Логотип Магариф уку
Цитата:

Абыебыз белән хаклы горурланабыз

Педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры, Россия Федерациясе югары һөнәри белем бирү системасының мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган укытучысы, К.Насыйри исеме...

Педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры, Россия Федерациясе югары һөнәри белем бирү системасының мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган укытучысы, К.Насыйри исемендәге республика премиясе лауреаты, «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе Фираз Фахраз улы Харисов исемен әйтүгә, күпләрнең күз алдына зур галим, күп методик кулланмалар, дәреслекләр авторы, игелекле шәхес һәм абруйлы жәмәгать эшлеклесе килеп баса. Кайсы гына тармакта булмасын үзенең бөтен иҗади сәләтен биреп, вакыт белән исәпләшмичә эшләде һәм бүген  70 яшендә дә әле егетләрчә эшли, иҗат итә.
Ә безнең өчен ул – иң якын туганыбыз – Абый! Кызганыч, әтиебез бу дөньяда юк инде. Ләкин Фираз абыебыз   нәкъ әтиебез кебек: һәрчак безгә төпле киңәшләре белән ярдәм итүче, бөтенебезне берләштерүче иң абруйлы, кайгыртучан, туган җанлы абый!

Ул – бөтен гомерен, белемен, көчен мәгариф өлкәсенә, татар милләтенә багышлаган шәхес. Хезмәт биографиясен 1978 елда башлап жибәрә. Шуннан бирле алмый-талмый халкыбызга хезмәт итә, милләтебез өчен күп көч куйды.   
Шундый кайгыртучан, ярдәмчел, олы җанлы абыебыз булуга без бик шат.
Абыебыз барыбыз өчен дә үрнәк булды. Аның белемгә омтылучанлыгын күреп, безнең дә гыйлем үрләренә мәхәббәтебез артты. Аның олы җанлы, ярдәмчел икәнен күреп, без дә аның үрнәгендә тәрбияләндек.

Абыем 1979 елда тормыш корып җибәрде. Хатыны Чулпан апа да, татар милләте өчен җан атып, төрле җаваплы вазифаларны башкарды. Алар һәрчак тормыш юлын үткәндә бер-берсенә ныклы терәк булып, бер-берсен тулыландырып яшиләр.
Абыем хәләл жефете Чулпан апа белән Илшат һәм Гөлшат исемле бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Балалары да, тормышта үз юлларын табып, әти-әниләрен һәрчак куандырып яшиләр, икесе дә – галимнәр. Хәзер инде оныклары үсеп килә.

Абыебыз! 70 яшьлек юбилеең котлы булсын! Кылган яхшылыкларың үзеңә меңе белән кире кайтсын! Таза-сау булып, игелекле мул тормышта, тигезлектә яшәгез! Күңел тынычлыгы белән балаларыгызның, оныкларыгызның рәхим-шәфкатен тоеп гомер итегез!
Хөрмәт белән, бертуган энесе
Фәнит ХАРИСОВ,

Казандагы 15 нче татар гимназиясе директоры, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстаннын атказанган укытучысы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ