Логотип Магариф уку
Цитата:

103 нче мәктәп Тукайны зурлады

Белмәгәннәргә 26 нчы апрельдә Яңа Савин районындагы 103 нче мәктәпнең кайда урнашканын ачыклау кыен булмады. Ул көнне мәктәп янындагы яңа ачылган “Чыгарылыш укучылары” бакчасыннан иртәдән җомга вакыты...

Белмәгәннәргә 26 нчы апрельдә Яңа Савин районындагы 103 нче мәктәпнең кайда урнашканын ачыклау кыен булмады. Ул көнне мәктәп янындагы яңа ачылган “Чыгарылыш укучылары” бакчасыннан иртәдән җомга вакыты кергәнче тын гына Тукай шигырьләренә язылган көйләр яңгырады. Хәер, бу төбәктә 103 нче мәктәпне белмәгән кеше юктыр. Бу мәктәптә халык шагыйре, Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Фәнис Яруллин музее урнашкан. Шунлыктан, биредә республика мәктәпләрендә укучы балалар еш кунакка килә. Соңгы елларда, атаклап әйткәндә, 2017 нче елдан Нәфисә Вәлиәхмәт кызы Зыятдинова мәктәптә директор урынбасары булып эшли башлагач, музейда башка әдипләрнең, сәнгать әһелләренең иҗатына багышланган кичәләр уздыру да матур гадәткә әйләнде.
Сәгать унберенче яртыда “Чыгарылыш укучылары” бакчасына татар сыйныфлары чыгып төзелде. Шагыйрь бәйрәмен балалар “Тукай безнең күңелләрдә” дип атаганнар. Бакчаның укучылар күз карашлары төбәлгән ягына шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган стенд беркетелгән. Менә бәйрәмне алып баручылар сүз алды. Алар 7 нче “а” сыйныфы укучылары Рамилә Мингалиева белән Әмир Даутов иде. Нинди генә бәйрәм үткәрелсә дә, аны алып бару гел шушы укучыларга йөкләнелә. Сәбәбе бик гади – Рамилә белән Әмир татар телен яхшы белә. Алар сөйләгәндә телебезнең матур яңгырашын отып калу өчен үзеңнән-үзең тынып, сагаеп каласың.
-Гап-гади эшче балалары алар, - диде сабыйлар хакында Нәфисә ханым Әмир белән Рамилә турында. – Ана телен чиста белүләренең хикмәте бик гади - өйләрендә туган телгә мәхәббәт өстенлек итә. Әти белән әнине яраткан бала туган телне белми калалмый. Бу балалар шундый тәрбия алган. Ходай бәндәгә башта туган телне иңдергән. Дин - иман бәгырьгә туган тел аша үтеп керә.
Нәфисә ханымның тәҗрибәле, югары категорияле укытучы булуы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Оста мөгаллим” бәйгесе җиңүчесе икәнлеген фикер сөреше үк әйтеп тора иде. Машалла!
Әмир белән Рамилә сөйләгән бөек Тукай шигырьләре мәктәп укучылары Айдар Раянов, Дилә Шакирова, Наил Низамов башкаруында Тукай җырлары белән алмашынып барды. Шагыйрьнең “Акбай”, “Бала белән күбәләк”, “Су анасы” шигырьләрен рольләргә бүлеп уйнаулары да күңелгә май булып ятты.
Аннары укучылар каршына 1 нче “а” сыйныфында укучы Әнисә Гатиятуллинаның әнисе Алсу ханым чыкты. Ул балаларга артистлар чыгышларында да бик сирәк яңгырый торган “ Җәйге көн” дигән бик матур шигырен укыды. Афәрин, Алсу ханым, шигырьнең шактый озын булуыннан да куркып тормаган. Барыбыз да йотлыгып тыңладык.
Татар теле укытучылары Эльмира Карамова, Лира Дәүләтбаева, Сания Гыйльфанова, Әдилә Хафизоваларның саф каршына чыгып, балаларны бөек Тукайның туган көне, шигырь бәйрәме белән котлаулары күңелләрдә нур өстенә нур булып балкыды.
Казан шәһәренең 103 нче мәктәп укучылары әзерләгән “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән шигырь бәйрәме сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел”ен җырлап тәмамланды.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ