Логотип Магариф уку
Цитата:

24 майда Казан Кремле музейларына бушлай кереп булачак

24 майда Казан Кремленең барлык музейларына да бушлай кереп булачак.Өч музей – «Эрмитаж-Казан» үзәге, Татарстанның Табигать тарихы музее һәм «Манеж» күргәзмәләр залы – кунакларны сеанслар буенча...

24 майда Казан Кремленең барлык музейларына да бушлай кереп булачак.
Өч музей – «Эрмитаж-Казан» үзәге, Татарстанның Табигать тарихы музее һәм «Манеж» күргәзмәләр залы – кунакларны сеанслар буенча кабул итәчәк. Эш режимы һәм сеанслар графигы «Казан Кремле» музей-тыюлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
«Эрмитаж-Казан» үзәгендә Татарстан башкаласында беренче тапкыр тәкъдим ителгән Чечен Республикасы музее коллекцияләреннән экспонатларны күрергә мөмкин булачак.
Музейларга бушлай керү көне, гадәттәгечә, айның беренче сишәмбесендә үтә. Май аенда акция 3 числода булырга тиеш иде, әмма аны соңрак вакытка күчерделәр, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.

"Татар-информ" мәгълүматлары буенча


Фото: https://travel-or-die.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ