Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабирде мәктәбе чын артистлар үстерә

Дәрестән тыш вакытыңны күңелле, файдалы үткәрәсең килсә, рәхим ит! Тәтеш районы Алабирде мәктәбендә күптәннән эшләп килүче театр түгәрәкләренә язылырга була. Татар теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныф...

Дәрестән тыш вакытыңны күңелле, файдалы үткәрәсең килсә, рәхим ит! Тәтеш районы Алабирде мәктәбендә күптәннән эшләп килүче театр түгәрәкләренә язылырга була. Татар теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныф укытучылары яратып укучыларны сәхнә тормышы белән таныштыралар.

Театр бәйгеләрендә зона, республика сәхнәләрендә беренчелекне алган «Әллүки» берләшмәсе кызлары бүген 10 нчы сыйныфта укыйлар. Җитәкчеләре - Гарифуллина Ландыш Ринатовна. Алар, 5 нче сыйныфтан бирле сәхнәдә уйнап, осталык бәйгеләрен уңышлы уздылар. «Ният» – зона, Туфан Миңнуллин исемендәге республика конференцияләрендә «Кәрлә мәктәп баласы» 1 нче урын, «Авыл эте Акбай» лауреат, «Практикантлар килгән безгә» призёр дипломнары белән бүләкләнгән команда кызлары – үз эшләренең осталары. 2019 нчы елда «Әллүки» төркеме «Практикантлар килгән безгә» пьесасы белән ARTS BILER FORUMда катнашты һәм «Театр» юнәлешендә лауреат исеме белән бүләкләнде!


         «Үсеш ноктасы» программасы буенча, мәктәптә «Креатив» театр түгәрәге эшен Заһидуллина Әлфия Гали кызы җитәкли. Ул алдагы уку елларында да үзе укыткан укучылар белән «Ният» –зона бәйгеләрендә бик уңышлы чыгыш ясады. Аның укучылары җиңүчеләр рәтендә. 2018 елда Г. Камалның «Беренче театр» спектакле дебют номацинациясендә җиңүче булды. 2019 елда Шамил  Фәрхетдиновның «Алтын алма» әсәре буенча Зәйнуллин Рафаэль һәм Зәйнуллин Рәзилләр – «Дуэт» номинациясендә җиңүчеләр. 2020 елда Т. Миңнуллинның «Кайда хаклык, кайда дәреслек?!» пьесасы буенча иң яхшы ир-ат роле номинациясендә җиңүче -Галиәкбәров Рәсим. Ә бүген сәхнәдә – яшьләр - 5 нче сыйныф укучылары. Т. Миңнуллиннын «Үзем белән үзем» маҗаралы пьесасы белән  уңышлы чыгыш ясап, күтәренке кәефтә  уку елын тәмамлыйлар.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ