Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли тәрбиядән – милли үзаңга

Бу белем йортының ишеген ачып керүгә халкыбызга хас кунакчыллык, якты йөз, тәмле сүз һәм бар җирдәге чисталык-пөхтәлек күзгә ташлана. Диварлардагы милли бизәкләр, яшькелт тыныч тоннардагы дизайн, бала...

Бу белем йортының ишеген ачып керүгә халкыбызга хас кунакчыллык, якты йөз, тәмле сүз һәм бар җирдәге чисталык-пөхтәлек күзгә ташлана. Диварлардагы милли бизәкләр, яшькелт тыныч тоннардагы дизайн, балаларның шат авазлары һәм саф татарча матур итеп исәнләшүләре, бер-берсе белән матур мөгамәләсе бергә кушылып, күңелгә рәхәтлек хисләре салды. Әңгәмә алдыннан  була торган катлаулы уйларны читкә куып, гимназия директоры Хәлимова Гөлфия Мансур кызы бүлмәсенә юл тоттык. «Без әле дә 25 ел элек салынган сукмактан читкә тайпылмыйча, заман белән үзгәреп, әмма шул ук вакытта гадәтләрне саклап алга барабыз. Беренчел тупланган коллектив белән эшлибез, – дип башлады сүзен Гөлфия Мансур кызы. – Ата-аналар балаларын бирергә шәһәрнең төрле почмакларыннан алып килергә әзер».

 – Гөлфия ханым, коллективның уңышы аның җитәкчесенә бәйле булуын һәрберебез аңлый. Бу мәктәпне нинди педагогик багаж белән кабул иттегез?
– Биредә мин 2017 елның ав-
густыннан бирле эшлим. Аңа кадәр 16 ел 19 нчы гимназиядә башта татар теле һәм әдәбияты укытучысы, аннары директор урынбасары булып эшләдем. Беләсездер, ул – креатив уку йортларының берсе. Татар мәктәбе булмаса да, анда да татар теле һәм татар әдәбиятының абруен күтәрү өчен укучылар белән дә, укытучылар белән дә бик күп эш башкардык. Шунлыктан бирегә килгәч тә, тормыш әллә ни үзгәрмәде кебек, җаваплылык кына бермә-бер артты дияр идем. Гимназия коллективы алдына төп бурычлар миңа кадәр үк куелган иде. Ул – һәр баланың эчке потенциалын күрү һәм үстерү, укучыларыбызда туган җиребезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләү, белем бирү белән беррәттән тормышта үз юлын таба алырлык төпле фикер йөртүче шәхес формалаштыру.
– Сентябрь аенда юбилеегыз узды. Шул еллар эчендә алга куелган максатларга ирешелдеме?

– Гимназия Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев катнашында зур өметләр баглап ачылган. Беренче сентябрьдә узган тантаналы линейкада без ул чордагы хатирәләрне яңарттык. Мәктәп ачылган вакытта җитәкчелек түбәндәге сүзләрне шигар итеп алган: «Традицияләрне саклап, киләчәккә карыйбыз». Әлеге сүзләр бүген дә актуаль. Ул чактагы директор Әлфия Рамдрак кызы Латыйпова, мәктәпкә нигез ташы салынганнан ук, үз кул астына эшчән, тырыш, эше өчен җан атып торучы коллектив туплый алган. Аларның күпчелеге бүгенгә кадәр шушында хезмәт куя. Директор урынбасарларының да күбесе, мәктәпкә нигез салынганнан бирле, биредә эшлиләр. Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Эльза Рәүһәт кызы Ярмөхәммәтова, башлангыч сыйныфларның эшен җитәкләүче директор урынбасары Алсу Рәшит кызы Шакирова, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Илзирә Миңнур кызы Маликова, методик эш буенча директор урынбасары Алия Юлай кызы Миңнебаева, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раушания Гарәфетдин кызы Фәйзрахманова, административ-хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Альбина Рифкать кызы Гаязова, директор ярдәмчесе, сәркатип Татьяна Пётр кызы Вәлиева – төп таянычым һәм киңәшчеләрем. Коллективыбыз зур бер гаилә кебек. Һәр укытучы саф татар телендә сөйләшә, әти-әниләр балалар белән туган телебездә аралаша. Миңа кадәр булган мәктәп җитәкчелегенә зур рәхмәт, алар булдырган җылы, милли мохитне саклыйбыз. Шундый дустанә, бердәм коллективка килеп керү минем өчен чыннан да зур бәхет булды.
– Мәктәп-гимназияләр арасында барыбер күпмедер күләмдә көндәшлек яшәп килә. Һәрберсе һәрдаим үзләренең уңышларын күрсәтергә омтыла, югары дәрәҗәгә ирешкән укытучылар һәм укучылары белән горурлана. Сезнең гимназиянең укучыларны җәлеп итү өчен нинди үзенчәлекле яклары бар?
– Көндәшлек булу, минемчә, начар күренеш түгел, күпмедер дәрәҗәдә ул булырга да тиеш. Чагыштыру мөмкинлеге булганда, мәктәп, киресенчә, гел алга таба атлый, үсә, яңалыкка омтыла, дип уйлыйм. Үзенчәлекле якка килгәндә, иң беренче итеп, мәктәптә балаларда милли үзаң формалаштыру, милли тәрбия бирүне әйтә алабыз. Бүген гимназиядә 1218 укучы белем ала, без аларның берсен дә читтә калдырмыйча, һәрберсенең шәхси мөмкинлекләрен, үзенчәлекләрен, эчке дөньясын, халәтен исәпкә алып, күпкырлы эш алып барабыз, укучыларның индивидуаль сәләтләрен үстерү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырырга тырышабыз.
Милли мәгариф буенча республика күләмендә бик күп конкурслар үтә. Балаларыбыз, һәрберсендә актив катнашып, югары урыннар яулыйлар. Мәсәлән, мәктәп театр коллективлары арасында үткәрелә торган «Сәйяр» республика конкурсында ел саен призлы урыннар алып киләбез. Гран-при яки 1, 2 нче урыннарга лаек булганыбыз бар. «Илһам», «Большая перемена» конкурсларында берничә тапкыр җиңүгә ирештек.  Укучыларыбыз барысында да актив катнашырга тырышалар.
Олимпиадаларга әзерлек буенча да зур эш алып бара башладык. Быел без горурланып әйтә алабыз, гимназиядән Алиуллова Зарина тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призёр булды. Аны әзерләгән укытучыбыз Инсаф Газизов бу эшне хәзер дә дәвам итә. Инде бүгенге көннән үк балалар белән олимпиадаларга әзерлек башланып китте. Инсаф Марсель улы Газизов үзе дә, «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашып, республика күләмендә җиңүчеләр рәтенә керде.
Татар-инглиз мәктәбе исәпләнсәк тә, безнең укучылар рус телен дә әйбәт үзләштерәләр. Үткән елны укучыбыз Кәбирова Әминә рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды (укытучысы –Габдрахманова Наҗия Газизулла кызы). Безнең өчен зур сөенеч булды ул.
– Бүгенге көндә инглиз телен татар теле аша яки киресенчә өйрәнү алымнары кулланыла башлады. Сезнең гимназиядә бу тәҗрибәгә игътибар биреләме?
– Әлеге тәҗрибә бездә күптәннән килә. Алай гына да түгел, гимназиядә бу юнәлештә бик күп эш башкарыла. Безнең базада шушы юнәлештә директор урынбасарлары өчен дә, укытучылар өчен дә бик күп республика семинарлары, конференцияләр үтә.
Без микрорайон мәктәбе саналабыз. Шунлыктан гимназиягә микрорайон буенча безгә караган балалар килә. Алар арасында төрле милләт вәкилләре бар. Шуңа барысы да татар телен камил белә дип әйтә алмыйм. Кемдер аңлый, кемдер сөйләшә, аралаша ала, кемдер көндәлек тормышта да куллана. Татар телен әйбәт белгән балалар белән татар теле аша – инглиз телен өйрәнү методикасы буенча эшләргә тырышабыз.
– Барыбызга да билгеле, соңгы елларда дәүләт тарафыннан заманча белем бирү үзәкләре булдыруга йөз тотыла. Аларга иң тәҗрибәле һәм креатив фикерләүче кадрларны сайлап алалар. Мондый шартларда үзегездәге педагогик коллективны таркатмыйча саклап тоту һәм аны бер максатка юнәлдерү җитәкчедән зур осталык таләп итәдер.
– Гомумән алганда, гимназиябездә чын мәгънәдә милли мохит хөкем сөрә, коллективыбыз дус, тату, шатлык-кайгыларыбыз да уртак, без бер зур гаилә. Шуңа күрә гаилә җылысын тоеп, бу коллективта эшләве һәркемгә рәхәт дип уйлыйм. Уку йортының шушы үзенчәлеге коллективны бер йодрыкка туплап тора. Укучыларыбыз да әдәпле, тәртипле, әти-әниләр белән яхшы мөгамәләдә яшибез. Коллективта эшләгән һәр укытучыга бу шартлар ошый, үсәр өчен, эшләр өчен зур стимул бирә.
Кадрларны үстерү өстендә без, әлбәттә, эшлибез, гимназия укытучылары арасыннан башка мәктәпләргә директор урынбасары, директор булып китүчеләр дә булды. Моның өчен шатланабыз, ләкин бездә укытучылар мәктәпне мәктәпкә алыштырып йөрмиләр. Әлбәттә, коллективыбыз ел саен яңа, яшь укытучылар белән дә тулыланып тора. Аларны үз гаиләбезгә шатланып кабул итәбез.
– Белгәнегезчә, мәгариф системасында, бигрәк тә телләр сәясәтендә күп үзгәрешләр булды. Алай да каршылыкларны җиңеп, телләрне, бигрәк тә татар телен өйрәнүгә, милли тәрбиягә зур игътибар бирелә башлады. Ачыктан-ачык әйтегез әле, хәзерге заман балаларында бүгенге шартларда туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләп буламы?

– Алда әйтеп үткәнемчә, безгә башка милләт балалары да килә. Әти-әниләргә баштан ук үзебезнең үзенчәлекне – татар гимназиясе булуыбызны төшендереп куябыз. Алар шул статус белән килешәләр. Болар, нигездә, туган телне өйрәнү, белү кирәклеген аңлап, балаларының милли мохиттә тәрбияләнүләрен теләүчеләр. Шуңа күрә башка милләт баласына татар телен өйрәнү җиңел булмаса да, алар безнең гимназияне сайлыйлар. Бездә башлангыч сыйныфларда атнасына 5–6 сәгать татар теле һәм әдәбияты керә, 5–9 нчы сыйныфларда өч-дүрт сәгать, 10–11 нче сыйныфларда атнасына ике сәгать өйрәнәбез.
Бүгенге заман укучысын туган телгә җәлеп итү, милләтенә карата мәхәббәт уяту өчен мәдәни эшчәнлекнең дә әһәмияте зур дип саныйм. Мәсәлән, бездә инде мәктәп ачылган елдан ук «Нур» театр студиясе эшләп килә. Аның җитәкчесе өстәмә белем бирү буенча педагог Ибәтова Роза Нургат кызы. Ул инде ничә буын балаларны артист дәрәҗәсенә күтәреп җиткергән көчле укытучыларыбызның берсе. Аның укучылары – безнең мәктәп сәхнәсендә уйнап үскән егет-кызлар – бүгенге көндә Г.Камал, Чаллы татар дәүләт драма театрларында уйный. Ел саен репертуар яңартыла, матур-матур спектакльләр туа тора. Алар, конкурсларда гына катнашып калмыйча, гимназия укучыларын да сөендереп, төрле кызыклы чаралар да оештыралар.
Берничә ел элек кенә гимназиябездә «Нур» театр студиясенә багышланган музей почмагы оештырдык. Мәктәпнең тарих укытучысы, хәзер лаеклы ялдагы Розалия Нурулла кызы Гобәйдуллина бу эшне башлап җибәрде. Театрның беренче артистларыннан алып, анда бүгенге көндә уйнаучы балалар, аларның уңышлары турында да мәгълүмат тупланган.
Узган ел шушы театрның «Театр остаханәсе» проекты белән Милли мәктәпләр өчен оештырылган конкурста катнашып, грант оттык. Ул акчаларга театр өчен техник база, актлар залы өчен җиһазлар алынды.
Моннан тыш, мәктәп базасында Идел буе районы сәнгать мәктәбенең филиалы эшли. Анда төрле музыка уен коралларында уйнарга өйрәтү белән беррәттән, данлык-
лы Дәүләт Исмәгыйль улы Умеров җитәкчелегендә «Мирас» бию
ансамбле дә эшләп килә. Безнең бик күп балалар шушы ансамбльгә йөри. Уңышлары да күзгә күренеп тора, бик күп ярышларда призлы урыннар алып кайталар, төрле чараларда матур биюләре белән әти-әниләрне һәм безне сөендерәләр.
– Башка милләт балаларының, ата-аналарның татарча укытуга мөнәсәбәте нинди?
– Безнең гимназияне сайлап киләләр икән, әти-әниләр алдан ук моңа әзер дип уйлыйм. Күбесе, балам татар милли рухында тәрбияләнсен өчен, сезгә алып килдек диләр. Мәктәбебез үзенең милли йөзен саклый дип ышандырып әйтә алам. Без тел мохите, милли тирәлек булдырырга тырышабыз, укучыларны мөмкин кадәр татар телендә аралашырга, туган телебездә фикер йөртергә өйрәтәбез. Балаларын нәкъ менә безгә укырга кертергә теләгән әти-әниләрнең саны елдан-ел арта, димәк, аларның татар телен өйрәнүгә мөнәсәбәте уңай дип бәяләргә мөмкин.
– Мәктәптә ата-аналар белән тыгыз эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була торгандыр. Бу өлкәдә нинди эшләр алып барасыз?
– Гимназиябездә укучы – укытучы – әти-әни өчпочмагын тагын да ныгыту юнәлешендә даими эш алып барыла. Биредә укучы балаларның гаиләләре белән якыннан аралашып яшәү өчен укучылар һәм әти-әниләр катнашында төрле чаралар, бәйрәмнәр, күренекле шәхесләр белән очрашулар, концертлар, ярминкәләр еш оештырабыз. Әти-әниләр мәктәп тормышында актив катнаша, гимназия исеменнән төрле бәйгеләрдә чыгыш ясыйлар, призлы урыннар яулыйлар. Мәсәлән, ел да «Әни, әнкәй, әнием», «Без бергә» кебек бәйгеләрдә балалары белән дә, үзләре генә дә чыгыш ясап җиңүгә ирешүчеләр бик күп.
Педагоглар өчен иң төп мәсьәләләрнең берсе – гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен шартлар тудыру. Әлбәттә, бүгенге көндә бу җиңел эш түгел. Ата-аналарның күбесе бик тыгыз график белән яши, заманасы шул. Шулай да әти-әниләр безнең төп ярдәмчеләребез, алар белән тыгыз элемтәдә эшлибез дип тулысынча әйтергә хакыбыз бардыр дип уйлыйм.
– Мәктәпне тәмамлаган балалар күбесенчә нинди юнәлеш сайлый. Һөнәрләрен татар теле, милли мәдәният белән бәйләүчеләр бармы?
– Безнең мәктәпне тәмамлаган укучыларыбыз белән бик горурланабыз. Алар тормышта үз юлын табалар, яхшы уку йортларын тәмамлап, милләткә хезмәт итүче белгечләр булып җитешәләр. Шуларның кайберләрен атап үтәсем килә: Татарстан мәдәният министры урынбасары Натфуллин Дамир Данил улы, Татарстан Мәгариф министрлыгының милли бүлеге киңәшчесе Кәримов Рүзәл Таһир улы, Татарстанның атказанган артисты Сәфәрова Гөлназ Миңназыйм кызы, Г.Камал театры артистлары Артур Шәйдуллин, Зөлфия Шәмсуарова, яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, «Татарстан – Яңа Гасыр» телевидениесендә «Татарстан яңалыклары» программасы продюсеры Курманова Алсу Равил кызы һ.б. Санап китсәң, алар бик күп, иң мөһиме – барысы да милләтебезнең йөзек кашлары булырдай егетләр һәм кызлар һәм бүгенге көндә милли мәгарифне дә, милли юнәлешне дә зур дәрәҗәләргә күтәрергә әзер булган кешеләр.

Фәния Лотфуллина


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ