ярыша. Укытучыларыбыз элек-электән укучылар арасында коллективлык хисен саклап калырга тырышты, балаларны гел уку эшләре буенча үзара аралашырга өндәде. Яхшы укучыларның аңлашылмаган мәсьәләләрне башкаларга аңлатуы студентлар арасында да гадәти күренеш санала. Кайбер илләрдә сыйныфта контроль эшләрнең нәтиҗәләрен бар кешегә яңгыратып әйтү кабул ителми, шуңа күрә еш кына укучылар бер-берләренең уңышлары һәм уңышсызлыклары турында бөтенләй белми. Моңа да аңлатма бар. Мәсәлән, лицейны тәмамлап имтихансыз кереп китү мөмкинлеге булганга, французларның югары уку йортларында беренче һәм икенче курсларда студентлар бик күп. Әмма ике елдан соң укучылар саны күзгә күренеп кими, чөнки беренче-икенче елларда имтиханнар нәтиҗәсе буенча күбесе төшеп кала. Шулай итеп, өченче курска иң талантлы һәм сәләтле кешеләрне сайлап алалар. Шуңа күрә студентлар арасында көндәшлек зур.
Шулай ук чит илләрдә, мәсәлән, лицейны яки институтны тәмамлаучылар исемлеген, бездә кабул ителгәнчә, алфавит буенча түгел, алынган балларның гомуми суммасы шкаласы буенча төзиләр: югарыда – иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр, аска таба – кимү буенча. Беренче баскычка эләккән студентларның перспективалы эшкә эләгү мөмкинлеге зуррак. Шуңа күрә чит ил студенты, башкаларга ярдәм итсә, үзенә көндәш әзерләвен аңлый.
Безнең илдә әлегә кадәр укытучылар, бигрәк тә өлкән буын вәкилләре коллективизмның элекке традицияләрен сакларга тырыша. Ләкин инде индивидуализмның көч җыя башлавы сизелә.
Кызганыч, соңгы елларда еш кына сәләтле студентларыбыз чит илгә китә. Үз укучыларымны да шулай ерак илләрдә очратканым бар. Моңа бездәге түбән хезмәт хакы гына түгел, белгечләргә алган белемнәрен җитәрлек дәрәҗәдә гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырылмавы да тәэсир итә. Шулай итеп, без зур интеллектуаль потенциалны югалтабыз. Иң беренче чиратта менә шушы проблеманы хәл итәргә иде.

– Иҗат әфәнде, 2006 һәм 2021 елларда Казанда Сезнең татар телендәге «Күпкырлыкларның күләмнәре» һәм «Күппочмаклыкның почмаклары суммасы күпмегә тигез?» дигән хезмәтләрегез дөнья күрде. Аңа математик терминнарның татарча-русча сүзлеге дә өстәлә. Бу китапларны әзерләргә нәрсә этәрде?
– Төгәлрәк әйткәндә, 2002 елда Мәскәүдә рус телендә бастырылган китапчыгымның татар теленә тәрҗемәсе чыкты, дияргә була. Сүз уңаеннан ул япон теленә дә тәрҗемә ителгән. Һич исемнән чыгасы юк – балачакта латин хәрефләре белән язылган «Синеңчә ничә?» дигән татарча китап минем математика белән кызыксына башлавыма сәбәпче булды. Рус теленнән тәрҗемә ителгән бу китапның герое зирәк һәм шук Вася исемле малай иде. Ул чакта китапны әзерләүчеләргә математик проблемаларны аңлату өчен нәкъ менә татар теленең сүзлек запасы җиткәнлеген төгәл хәтерлим. Өстәвенә әнием дә кече сыйныфларда математиканы татар һәм башкорт телләрендә укытты бит. Димәк, безнең телдә мәктәп күләмендә математикада очраган атамаларның исемнәре бар, һәм алар укучыларга аңлаешлы булган. Бары хәзер аларның күпчелеге онытылган гына.
Әлеге хезмәтне әзерләргә йогынты ясаган тагын бер нәрсә бар. Мин бер төрек коллегамнан төрекчә математик атамалар сүзлеген җибәрүен сораган идем. Ул аны җибәрде. Анда инглиз, немец, француз һәм төрек телләрендә терминнар бар. Иң кызыгы: китапка ике төрле төрек атамалары сүзлеген керткәннәр. Аларның берсе – төрек телендә сугышка кадәр кулланылган терминнар булса, икенчесе – хәзер кулланыла торганнары. Сугышка кадәр төрекләр чит ил сүзен алганнар һәм ахырына, бездәге кебек, кирәкле кушымча гына өстәп куйганнар. Бүгенге көнгә аларның күп кенә атамалары чиста төрек сүзләре белән алыштырылган.
Бу мине таң калдырды. Татар телендә дә математик атамаларны яңартырга тырышырга кирәк, дип уйладым. Ул чакта Казанның 2 нче гимназия директоры булган хөрмәтле Камәрия ханым Хәмидуллина минем брошюрамны татар теленә тәрҗемә итәргә теләвен белдергәч, без аның белән математикадагы рус атамаларын татар теленә тәрҗемә итеп бирергә кирәк дигән фикергә килдек.
Чит телдәге атаманың туган телдә тиңдәше бар икән, нишләп әле аны кулланмаска?! Ә тиңдәше булмаса, тугандаш яки якын телләрнең тамыр-
лары нигезендә үзебезгә ясарга мөмкин. Алмаштырып булмаса гына үз телеңә чит тел сүзе кертергә ярый дип уйлыйм. Бу принцип яңалык түгел. Башка илләрдә дә шул рәвешле туган телләрен саклап калырга тырышалар. Россиянең бөек рус телен инглиз теленнән кергән сүзләрдән сакларга омтылсак, шулай ук начар булмас иде.
– Фән эшеннән тыш, Сезнең татар телендә шигырьләр дә иҗат иткәнегезне беләбез. Журналларда берничә хикәягез басылды. Шулай ук Сез танылган җырлар авторы да бит әле…
– Беренче шигырьләремне, сигез яшьләр тирәсендә мәктәптә укыганда, башкорт телендә яздым. Әдәбият-сәнгать белән кызыксынуым әтидән килгән. Ул миңа репрессияләнгән классикларыбыз турында да сөйли иде. Әтием Муса Җәлил белән дә таныш булган. Үзе дә шигырьләр яза, бигрәк тә халык авыз иҗаты белән кызыксына иде.
Тормышының ахыргы елларында аның өчен бик куанычлы ике вакыйга булды. Беренчесе – Муса Җәлилнең хыянәтче түгел, батырлар язмышы белән һәлак булуы хәбәре. Аның белән бергә җәзаланган иптәшләре арасында әтиемнең дусты Әхмәт Симаев та бар. Алар Воскресенск шәһәрендә аралашып яшәгәннәр. Симаев татар телендә чыга торган газетада, әтием татарлар өчен ачылган китапханәдә эшләгән. Казанга килгәч, һәрвакыт Муса Җәлил һәйкәленә барып, Әхмәт Симаевның исеме язылган таш янына чәчәкләр куям.
Икенчесе, әтиемнең халык иҗаты белән кызыксынуы турында әйтеп узган идем инде. Ул, сугыш башланыр алдыннан, Воскресенскида татарлардан ишетеп язып алган бәетләрне Казанга җибәргән булган. Сугыш башлангач, Казаннан хәбәрләр килми, әтием ул бәетләрне югалтканнардыр дип борчылган иде. Әмма 1956 елда Казанда «Бәетләр» дип аталган китап чыкты, алар арасында ул җибәргәннәре дә барлыгын белдек.
Сугыштан соң әти бер-ике ел Оренбург татар филармониясе артисты булып эшләде. Аларга өлкә авыллары буйлап гастрольләрдә йөрергә туры килә иде. Әйтеп үткәнемчә, фронттан яраланып кайткач, аны Мәдәният йорты мөдире итеп куйдылар. Үзе пьесалар яза, аны сәхнәгә кую өчен әтиемә режиссёр да, декоратор да булырга туры килә. Үзешчән артистлар белән спектакльләрне якын-тирә башкорт һәм татар авыллары буйлап куеп йөриләр. Әтием авылда китапханә оештырды. Кыскасы, энтузиаст-мәгърифәтче иде ул. Миңа калса, әти үз сәләтләрен тулысынча тормышка ашыра алмады. Шуңа ул минем турында, киләчәктә әдәбият белән шөгыльләнер, дип тә хыяллангандыр. Юкка гына Иҗат исемен кушмаган. Шигърияткә тартылганыма бик шатланды. Мин татар китапларын күп укыдым. Алар туган телемне үстерергә ярдәм итте. Әни, хезмәт хакын алырга район үзәгенә баргач, ай саен бер-ике татар китабы алып кайта иде. Мин шуларны йотлыгып укып үстем.
Шигырьләрем тормыштагы күренешләргә карата җавап буларак күңелдә туа. Чынлап та, минем сүзләргә язылган берничә җыр да бар. Көйләрнең күбесен Сәяр Хәбибуллин һәм Фәрит Хатыйпов иҗат итте. Аларны Илсур Сафин, Рөстәм Закиров кебек танылган артистларыбыз башкара.
– Иҗат әфәнде, Сезне бик бәхетле кеше дияр идем. Яраткан эшегез, күңел тарткан шөгылегез, телне саклау, нәсел тамырларын ачыклауга бәйле максатларыгыз бар...
–Аллага шөкер, зарланырлык түгел. Гаиләм түгәрәк. Ике улым үсеп, кеше булды. Әлбәттә, математика белән бәйле хәл итәсе килгән бурычлар күп әле. Шигъри иҗатымны да дәвам итәсе килә. Иң мөһиме: бабам Сәрвәретдин хәзрәтнең исемен һәм мирасын татар мәдәниятенә кайтарырга хыялланам. Хәзерге көндә шушы эшне үземнең төп бурычым дип саныйм. Ислам динендә берничә агым булганлыгын беләбез. 1910 елда бер надан кадимче, шымчы дип, бабам өстеннән әләк хаты язган. Ул вакытта аны кулга алганнардырмы-юкмы, анысын белмим, әмма әтиемнең апасы әйтүе буенча, китапларын йөге белән алып чыгып китеп юк иткәннәр. Бабамның табылган материалларын, бергә җыеп, квалификацияле галимнәрнең шәрехләре белән хәзерге татар телендә бастырасым килә. Шундый китапны әзерләүдә һәм бастыруда ярдәм итәргә теләүче белгечләр дә табылды. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдиннең дә хәер-фатихасын алдым. Аллаһы Тәгалә насыйп итеп, аның хезмәтләрен китап итеп чыгаруга ирешә алсам иде.

Фәния Лотфуллина


ТУГАН ТЕЛЕМӘ
«Балам» диеп әйткән анамны,
«Намуслы үс» дигән атамны,
«Җаным, бәгърем» дигән ярымны –
Мин ишеттем туган телемдә.
Әниемнең йөрәк моңнарын,
Әтиемнең тормыш уйларын,
Сөеклемнең әйткән назларын
Истә тотам туган телемдә.
Халкымның кара көзләре,
Гасырларда калган эзләре,
Бабайлардан килгән сүзләре –
Барысы яши туган телемдә.
Чишмә тыңлый Рамай җырларын,
Тургай мактый Сарман буйларын,
Имән саклый урман серләрен –
Дөнья җанлы туган телемдә!
Бакча чыксам – сайрый сандугач,
Күкне баксам – чарлый карлыгач,
Урман керсәм – шаулый hәр агач –
Бар тавышлар туган телемдә.
Илһам биргән шигырь юллары,
Йөрәк өзгеч моңлы җырлары,
Галимнәрнең тирән уйлары –
Бетмәс байлык туган телемдә!
Барысы бар туган телемдә,
Гөрләсен ул туган илемдә.
ӘТИ-ӘНИНЕ САГЫНЫП
Алла чәчкән тормыш гөлчәчәге
Һәр буында ата яңадан.
Безгә насыйп гомер киләчәге
Юлны башлый ата-анадан.
Елга башы чылтыр чишмә булса,
Әти-әни – безнең чишмәбез.
Шул чишмәдә сулар таза туса,
Таза сулар эчеп үсәбез.
Әти белән әни кочагында
Җанга кирәк җылы табабыз.
Утлар сүнсә алар учагында,
Зур булсак та, ятим калабыз.
Инде күптән язмышыма төшкән
Башка чишмәләрдән су алам.
Ләкин һаман бала чакта эчкән
Әти-әни суын сусанам.
Иҗат Сабитов шигырьләре

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ